«Алдагы төнне йөрәк ашкынды» – Сабаның Сабай авылында якын күршеләр мунчада ис тиеп үлгән
Кичә Татарстанның Саба районы Сабай авылында ир белән хатын мунчада ис тиеп һәлак булуы турында мәгълүмат килеп иреште. Күп кенә мәгълүмат чаралары, Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән, «ирле-хатынлы пар» дип язсалар да, аларның гаилә түгел, күршеләр булуы ачыкланды. Якыннары аларның мунчада юынган чакта түгел, ә бары тик мунча алдында икенче катка менә торган баскыч янында сөйләшеп утырган чакта үлеп киткәннәрен әйтте. Зәһәр, мәкерле сөрем газы шулкадәр көчле булган, күрәсең, сиздермәстән, сөйләшеп утырган мәлдә икесен дә күзләрен мәңгелеккә йомарлык итеп исерткән.
«Икесе дә шундый матур итеп китеп барганнар»
Рамил Һадиев тормыш иптәше Ләйсән белән Сабада торса да, Сабай авылындагы йортларына да яшәп торырга еш кына килә торган булганнар. Күрше Миңгәр авылындагы Рамил абый эшли торган оешма да Сабайга якын булган. Бәхетсезлеккә, фаҗига Ләйсән апа күрше авылга киткән чакта килеп чыга.
– Ирем мунча ягып, томалап чыгып килә торган булган, шул вакытта күрше хатыны кергән. Безнең икенче катка менә торган баскыч бар, җылыда сөйләшеп утырганнар. Мин аларны төшереп тә алдым, шундый матур икесе дә, шикләнерлек берни юк. Ирем кул бармакларын берсе арасына берсен кертеп матур итеп утырган, аяклары да тип-тигез, әз генә башын кырын салган, шул килеш оеп киткән, ә күрше хатыны баскычта утырып торган җирдән егылып киткән, күрәсең.
Атна уртасында мунчаны бер көн ягып җылыта идек без, шунда ук күмерле килеш томалап та чыга идек, ә шимбә инде юынырга дип яга идек.
Иптәшем бик акыллы, җәйгә бергә яшәвебезгә 30 ел буласы иде. Мингәрдә эшләде, хуҗалары да бик ярата иде, үзе дә яратып эшләде. Аракы эчеп, җүләрләнеп йөри торган түгел, кемнән сорасагыз да, шулай дип әйтерләр, – дип сөйләргә көч тапты Ләйсән апа.
Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев фаҗига корбаны Наилә Хөснуллинаның 1961 елгы булуын, ялгызы гына яшәвен әйтте.
– Наилә апа, ире Нуриәхмәт абый үлгәннән соң, үзе генә яши иде. 2 малай, 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Рамил абый белән Ләйсән апаның төп яшәү урыннары Сабада, бездә теркәлмәгән алар. Ис тиеп фаҗига чыккан хуҗалыкта Сәхия исемле, балалары булмаган әби яши иде. Рамил абыйларның апалары була. Шул әбине тәрбияләп соңгы юлга озаткач, өен ремонтлап, шунда дача сыман яшәделәр алар, – диде ул.
«Алдагы төнне йоклый алмадым, гел бөрчәләнеп яттым, нәрсәдер булыр шикелле, йөрәк каядыр ашкына иде»
Наилә Хөснуллинаның Мамадышта яшәүче кызы Лилия Йосыпова да кичә әнисенең вафаты турында кайгылы хәбәр ишетә.
– Әни кешегә актыгын бирергә әзер тора иде. Юмарт булды бик. Ярдәм итәргә генә тора иде бар туганнарына да. Үзе генә яши иде. Әти 2 ел элек үлде.
Күршеләре белән бик яхшы мөнәсәбәттә, йөрешәләр иде алар. Әни – аларга, алар монда керәләр иде. Ипи кайтканын көткәндә дә шуларга кереп утыра иде. Атнага 2 генә килә безгә ипи. Алардан машина килгәне дә күренә, кибет якында гына. Җылыга кереп утырганнар инде, машина килгәнен көтеп сөйләшеп утырганнар, мондый хәл булыр дип кем уйлый инде аны?!
Әни белән соңгы тапкыр 13 февральдә сөйләшкән идек. Кичә шалтыраттым, эзләдем – бер җирдән таба алмадым. Ул шалтырата торган иде хәлне белеп, тавыш яздырып, аудиохәбәрләр җибәрә иде. Я – мин, я ул хәбәр сала иде. Кичә смс-хәбәр дә җибәрәм – бармый, өй телефоны да җавап бирми, кесә телефоны да алмый, зарядкасы бетеп сүнгән булган. Аннары апайлар төшеп эзләп, шулай тапканнар инде.
Алдагы төнне йоклый алмадым, гел бөрчәләнеп яттым, нәрсәдер булыр шикелле, йөрәк каядыр ашкына иде. Шундый кайгы булыр дип уйламадым да.
Оныклар өчен үлеп тора иде әни, каникулда килсеннәр дип, гел чакырды. Минекеләр дә кайта иде, абыйныкылар да килә иде. Туганнар, оныклар дип яшәде инде. 3 баласы, 5 оныгы калды, – диде ул.
«Гөл бакчасы инде, җәннәт бакчасы ясадылар»
Сабайда яшәүче авылдашлары да мәрхүм Рамил абыйны яхшы яктан бәяли.
– Төп йортлары Сабада, Миңгәрдә эшләгәч, кышка монда төшеп торалар иде. Шундый акыллы, тәртипле ир иде. Гөл итеп тота иде ишегалларын. Апалары үлде дә, монда җәйге беседкалар ясап, мунчалар төзеп, иске әйберләрне сүтеп, яңартып, бик матур итеп эшләделәр. Гөл бакчасы инде, җәннәт бакчасы ясадылар. Җәен дә гел шушында саф һавага төшеп, эшләп, бакчада яшелчә үстереп, печәнен җитештереп, матур итеп яшәделәр.
Үлгән күрше хатыны белән бик яхшы мөнәсәбәттә иде алар, бер-берсенә хәл белешеп йөрделәр. Җәй көне капка төбендә бергә утыралар иде. Су катмаска дип, мунчаны җылыткан булгандыр инде Рамил, аннары мунча алдында сөйләшеп утырганнар, берсе утырган килеш өзелгән, икенчесе егылып киткән, – дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән авылдашлары.
Рамил Һадиев Миңгәрдә «Болгар» ҖЧҖ предприятиесендә «КамАЗ» йөртүче булып эшләгән. Мин шалтыратканда, оешма җитәкчесе Илдар Әскәров хезмәткәре белән бәхилләшергә килгән иде.
– Эшен бик ярата, бик тырыш, акыллы, бик булдыклы кеше иде, бервакытта каршы әйтә белмәде, «юк» дип әйтмәде. Бездә 7 генә ай эшли, шул вакыт эчендә үзен бик яхшы яктан күрсәтеп өлгерде, таләпчән, чиста, пөхтә. Кемнән сорасагыз да, шулай дип әйтә торгандыр, ялт иткән егет иде.
Соңгы юлга озатырга килдек менә, туган авылы Иске Мичәндә җирләячәкбез, – дип сөйләде Илдар Әскәров.
Фаҗига корбаннарының мәетләрен иртән моргтан кайтарганнар, бүген аларны җирлиләр.
Барлык якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.