Сабада батып үлгән малай турында: «Шулай сәер генә су төбенә китте...»
Җәйге челлә башланырга өлгермәде, ни кызганыч, инде су «йоткан» беренче корбаннар да бар. Район-авыл Сабан туйлары узуга, икенче көнне үк, Сабада 15 яшьлек малай батып үлү турында аяныч хәбәр килде, кичә Казанның Аккош күлендә 9 яшьлек бала су төбенә китеп вафат булган.

Сабада батып үлгән Д.ның (балигъ булмаган яшьтә булу сәбәпле, исеме күрсәтелми) якыннары белән сөйләшеп, «Интертат» аның якты истәлегенә язма әзерләде. Безгә шәхси чыганактан билгеле булганча, гаилә әле узган ел гына Саба районының Килдебәк авылына күченеп кайткан.
«Гаилә итагатьле, тәрбияле, авыл халкы белән дә бик тиз уртак тел табып дуслаштылар»
Әлеге мәгълүматны безгә Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин да раслады. Ул җибәргән мәгълүматта яшүсмернең исем-фамилиясе әйтелмәсә дә, 2024 елның август аенда әнисе, абыйсы, әбисе, бертуган апасы, энесе белән Казан шәһәреннән кайтып урнашканнары турында искәртелә.
Гаилә итагатьле, тәрбияле, шунлыктан авыл халкы белән дә бик тиз уртак тел табып дуслаштылар. Әлеге яшүсмер Килдебәк урта мәктәбендә белем алды. Уку буенча өлгереш уртача, тәртип буенча кимчелекләр юк иде. 9 июнь көнне бу яшүсмер энекәшләре һәм 2-3 дус малай белән Килдебәк авыл җирлеге белән Саба шәһәр җирлеге чигендә урнашкан сулыкка баралар һәм, «Су коену тыела» дигән билге булуга карамастан, суга керәләр. Күпмедер вакыт коенганнан соң, әлеге яшүсмер суга чума һәм кире чыкмый. Моны күргән дуслары һәм энекәшләре аны эзләп карыйлар, ләкин нәтиҗә булмагач, энесе телефоннан 112 номерына чыга. Нәтиҗәдә, коткаручылар әлеге сулыкка килеп, 15 яшьлек яшүсмернең үле гәүдәсен су өстенә күтәрәләр. 10 июнь көнне әлеге яшүсмер Килдебәк авылы зиратына җирләнде, – дип хәбәр иттеләр авыл җирлегеннән.
«Килдебәк Сабантуенда көрәшкә дә чыккан иде»
Килдебәктә яшәүче ханым (исемен әйтергә теләмәде) да күченеп кайткан гаиләнең ифрат итагатьле, намуслы булуын әйтте. «Авыл халкы белән бик әйбәт мөнәсәбәттә алар. Шулкадәр әйбәт малай иде, безнең балалар белән дә бик тиз уртак тел тапты ул. Бик кызганыч аны югалту. «Мин сезгә тирәнлекне күрсәтәм», – дип сикергән дә, бер тапкыр гына калкып алган, аннары төпкә төшеп киткән, диделәр. Әллә соң иптәшләре дә ярдәмгә соңгарак калып шалтыратканнармы, дип уйлыйбыз инде, аптырагач. Спортны ярата торган малай иде ул, әле бит алдагы көнне генә Килдебәк Сабантуенда көрәшкә дә чыккан иде», – ди әңгәмәдәш.
«Аны көзән җыергандыр, дип уйлыйбыз»
Малайның туган абыйсы Фәрхәд абый энекәшен иң җылы сүзләр белән искә алды.
Спорт белән шөгыльләнде. Сабан туеда көрәшкә чыгып, бүләкләр дә алган иде. Эш сөючән булды, бакчада казу, утырту кебек эшләрдә бик булыша иде. Дуслары арасында хөрмәт казанды, әле күптән түгел генә күченсәк тә, дуслары бик күп иде, аралашучан, ачык иде ул, – диде Фәрхәд абый.
Ул нәселләре белән яртылаш татар, яртылаш үзбәк булуларын әйтте. Тамырлары Азнакайга барып тоташа икән. Моңа кадәр Таҗикстанда гомер кичергәннәр. Малайның бертуган апасы, бертуган энесе бар.
Фәрхәд абый сүзләренчә, гадәттә суга батучылар чәбәләнеп, өскә калкырга тырышса, егет бик тиз юк булган. Югыйсә бит, йөзә дә белгән, тик сулыкларның шундый мәкерле ягы бар шул: чоңгыл, су төбендәге салкын агым кеше гомерен өзә дә куя.
Күлнең төбе салкын булган, аны көзән җыергандыр, дип уйлыйбыз. Ул дусларына суның тирәнлеген күрсәтергә теләгән, аңа карап торганнар, күрәсең, шул салкын агымга эләккән… Ул бит тирән кермәгән, суда чәбәләнмәгән дә, катып калып су астына киткән, көзән җыерып, йөрәге шунда ук туктагандырмы… Дусты «шулай сәер генә су төбенә китте» дип сөйләде. Аның шулай бервакыт кемнедер коткарганы булган икән, хәлне аңлап алып, тиз генә суга чумса да, «ул инде юк иде» ди. Су астындагы агым аны алып киткән, күрәсең. Дуслары аннары ярдәмгә чакырганнар. Водолазлар читтәрәк, башка урында гәүдәсен таптылар, – дип көрсенеп куйды Фәрхәд абый.
Мәрхүм үсмерне кичә Килдебәк авылы зиратында җирләгәннәр. Аның әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын, дигән теләктә кала «Интертат» редакциясе коллективы.