news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саба фермеры Илсур Хубайбуллин: «Хайванны яратырга кирәк, яратмасаң – эшләп булмый»

«Саба үсә, туристларны җәлеп итә. Бездә өченче парк ачылып килә, Андый парклар Россиядә юк! Мәчетләр, яр буе, Сабантуй урыны, ипподром, ату үзәге, Мингәр... Без дә туризм юнәлешенә кереп китәргә ниятлибез». Фермер Илсур Хубайбуллин шундый планнар белән яши.

news_top
Саба фермеры Илсур Хубайбуллин: «Хайванны яратырга кирәк, яратмасаң – эшләп булмый»
Фото: "Интертат", Милена Новикова

Җирне яраткан, кулыннан эш килгән кеше кая да шөгыль таба. Бу мөмкинлекләрне күрә белү һәм нияткә барып тоташа. Сабада яшәүче фермер Илсур Хубайбуллин шундыйлардан. Тумышы белән Оренбург ягыннан булган Илсур әфәнде бүген исә: «Бездә Сабада...» – дип сокланып һәм горурланып сөйли.

Корбанга дип сарыклар үстерү зур эшкә башлангыч булган. Бүген Илсур Хубайбуллин хуҗалыгында 80ләп сарык, атлар, умарта бар. Сабада туризм үсеше фермерга туктап калырга ирек бирми, ул да әлеге юнәлештә эшләргә ниятли.

Хуҗалык Сабаның эчендә үк түгел, читтәрәк урнашкан. Илсур абый белән сөйләшенгән урында очраштык та, аның машинасы артыннан сикәлтәле юллардан хуҗалыкка таба киттек. «Монда бөтен җирдә дә җәннәт дип уйламагыз», - дип елмайган иде ул әлеге юлга ишарә ясап, тик без бик матур җиргә килеп җиттек – табигать кочагы инде.

Хуҗалык Сабаның эчендә үк түгел, читтәрәк урнашкан

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Алдан язылганча, Илсур Хубайбуллин Оренбург өлкәсенең Бәкер авылыннан. Сабада инде 25 ел яши. Ничек монда кайттыгыз, диюгә ул: «Шулай килеп чыкты, язмыш», – дип елмайды.

Ул безне исә учакта пешкән хашлама, үзләре ясаган сырлар белән каршы алды, чөнки төшке аш алдыннан килеп җиттек. Ул көнне Илсур әфәнденең абыйсы да ерак юллардан кайткан иде, йөк машинасы да шунда гына тора иде. Ул, кыстый-кыстый, сөттә генә кайнаган кофе белән сыйлады. Аш исен сизеп, песиләр дә эскәмиягә менеп утырып, иркәләнә башладылар. Хуҗалары аларны өлешсез калдырмый.

«Монда эшчеләр эшли дип уйламагыз – мин үзем генә»

Аннан ферма бинасына таба атладык. Тыштан җыйнак кына бина, ә эчендә эшлисе эшләр күп икән әле.

Безгә бу җирләр 2021 елда бирелде, аны рәсмиләштергәнче берәр ел узды, аннан бина сала башладык, 2023 елларда салып бетердек, өч ел эшләп килә диярлек. Бу ферманы төзегәндә дәүләттән ярдәме алмадык - үз көчебез белән төзедек. Моңа кадәр шәхси хуҗалыкта корбанга сарыклар үстерә идек, аннан сарыклар артты, җир кирәк булды. Администрациядән җир сорадык, Аллаһ ярдәме белән безгә җир бирделәр, бу бик уңайлы урын, – дип сөйләде хуҗа кеше.

Үз көчегез белән салу кыйммәткә чыктымы дигәндә ул: «Ул вакытта бәяләр очсызрак иде, түзәргә була, бик күп әйбер кешенең үзеннән дә тора», – дип җавап кайтарды.

Ферма янында трактор, өелгән печән тора, аны ябып куйганнар. «Без җәй буе печән өйдек, менә монда ике покос. Монда бик күп хезмәт», – диде фермер. Ул хәзер генә карап торышка өелгән печән, уйлап карасаң, чыннан да күпме хезмәт өелгән монда. Печәнне фермер үзе үстерә, ә бөртеклеләргә алынмыйлар. Бөртеклене үстерү бик кыйммәткә чыга, ди ул. Быел әле печәннең дә бәясе төшкән, бер рулон 500 сум, ди.

Аннан бина эченә уздык. Ферма тулы мал, дигәнне көтмәгез. Алар барысы да болында әле, ә монда печән, иген, вак-төяк кирәк-яраклар һәм «нежданчик» бәрәннәр. Әлбәттә, аналары белән. Хуҗалыкта «бәбиләү» чорын контрольдә тотсалар да, болары графиктан чыгып киткән. Бәрәннәрнең аклары да, каралары да бар. Хуҗалары аларны «бача-бача» дип дәшә, миңа кызык булып тоелды, без «мәх-мәх» яки «бәрәш-бәрәш»дип чакырабыз.

Хуҗалыкта «бәбиләү» чорын контрольдә тотсалар да...

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

«Монда эшчеләр эшли дип уйламагыз. Мин үзем генә эшлим. Кеше алырга «экономика не позволит», эшчеләр көненә 2,5 мең сорый», – ди ул.

«Ат сарык артыннан җыештырып йөри, калган печәнне ашап бара»

Аннан сарыкларны карарга киттек. Тик аңа кадәр әле атлар янына туктадык. Каршыбызга ук «Ай» кушаматлы колын уйнаклап килде. Аның маңгаенда айга охшаган ак билгесе бар. Аннан «Сафарик» белән таныштык. Аксыл-соры ат ул, «Ай»ның «абыйсы». Хуҗаларны аларны яратып: «Ий, мой хороший», – дип сыйпый. Аннан «Стрелка» белән таныштык, ул – «Ай» һәм «Сафарик»ның анасы. Аның маңгаенда укка охшаган билге бар. Шунда ук колын да йөгереп килде, чөнки әнисен кочаклыйлар, көнләшеп куйды.

«Атлар безнең төп юнәлеш түгел, ат күңел өчен дияргә кирәк. Аларны кунакларга күрсәтәбез, утыртып йөртәбез. Аның шул ягы да бар: ул сарык артыннан җыештырып йөри, калган печәнне ашап бара», – ди хуҗалары.

Бу – «Сафарик»

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Алгарак атлый-атлый күл буена килдек. Бу – ясалма күл, аны Илсур абый үзе ясаткан, әле тагын шундый ике күл ясарга нияте бар. Ул нияткә балык үрчетү нияте дә кушыла.

«Мин килгәндә, монда су юк иде, Аллаһ Тәгалә безгә урынын күрсәтмәде, әмма аста чишмә бар. Күрегез, суы чип-чиста», – ди фермер.

Һәм менә без сарыклар йөргән болынга барып җиттек. Гомумән, бөтен мәйдан электркөтүче белән әйләндереп алынган. Сарыкларның безнең карашка гадиләре дә, симезрәкләре дә, аклары да, каралары да бар. Сарыкларның монда туганнары да, читтән кайтарылганнары да бар.

Электр көтүчедән кала, монда тагын бер көтүче бар – «Себастьян» исемле кәҗә. Мөгезсез, сакалсыз, токымлы, бик иркә кәҗә булып чыкты ул. Башта оялып торган иде. Хуҗасы: «Себастьян», оялма инде, син йолдыз булачаксың, сине йөз мең кеше күрәчәк», – дигәч, күңеле булды. Безне иснәп тә, киемнәрне чәйнәп тә карады.

«Себастьян безне иснәп тә, киемнәрне чәйнәп тә карады

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

«Туризм юнәлешенә кереп китәргә ниятлибез»

Сарыклардан исә курдюклы Эдильбай токымына өстенлек бирәләр икән, аларның ите сыйфатлы да, тәмле дә, ди Илсур әфәнде. Бу «таза» сарыкларны читтән кайтартканнар.

Хуҗалыктан сарыкларны, нигездә, шашлыкка яки корбанга алалар икән, әлбәттә, сарык итен яратучылар да бар. Сарыкның йоны да бар бит әле. Анысына бөтенләй бәя юк, ди фермер.

«Без дә туризм юнәлешенә кереп китәргә ниятлибез»

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

«Бөтен эш авыр кебек, эшне яратырга, ләззәт алырга кирәк, шул вакытта җиңел була. Хайванны яратырга кирәк, яратмасаң – эшләп булмый. Бу бит хобби буларак башланган эш, күңелгә рәхәт алу өчен. Ә киләчәккә планнар зур, чөнки Саба үсә, туристларны җәлеп итә. Бездә өченче парк ачылып килә, Андый парклар Россиядә юк! Мәчетләр, яр буе, Сабантуй урыны, ипподром, ату үзәге, Мингәр... Без дә туризм юнәлешенә кереп китәргә ниятлибез. Тотып карый торган зоопрак булдыру нияте бар», – ди Илсур абый.

Сүз дә юк, бик матур урында, нарат урманы янында урнашкан урын туристларны җәлеп итми калмас.

«Су кешегә тәэсир итә»

Ферма бинасына таба кире кайтканда, яңадан күл буен әйләндек. «Стрелка» су эчәргә төште. Ул су эчте дә, кире менде. Ни кызык: аның артыннан колын да су эчәргә төште. Нәкъ әнисе булган урынга, нәҡъ аның эзләре буйлап. «Менә бу тәрбия дип атала», – дип ишарәләде хуҗалары.

Илсур абый кеше белән табигать арасындагы бәйләнешкә зур игътибар бирә. Аның сүзләренчә, нинди су эчү бик мөһим роль уйный, кешенең холкында да сизелми калмый. «Кеше нинди су эчә, ул үзе дә шундый була. Каты су эчә икән – каты кеше, йомшак су эчсә – йомшак. Су кешегә тәэсир итә», – дигән фикердә ул.

Без маллар яныннан чыгуга, озын юлдан Гали әфәнде дә кайтып җитте. Илсур абый әтисен каршылады. Гали әфәнде, балаларының кечкенә чакларын искә алып, кызыклы тарихлар белән дә уртаклашты. «Еш кайтып булмый, тик, оныклар монда булгач, кайтасы килә», – диде ул.

Илсур абый безне тагын чакырып калды. «Монда яз көне бик матур була, искиткеч. Кыш көне дә күңелле», – дип кызыктырды. Ул сөйләгәннәрдән чыгып та, кызыгырлык әйбер күп монда. Бераз вакыттан бу хуҗалыкта әле тагын да күңелле булыр.

«Себастьян», оялма инде, син йолдыз булачаксың»

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар