Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабан туе батырлары-2025 – кемнәр алар һәм ниләр отканнар

7-8 июнь көннәрендә Татарстан районнарында милли бәйрәмебез – Сабантуйлар гөрләде. «Интертат» 2025 елгы район Сабан туе батырларын туплады.

news_top_970_100
Сабан туе батырлары-2025  – кемнәр алар һәм ниләр отканнар
Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Азнакай батыры – Альберт Мамалимов

Альберт быел 5 нче тапкыр туган районында батыр булып калган.

Фото: © Азнакай районы газетасы

Аксубай батыры – Илсур Сафин

Илсур быел 9нчы тапкыр районының баш батыры исеменә лаек булган.

Фото: © Аксубай хәбәрләре

Актаныш батыры – Валерий Минигалиев

Алексеевск батыры – Алмаз Зарипов

Фото: © Алексеевск районы матбугат хезмәте

Апас батыры – Раян Нургалиев

Фото: © «Апас-информ»

Арча батыры – Илшат Һидиатов

Районда милли көрәш буенча баш батыр булып Күпербаш авылыннан Илшат Һидиятов калган, аңа тәкә бүләк иткәннәр. Үз авырлыкларында батыр калучылар арасында җиңел машина уйнатылган, монда бәхет 100 килограммнан авыррак үлчәүдә батыр калган Илнур Зәйнуллинга елмайган, бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Фото: © «Арча хәбәрләре»

Әгерҗе батыры – Илдар Шабаев

Илдар тәкә һәм «Батыр» мини-тракторы белән бүләкләнгән.

Әлмәт батыры – Марат Кәримов

Җиңүчегә традицион бүләк – тәкә һәм квадроцикл тапшырганнар.

Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлки батыры – Илназ Хәмидуллин

Фото: © https://vk.com/alkeevo_official

Әтнә батыры – Каюм Хәйдәров

Фото: © «Әтнә таңы» газетасы

Балтач батыры – Руслан Рәфыйков

Батырга бүләк итеп тәкә һәм квадроцикл тапшырганнар.

Фото: © «Хезмәт» газетасы

Баулы батыры – Илмир Сабиров

Фото: © «Баулы-информ»

Биектау батыры – Азат Яруллин

Азатка бер кочак бүләк – тәкә, телевизор, акчалата приз һәм машина тапшырганнар.

Буа батыры – Марат Миначев

Бөгелмә батыры – Алексей Захаров

Фото: © Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Зәй батыры – Радик Сәлахов

Радик әлеге исемгә 10 нчы мәртәбә лаек булган. Баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль бүләк иткәннәр.

Фото: © «Зәй яңалыклары»

Кайбыч районы – Раил Фәсхетдинов

Раил әлеге исемгә 2 нче ел рәттән лаек булган, аңа тәкәдән кала, телевизор һәм мотоблок тапшырылган.

Фото: © «Кайбыч таңнары» газетасы

Кама Тамагы батыры – Рифнур Имамиев

Батырга тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылган.

Фото: © Кама Тамагы районы матбугат хезмәте

Кукмара батыры – Ринат Дәүләтшин

Фото: © Кукмара районы матбугат хезмәте

Лаеш батыры – Муса Галләмов

Муса 5 нче тапкыр Лаеш районының баш батыры булып калган. Аңа тәкә һәм «Нива» автомобиле бүләк иткәннәр.

Лениногорск батыры – Абдулла Казыйханов

Абдулла баш батыр исеменә беренче тапкыр лаек булган. Аңа 120 килограммлы тәкә, акчалата сертификат һәм телевизор бүләк иткәннәр.

Фото: © Фото: http://zamansulyshy.ru

Мамадыш батыры – Илмир Ахунҗанов

Илмир баш батыр исеменә 5 нче ел рәттән ирешкән.

Фото: © «Нократ» газетасы

Менделеевск батыры – Рафаэль Кәлимуллин

Баш батырга тәкә һәм 100 000 сум акчалата бүләк тапшырылган.

Фото: © Менделеевск районы газетасы

Минзәлә батыры – Илнур Камалов

Фото: © Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Мөслим батыры – Илдар Сәетгалиев

Батырга тәкә һәм суыткыч бүләк иткәннәр.

Фото: © «Мөслим-информ», Римма Афзалова

Нурлат батыры – Марсель Гозәеров

Марсель 5 нче тапкыр баш батыр булып калган. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырганнар.

Фото: © «Норлат-информ»

Питрәч батыры – Фәрхәт Фәйзуллин

Фәрхәт әлеге исемгә 10 нчы тапкыр лаек булган. Аңа тәкә һәм 150 000 сум акчалата бүләк тапшырылган.

Фото: © Питрәч районы матбугат хезмәте

Саба батыры – Рифат Ахунҗанов

Фото: © «Саба таңнары»

Сарман батыры – Радик Насруллин

Баш батырга тәкә, акчалата приз һәм телевизор бүләк иткәннәр.

Фото: © Сарман районы матбугат хезмәте

Теләче батыры – Раил Мараков

Батырга традицон бүләк – тәкә һәм квадроцикл тапшырылган.

Фото: © «Теләче-информ»

Тукай районы батыры – Илгиз Дәүләтгәрәев

Илгиз 21 яшенә баш батыр исеменә лаек булган. Аңа тәкә һәм 150 000 сум акчалата бүләк тапшырылган.

Фото: © Тукай районы матбугат хезмәте

Түбән Кама батыры – Ранис Гыйләҗетдинов

Финалда Ранис танылган көрәшче Раил Нургалиев белән бил алышкан, Раил быел көрәшче карьерасын тәмамлап, башка рәсми ярышларда катнашмавын белдергән иде. Тумышы белән Ранис Гыйләҗетдинов Яр Чаллыдан, былтыр ул Чаллының баш батыры исеменә лаек булды.

Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Тәтеш батыры – Илназ Шәмсетдинов

Илназ 7 нче мәртәбә районда баш батыр булып калган, аңа бүләккә тәкә һәм суыткыч тапшырылган.

Фото: © Теләче районы матбугат хезмәте

Чирмешән батыры – Марат Кәримов

Баш батырга тәкә һәм питбайк бүләк иткәннәр. Марат тумышы белән Әлмәт районыннан, Чирмешәндә баш батыр исеменә 5 нче тапкыр лаек булган.

Фото: © «Безнең Чирмешән»

Чистай батыры – Булат Мусин

Батырга тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылган. Булат тумышы белән Яңа Чишмә районыннан, рәсми ярышларда ул Чистай районы өчен көрәшә.

Фото: © Рәмзия Мусина

Чүпрәле батыры – Раил Айнетдинов

Фото: © Чүпрәле районы матбугат хезмәте

Югары Ослан батыры – Рәмис Төхвәтуллин

Рәмис әлеге исемгә 3 нче тапкыр лаек булган, моңа кадәр ул 2011 һәм 2014 елларда районның баш батыры булган. Быел аңа тәкә, суыткыч һәм скутер бүләк иткәннәр.

Фото: © Югары Ослан районы газетасы

Яшел Үзән батыры – Айдар Әхмәтов

Баш батырга тәкә һәм автомобиль бүләк иткәннәр.

Фото: © Яшел Үзән хәбәрләре

Яңа Чишмә батыры – Раил Заһретдинов

Батырга тәкә, телевизор һәм 50 мең сум акчалата бүләк тапшырылган.

Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Спас батыры – Илшат Хөсәенов

Балык Бистәсе батыры – Данил Хәйриев

Фото: © «Шәһри Казан»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100