news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабалылар Казанда «имтихан» тотты: «Капкаларыбыз юк. Бик ошаса, Сабага кайтыгыз»

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе кысаларында кичә Саба районына чираты иде. Сабалылар «Яшә, Саба-Йорт» исемле программа белән Казанда «имтихан» тотты.

news_top
Сабалылар Казанда «имтихан» тотты: «Капкаларыбыз юк. Бик ошаса, Сабага кайтыгыз»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, Гөлнар Гарифуллина

Уникаль осталык үзәгендә өч катта оештырылган күргәзмәдән күзләр камаша: ул төрле милләт костюмнарыннан балалар, олылар дисеңме, һөнәрчелек эшләнмәләре, кооперативлар, җирле җитештерүчеләр продукциясе, нәсел шәҗәрәләре тәкъдим ителгән өстәлләр дисеңме – тулы көн алып карап йөрерлек.

Шуңа Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм жюри комиссиясенең күргәзмә белән концертка кадәр ике сәгать алдан таныша башлауларына шаккатмалы да түгел. Кунаклар өч катта оештырылган күргәзмәне карап чыктылар, төрле тәм-томнардан да авыз иттеләр.

Ә жюрига килгәндә, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе киңәшчесе Алмаз Нәзиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Җыр һәм бию дәүләт ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, Татарстанның халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова һәм башкалар бәя биреп йөрде. Канәгать иде йөзләре. Әйбәт бәйге бит: сый-хөрмәт тә бар, матурлык та, җыр-бию дә.

Аларга ияреп, башка район вәкилләре дә йөргәне күренде. Берәүнең дә кемнәндер калышасы, сер бирәсе килми шул. Тап төшәрлек булмасын дип, башкалар ничек эшләгәнен карап кайткач, аннары җайлырак бит. Кимен куймаска дигән план белән кайтып китәләр дә, башкалага килергә дип, дәррәү әзерлеккә тотыналардыр инде, мөгаен.

Сөйләргә генә рәхәт, үз башыңа төшсә, беләсең инде андый чарада катнашуның читенлекләрен. Әнә Сабадан бер абзыйның да атлый-атлый иптәшенә: «Иртәнге 5тә чыгып киткән идек», – дип сөйләгәне ишетелеп китте. Бик ардыра-талдыра торган эшләр бу, ара-тирә нәни балаларын юатып, күтәреп йөрүчеләр дә күренде. Хәер, рәхәте дә, михнәте дә бар инде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Безнең байлык – ул халык»

Күргәзмәне карап чыккач, журналистлар Рәис Миңнехановка «Саба нәрсәсе белән дан тота» кебегрәк сорау бирде. «Күрәсегез, ишетәсегез килсә, Сабага кайтасыз инде», – дип чакырды район башлыгы.

Миңа кайвакыт: «Сездә, Сабада әйбәт», – диләр. «Ник алдыйсыз», – дим. Алар: «Ник, әйбәт бит инде», – диләр. «Соң, әйбәт җирдә торалар», – дип җавап кайтарам аларга. Шуңа, сез безгә күченәсез икән, шул чакта чыннан да бездә әйбәт булуына ышанырмын.

Халыкның тырышлыгын үзегез күрдегез, аны махсус ясап булмый. Кешенең булдыклылыгы аркасында ирешелә бөтен нәтиҗәгә. Безнең байлык – ул халык. Гомумән, авыл тормышын саклауга, анда җитештерүчәнлекне үстерүгә зур чыгымнар тотыла. Бер генә авыл да онытылмый, – диде Рәис Миңнеханов.

Ә халкы чыннан да зур хәзинә инде. «Көек» авыл хуҗалыгы эшкәртү-сату кооперативы күргәзмәдә ат итеннән продукциясен тәкъдим итте. «Без бары тик ат итеннән генә ясыйбыз. Үзебезнең казылык ясау һәм ыслау цехы бар. Продукциябез районда сатыла, Казанга ярминкәләргә дә йөрибез», – диде кооператив җитәкчесе Фәнис Хурамшин.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Ит җитештерү һәм эшкәртү белән генә түгел, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативта 30га якын кеше эшли икән. 30 елдан артык ат үрчетү белән шөгыльләнүче Фәнис абый бүген атларның баш санын инде 700гә җиткергән.

Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты чигү осталары Рәсимә Әхмәтова һәм Гөлфия Хафизованың чигелгән эшләнмәләрен тәкъдим итте. Купшы чигелешле эшләнмәләр белән тулы өстәл яныннан туктамый узып китү мөмкин түгел иде. «Халкыбызның милли бизәкләрен, күңел җылысын һәм осталыгын чагылдырган чигү эшләре башкала халкында һәм кунакларда зур кызыксыну уятты. Һәр бизәктә – осталарның тырыш хезмәте», – ди алар.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Тимершык авылыннан килгән Альбина һәм Айдар Хантимеровлар «Хантимерләр нәселе» шәҗәрәсен тәкъдим итте.

«Без тарихта эзлебез» республика бәйгесендә катнашып, 2023 елда җиңүче булдык. Дәүләт архивларыннан белешмәләргә таянып, үзебезнең 1650 елда Тукайдан барлыкка килгән нәсел булуыбызны ачыкладык. Нәселдә ирләр арасында балта осталары, гармунчылар булган, хатын-кызлар бәйләү, чигү белән шөгыльләнгән. Бүгенге көнгә 12 буын билгеле. Нәселебездә 220дән артык кеше. Җәй көне туганнар очрашуы уздырабыз. Кыш көне «Хантимеровлар кубогы»на волейбол ярышлары оештырабыз, – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә Альбина Хантимерова.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Саба туган якны өйрәнү музее директоры Рафаэль Шәмсетдинов районда һәр йортта нинди дә булса һөнәр белән шөгыльләнгәннәрен әйтте. Элек-электән Саба итек басу, зәркәнчелек, чүлмәк ясау, тегү, төзелеш, мич чыгаручылары белән дан тоткан.

«Күбесе хәзер дә сакланып килә, арасында югалганнары да бар. Әйтик, элек көмештән балдак, йөзек ясау осталары булган. Тенеки авылында көмешче Хәбибрахман бабай белән соңгы видео 2000нче еллар башында төшерелгән. Хәзер көмеш белән шөгыльләнүчеләр юк инде. Итек басу, шәл бәйләү, тегү, агач савыт-саба ясаучылар бар», – диде Рафаэль Шәмсетдинов.

«Без әкияттә яшибез»

Менә шундый киңкырлы, күңелле тормыш алып барган сабалылар. Рәис Миңнехановның журналистлар белән әңгәмәсеннән дә бүген район җирлегендә яшәү бик рәхәт булуы аңлашылды.

«Безнең тормыш шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Балалар бакчасы, мәктәп булсынмы, спорт, мәдәният өлкәсеме – без әкияттә яшибез. Бүген балалар мәктәпкә барырга клубта җыелалар, автобусны җылыда көтәләр, урамда басып тормыйлар. Шул ук вакытта һөнәрчелеккә өйрәтү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Бала нәрсә тели, нәрсәгә өйрәнәсе килә – бөтен уңайлыклар бар. Балаларыбызга нәрсә өйрәтәбез, киләчәктә шулай яшәячәкбез.

Футболист, артистларны күп күрсәтәләр. Бүген һөнәрле кешеләр турында күбрәк сөйләргә кирәк. Күпме күбрәк күрсәтсәк, киләчәк буын шулкадәр һөнәрле булачак», – диде Рәис Миңнеханов.

Ул Сабада баланы эшкә өйрәтүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Балалар 14 яшьтән эшли. 700 бала ел саен җәйге чорда хезмәттә», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Район башлыгы фикеренчә, зуррак предприятиеләр ачарга теләүчеләр өчен законны үзгәртергә кирәк. «Авыл җирлегендә салым кимрәк булса, бизнестагы кешеләр авылларга кайтачак», – дип саный ул.

Сабада туризм маршрутлары да акрынлап үсеш ала. Рәис Миңнеханов сүзләренчә, Лесхоздагы экотуризм гади кеше кесәсе дә күтәрерлек булып, гади авыл тормышына чумдырса, Миңгәрдәге ял мөмкинлекләре хәллерәк кешеләргә генә туры килә.

Алга таба Рәис Миңнеханов, жюри вәкилләре һәм башка кунаклар «Яшә, Саба-Йорт» концерт программасын тамаша кылды. Программа Россия халыклары бердәмлеге елын күздә тотып, төрле милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтүгә корылган иде.

Район мәдәният йорты әһелләре төрле милләт киемнәрендә халык җырларыннан тезмәне төрле уен коралларында башкардылар. Шактый дәртле чыгыш булды ул. Илнар Зәйнетдинов, Зөлфәт Саматов, Ирек Һадиев кебек җырчылар чыгыш ясады. Район мәдәният йорты каршында эшләүче гармунчылар ансамбле татар халык көйләренә тезмә тәкъдим итте.

«Коляда» йоласы күренешен Икшермә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сударушка» фольклор коллективы күрсәтте. Явлаштау авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Канәфер» фольклор коллективы «Нигез боткасы» йола күренешен әзерләгән.

Шекше авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Бөрлегән» балалар фольклор коллективы һәм башка чыгышларны күрергә була иде.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Гади авылларның үзенчәлеген күрсәтергә мөмкинлек биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Халыкның һөнәрчелеге – зур байлык. Районыбыздагы байлыкны кыска арада күрсәтергә тырыштык. Өстәмә күрәсегез килсә, кайчан вакытыгыз бар, рәхим итегез, капкаларыбыз юк. Бик ошаса, Сабада калсагыз да була», – дип жюри комиссиясенә мөрәҗәгать итте булса кирәк Рәис Миңнеханов.

Татрстан мәдәният министры урынбасары Динә Гәрәева Саба районы һәрвакыт аерым юнәлешләре белән дан тотуын билгеләп узды.

«Балалар төрле юнәлештә үсеш ала, олы буынның үз һөнәрләре, күнекмәләрен балаларга тапшыра белүе кадерле. Алар үзләре балык та, ат ите дә җитештерә, пәрәмәчләрен дә, хәтта кечкенә авылда үзләре икмәк пешерә. Алар бу эшкә бик гашыйк. Мин шундый хезмәт сөючән кешеләр булуына горурланып, сокланып йөрдем», – дип бәяләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар