Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабада Нигъмәтҗановлар видеодан карап сыер бозаулаттыра, ә сезнеке бозауладымы әле?

Сыерны телевизордан карап бозаулату турында ишеткәнегез бар идеме? Үзегез өйдә утырасыз, ә абзардагы сыер — «зәңгәр экраннар”да. Менә-менә бозауларга тиешле сыерны камерадан күзәтәсез дә, шалт чыгып чабасыз яңа бозау белән танышырга. Менә шулай: кемдер йорт ишегалдына, өй кыегына, ә кемдер абзарына куя «видеокүз»не.

news_top_970_100
Сабада Нигъмәтҗановлар видеодан карап сыер бозаулаттыра, ә сезнеке бозауладымы әле?
Салават Камалетдинов

Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Дилбәр һәм Фаиз Нигъмәтҗановлар эшләрен көйләгән: соңгы өч елда сыерлары бозаулар вакыт җитүгә, өйдәге телевизорда абзардагы сыер «пәйда була». Бу юлы Яңа ел каникулларында да әллә концерт-спектакль караганнардыр дисезме? Юк, менә шушы сыер — ул әле ята, әле тора, биеп тә ала. Бәйрәм вакытында өйдә кеше күп бит: бала-чагасы, туган-тумачасы да… Үткән-сүткәндә, барыбер берсе күрмәсә, икенчесе күрә.

— Видеокүзәтүне өч ел кулланабыз инде. Нәкъ шул бозаулар вакыты җиткәч, камераны тоташтырабыз. Төнлә будильник куеп, «Нишли икән?» дип, уянып-уянып та карыйбыз. Телевизор каршында йоклыйбыз. Чыгып йөрисе юк, кыш көннәрендә бигрәк тә рәхәт. Алайса элек тыз-быз йөреш иде: торырга, киенергә, чыгарга… Хәзер бик җайлы. Сыерның авырый башлаганын күрәсең дә, булышырга дип чыгасың. Авырый башлаганчы да, тиктормаслануын күрсәң, рәвешен карап керәсең инде, — дип сөйләде туганым Дилбәр апа.

Без авылга кайткач, кунакка дәшми калмый алар. Бу юлы да дистәләгән туган аларда очраштык. «Минем кызым кияү күргәнме» дигән кебек, без шаккаттык инде. Әле өйгә керүгә, әнием экранда нинди сыер икәнен аңлап та бетермәгән булып чыкты. Берзаман карыйм: әнинең күзләре шакмак. «Үләм, Фаиз мәллә ул, шуңа ошаган», — ди әни. Җизнинең сыерга су бирергә кергән чагы иде. Ник, мин әйтәм, сыерларын шулай экраннан күзәтеп торалар ич, камера куйганнар. Шул арада җизни өйгә дә кереп җитте. «Менә, бу теге «Простоквашино”дагы кебек «До чего техника дошла? Вашу маму и тут, и там передают» кебек булды, җизни, сине телевизордан күрдек», - дим.

Фаиз җизни безгә видеокүзәтүне ничек тоташтырганын да сөйләп бирде.

— Ут та кирәкми, бернинди канал да. Кабель, камера аласың да, штеккерын телевизорга тыгасың да куясың, бернәрсәсе юк. Төнлә дә яктыртып күрсәтә торганын алырга кирәк. Аны компьютер мониторына да тоташтырып була инде. Безнеке яздырмый, яздыру өчен приставка кирәк, анысы 8 меңләп тора. Мин әле анысын алмадым. Мин алган җиһазлар 2,5 мең сумга төшкәндер инде. Әле телефоннан да ниндидер кушымта белән карап була торганы бар, шунысын өйрәнәсе иде. Рәхәт бит, үзең кайдадыр кунакта, мәсәлән, телефоннан сыерыңның хәлен белеп торасың. Мин хәзер шушы камерадан башка күз алдына китерә дә алмыйм. Атлаган саен анда чыгып йөрергә… — дип видеокүзәтүнең рәхәтлекләрен сөйләп алды җизни.

Дилбәр апа әйтүенчә, камерадан карап бозаулату Фаиз җизни идеясе булган.

— Фаизнең туганы үзләренең территориясен карап тору өчен видеокамера куйдырган да, шунда Фаизнең башына: «Карале, моны сыер абзарына куйсаң да була икән бит», - дип башына сукты. Видео төрле максатлар өчен кулланыла, ләкин сыер бозаулату өчен дә бик кулай икән дип таптык, — диде.

Шәхси малың бик якын, газиз була инде ул. Сыерлары бозаулавын Нигъмәтҗановлар да зур өмет, дулкынлану белән көтте.

— Дилбәр апаең борчыла ул, әрле-бирле йөренә башлый, бөтенләй дер калтырый. Мин алай бер борчылмыйм, бик тыныч, — ди җизни.

— Сез, ирләрнеке, шул булыр инде, борчылмыйсыз… Ирләрнең бәбәйләп караганы юк бит. Хатын-кыз борчыла инде. «Әйбәт кенә, җиңел генә бозауласа ярар иде», - дип йөрибез, аннары сөенечле хәбәрне туганнарга да җиткерәбез, — дип сүзгә кушылганы ишетелә Дилбәр апаның.

«Бозауның ярты гәүдәсе генә чыгып, кысылып калып үлгән иде»

Ничә ел эре терлек асраган гаилә төрлесен күргән, бозау үле килеш туган вакытлары да булган.

— Бозауны тартып алган очраклар да булды инде. Кайвакыт авыррак тапкан вакытта бик мөгри, сукрана ул сыер. Жәллисең инде, хатын-кыз шикелле бит инде: 9 ай йөртә, 9 айдан бозаулый.

Сыер көчәнгәндә баса да, ята да — төрлечә. Бар да әйбәт булса, яткан килеш кенә бозауларга тиеш. Төрле вакыты була, баскан килеш тә бозауларга мөмкин.

Кайвакыт мал табибын да чакыртырга туры килә, күп сөтле сыерларга бозаулагач аягына басу авыррак була. Системалар куялар, уколлар кадыйлар. Безнең үзебезнең алай булганы юк.

Шулай бер очрак булган иде: бозаулар игезәк булган, берсе төнлә өченче яртыда, без чыгып караганчы бозаулаган. Яңадан карамаганбыз, югыйсә, үзебез башта икәү түгелме икән дип шикләнгән идек тә. Фаиз эшкә китте, мин өйдә калдым. Чүбен дә һаман салмый бу, берзаман карыйм, көчәнә, тагын аяклар күрдем, күршене чакырттым тизрәк — башы һәм өч аягы белән бергә килгән булган. Анысы үле булды, тартып алдылар инде.

Ә берсендә шулай төнлә сикереп тордым, чыксам, бозау ярты гәүдәдән кысылып калган. Башы, ике аягы чыккан, сыерның көчәнергә көче беткәнме — чыгара алмаган да шул килеш калган. Янында кеше булып, тартып алган булса, бозаулыйсы булган инде. Шулай итеп, бозау үлгән иде. И үкенечле булган иде шул чакта…

Дөрес, сыер үзе генә, кеше ярдәменнән башка да бозаулый ала, ләкин булышырга кирәк вакытлар да еш була. Инде көчәнеп тә чыгара алмаса, бозауның ике аягы яңадан кереп китә, шул вакытта аягыннан, бау бәйләп, тартып алалар инде. Мин андый вакытта кырыйдарак йөрим.

Төрле кеше төрлечә эшли, кемдер бозауны берничә көнгә сыер янында калдырып тора, без, гадәттә, бозаулагач, бозавын ялагач, бозауны аерым мал өенә ябабыз, — дип искә төшереп сөйләде хуҗабикә.

Ул бозаулар алдыннан сыерга коры печән һәм су гына биргәннәрен, башак ашатмауларын әйтте. Кайчак солы да пешереп бирәләр икән, ул җиленне дөрес, тигез итеп тутырырга булыша.

Авылда Нигъмәтҗановлар тәҗрибәсен тагын бер гаилә кабатлап караган. Без тапкыр шулай камерадан карап бозаулатканнар, болай җайлы икән дигән нәтиҗәгә килгәннәр, тик соңрак аерым бер сәбәпләр аркасында сыерларын сатарга туры килгән.

Дилбәр апаның һәр эшендә тәртип: һәр бозаулаган елны бөтен процессларын терлек көндәлегенә теркәп бара икән.

— Каплаткан көнен язып куям. Аннан соң кайчан бозаулаганын, чүбен кайчан салганын язам. Бозавы танамы, үгезме — аларын да терким, — дип уртаклашты ул.

Мин шушы язманы язып тәмамлаганда, авылдан куанычлы хәбәр килде: булган, туган, тана бозавыбыз бар. «Фаиз белән тартып алдык, хәлләр бетте, кап-кара бозау», — ди апам. 

«Сыерларда бозауны ярып алган очраклар да була»

Бозаулыйсы сыерны ничек карыйсы, нәрсә ашатасы — болар хакында Саба районы Тимершык ветеринария участогы мал табибы Фәнил Әхмәтвәлиев сөйләде.

— Видеокамера куеп, вакытында ярдәм күрсәтүне яхшы ысул дип саныйм. Вакытында ярдәм итү кирәк, чөнки сыерга да авыр була, бозауга да вакытында ярдәм күрсәтелергә тиеш. Сыерның табигате кешенеке кебек инде. Арты белән дә, аркылы да килергә мөмкин, анда кире этеп кертәсең, боралганчы борасың, җайлыйсың. Бозау зуррак булса, я сыерның хәле начар була икән, ярдәмсез булмый инде.

Сыерларда бозауны ярып алган очраклар да була, тик аның ахыры хәерле тәмамлануы икеле. Бик чисталык кирәк бит инде операция ясаганда. Бозавы калыр, сыеры да калыр, ләкин озакка булмаска мөмкин, чөнки бактериялар керергә мөмкин. Сыерны бит инде ел саен каплатырга кирәк, алга таба сыерның файдасы калмаска мөмкин.

Кесарев кисеме наркоз белән ясала. Аналык муентыгы ачылмаса, я бозау артык зур булганда ясалырга мөмкин. Бигрәк тә беренче тапкыр бозаулаган таналарда була. Бозауны булса да алып калу өчен соңгы чара инде бу. Бик чиста шартлар тудырсаң гына ахыры уңышлы тәмамлана. Кеше бит инде чиста җирдә, күпме кирәк, шулкадәр ятып тора. Сыер белән чисталык саклау авыррак, үзегез аңлыйсыз абзар шартларын. Ә анда җәрәхәт тә төзелергә тиеш, сыер бит яларга да мөмкин.

Сыер бозаулар алдыннан фуражны бетерергә кирәк. Бозау артык зур булмасын өчен дә кирәк, аннары «послеродовой парез» дигән чир бар. Бу сыер бозаулаганнан соң тора алмый, параличлана дигән сүз. Бозауның уртача авырлыгы 30 кг тирәсе була. Кайбер сыерлар бозаулауга йөгереп тә китә, кайберсе әле шактый гына хәл җыя.

Бозаулыйсы сыерга силос та бирмәү хәерлерәк, чөнки аның әчелеге югары, сыерның бозавы тугач, эч китүдән интегергә мөмкин.

Бозаулар үле туу да ихтимал. Без әле зур хуҗалыкларда ветеринар булып та күреп бетермәскә мөмкин. Шәхси сектор гел вакытында шалтыратмый. Бозау бер атна алдан да үлгән булырга мөмкин. Мал авырмаганда сине беркем чакыртмый, гадәттә, соңгы чиккә җиткәндә чакырталар да, кайчак соң да була. УЗИдан бозауның йөрәк тибешен карап була, йөрәк тибеше юк икән, гормональ препаратлар кадап, аборт ясаталар.

Минемчә, туган бозауны сыердан аеру дөрес, чөнки сыер янында калдырсаң, ул сөтен бозауга гына бирә, сиңа бирми, кысып куя да сөт чыкмый. Аннары бозау суырып, җиленне дә боза бит. Ә болай савып, көнгә өч тапкыр эчертсәң, шулай яхшырак. Бер көн тотсаң җитә инде ул бозауны сыер янында, — дип сөйләде ветеринария белгече.

Фәнил Әхмәтвәлиев сүзләренчә, игезәк бозау булганчы бер бозау булу хәерлерәк.

— Андый очраклар әллә ни еш булмый, кайчак гарип булып та туалар. Өч бозау туган вакытлар да була, минем практикада андые булганы юк әле. Бер булсын, берәгәйле булсын ул бозау, — диде.

 


Халыкта ывыз келәве, ывыз хатеме дигән йолалар да бар икән. Сыер бозаулагач, угыз сөтен пешерү һәм аның белән үзенең гаиләсен һәм күршеләрен сыйлау традициясе бу. Сыер бозаулаганнан соң угыз пешереп сыйлау йоласы терлекчелек белән шөгыльләнгән башка төрки халыклар, мәсәлән, казахлар өчен дә хас.

Угыз күмәче, уз күмәче — угыз сөтеннән пешерелгән күмәч. Аны пешереп күршеләренә кертәләр, туган-тумачаларын сыйлыйлар, ул саваплы әйбер булып исәпләнә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100