Саба аграр көллияте директоры: «Ач торсаң, рак күзәнәкләре үлә»
Саба аграр көллияте үз студентларын бушлай ашата, бал белән сыйлый, автобусында йөртә, сәламәтлеген кайгырта, ләкин моның өчен алар дисциплиналы булу, кагыйдәләргә буйсыну белән җавап бирергә тиеш. Студентларның ничек тәрбияләнүен «Интертат» ка колледж җитәкчелеге сөйләде.
Көллият янына кайтып туктауга, иң элек мәһабәт боз сыннар каршы алды. Вәт тырышып та караганнар, буй җитмәслек сыннарны ясарга күпме кар, көч, тырышлык кирәк бит. Кар дигәннән, анысы хәттин ашкан быел. Ә шунда укып чыккан энекәшемнең карсыз елларны капчыклап кар ташып ясаганнары турында сөйләгәне истә. Тырышлык бушка китми инде ул, боз сыннары белән көллиятләр арасында алдынгы урынны гел алып торалар.
«Ашханәдә, актлар залында һәркемнең үз урыны»
Көллият директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмис Якубов иң элек кыскача сөйләп, экскурсия уздырды. Башта без аның карамагында булдык, чөнки директор Закирҗан Бикмөхәммәтов ул чакта әле буш түгел — көн саен иртән, дәресләр алдыннан ул балалары белән спорт залында йога үткәрә. Нәкъ менә балалары диясе килә, чөнки ул студентларын үз балалары кебек кайгырта дигән тойгы туды.
Шулай берничә кабинетны йөреп чыктык. Төзүче, ташчы һөнәрләренә укучы балаларга кирпеч салырга өйрәтү өчен аерым теория һәм практика кабинетлары бар. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, тәртиптә тоту белгечлеге буенча белем алучыларга имтихан узар өчен тракторлар хәстәрләп яткан мәлләре иде. Тракторларны майда тапшырачак имтиханнарга әзерлиләр.
Көллияттән озын коридор аша гына уза торган итеп 2009 елда тулай торак төзелгән. Аның өченче катында — кызлар, беренче һәм икенче катта егетләр тора. Быел тагын бер тулай торак төзергә исәплиләр, эш инде башланган. Язмамның башында дисциплина турында әйткән идем, аның нәтиҗәсе күренә үзе. Әйтик, 2005 елда төзелгән көллияттә, Рәмис Якубов әйтүенчә, әле ремонт бер тапкыр да булмаган, чөнки моңа ихтыяҗ да юк кебек. «Милеккә сак карагач, акча янга кала, ул акчага уку җиһазлары алабыз», — ди директор урынбасары.
Көллияттә дәрескә соңга калып керү, я сәбәпсез килмәү гадәте юк. Әз генә кагыйдә бозулар булса, әти-әниләрен чакырталар икән. Ашханәдә дә тәртип. Һәркем үз урынына гына утыра, әгәр ул бала бүген килмәгән икән, урын буш кала. «Сервировка кагыйдәләрен, чәнечке-пычакларны дөрес тотарга өйрәтәбез. Үлән чәе эчерәбез, үләннәрне үзләре җыялар. Көн саен яшелчә салаты, алмадан гына бер тонна варенье ясадык, өстәлдә бал өзелми», — диде Рәмис Якубов.
Актлар залында көн саен йога дәресеннән соң линейка уза. Әле залда да теләсә кая утырыш юк, һәркемнең үз урыны билгеле. «Күрдегезме, урындыклар тип-тигез, бер чүп юк, идәндә чип-чиста», — ди урынбасар.
Һәр студент мәктәптәгечә формада йөри, төрле чуар киемдә йөреш юк. Һәр баланың түшендә исем-фамилиясе, төркем номеры, кураторы язылган бейджигы беркетелгән. Рәмис Якубов сүзләренчә, башка көллиятләрдә беркайда мондый система юк. Дисциплинага түзә алмыйча китүчеләр дә булганын яшермәде. Ләкин көллият үз тактикасыннан чигенергә җыенмый. Уку йорты җитәкчелеге республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да тәрбияне беренче планга чыгаруга басым ясаганын искәртәләр.
— Монда балаларны гел кайгыртып торабыз. Мәсәлән, дүртенче курста диплом эше язганда, баланың ноутбугы булмаска да мөмкин. Без ноутбуклар биреп торабыз. Куратор үз өстенә ала, тапшыра, аннары киткәндә биреп китә.
Без спорт залына кереп, йога күнегүләрен бераз карагач, актлар залындагы линейка шаһиты да булырга туры килде. Аңарчы берничә студент белән аралашып алдым. Кукмарадан Анастасия Шишкина Арча көллиятеннән монда күченгән. «Безнең монда шундый тәртип, мөстәкыйльлеккә өйрәнәбез. Нәтиҗәсе дә бар, ичмасам, читләр бәйләнерлек, шелтәләрлек бер кимчелегебез дә юк», — ди ул.
«Мине монда тәртипкә утырттылар»
Сабаның Иске Мичән һәм Олыяз авылыннан икенче курс егетләре Фирзәр Исламов һәм Нурмөхәммәтгали Хөррәмов механик-инженер белгечлеге буенча укыйлар.
— Бик ошый миңа мондый дисциплина. Сабырлык, эшкә омтылучанлык, җитдилек, мөстәкыйльлек артканын сизәм үземдә, — дип сөйлиләр.
Укырга кергәннәр дә шундук ошый башлаган дигән сүз түгел инде. Беренче курста авыррак булганын яшермиләр. «Ияләнеп бетмәгәндә читенрәк булды инде. Башка атмосферага килеп эләктек бит. Аннары күнектек. Әти-әниләр бик канәгать. Йога да ошый, көч кертә, үзеңне ныгыган кебек сизәсең. Аннары йогадан соң киенеп, линейкага киләбез. Линейка дәресләр беткәч тә үткәрелә», — дип уртаклаштылар егетләр.
Укуны тәмамлагач, Нурмөхәммәтгали энесе белән автомастерская ачу турында хыяллана икән.
Сабадан Роберт Нәҗметдинов өченче курста экономист-бухгалтер белгечлеге буенча укый.
— Мондый тәртип бик ошый миңа. Дисциплина армиядәге шикелле. Ашау, йоклау, уку — бөтенесе режим буенча. Иртүк йөгерәбез, йога белән шөгыльләнәбез, физик яктан ныгыйбыз. Һәр көнне линейкаларда күп кенә афоризмнар, цитаталар ишетәбез, төрле видеолар карыйбыз, рухи яктан ныгыйбыз. Иҗат ягыннан һәркем үзен күрсәтергә тырыша. Монда кеше ачылып бетә. Кайбер кеше курка бит, ә монда чыккач, ул курку югала, бик сәләтлеләр ачыклана. Бу тәртип турында кергәнче сөйләгәннәр иде, беренче курста әз генә проблемалы, авыррак егет идем. Берзаман бу дисциплина үземә ошап китте һәм үзем дә тырыша башладым. Бөтен көллият тормышында үземне кертәм — җырларга кушсалар җырлыйм, бие дисәләр, биим. Тәртипкә утырттылар мине, — диде.
«Әгәр авыр икән, тирән сулыш алыгыз»
Менә залга директор керде һәм линейка башланып китте. Закирҗан Бикмөхәммәтов сәхнәгә менеп, студентларга узып баручы атнага күзәтү ясады, үгет-нәсыйхәт бирде.
— Атна файда булырлык итеп төгәлләнергә тиеш. Өйгә кайтып, көзге аша үзегезгә карагыз. Әгәр ул кеше сезгә ошамый икән, атна файдасыз узган дигән сүз. Камиллекнең чиге юк, күбрәк үсеш алырга барлык мөмкинлекләрегез бар. «Барысы да бетте» дип уйлаганда да, Аллаһ һәрвакыт безгә баштан башларга мөмкинлек бирә, — дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.
Шуннан урынбасарыннан, кураторлардан кисәтүләр, тәртип бозулар турында сорашты. «Алай ярамый бит инде, көн туса, сиңа кисәтү. Сөйләштек бит инде, сүз биргән идең. Кураторыңны да кызганам, аның бит әле гаиләсе дә, мәшәкате дә күп, җитмәсә, син борчыйсың, аңламыйм мин сине. Кичә тагын синең аркада аңлашылмаучанлыклар чыкты», — дип мөрәҗәгать итте тәртип бозган студентларның берсенә.
Директор бераз сүгеп алгач, экранга видеоролик чыгарылды. Анда кешенең үзе тормышта нәрсәгә ирешергә теләгәнен анык аңларга, максатына туры барырга тиешлеге турында сөйләнә: бәхетле итеп яшәргә тырышырга кирәк; нәрсәдер план буенча бармаса, тирән сулыш алып, тормышта көтелмәгән хәлләр күп була, дип кенә уйларга, хафаланмаска тырышыгыз; булганы белән килешеп, яңалык килә дип көтегез, бернәрсәне дә соңракка калдырмагыз, хәзер үк эшләгез, бәхетле тормыш хәзер үк башланырга мөмкин…
— Сезгә беркем бернәрсә тиеш түгел, сез үз язмышыгызны үзегез язасыз. Әгәр авыр икән, тирән сулыш алыгыз. Йога күнегүләре сулыш алып, бушлай энергия алу өчен бит ул. Без нәрсә өчен ашыйбыз — энергия алу өчен. Ә монда бушлай энергия. Кеше авыр булганда тирән сулыш ала бит, чөнки бу үз-үзеңне саклау инстинкты. 47 тапкыр сулыш алсак, тискәре энергия үлә, уңае кала, — диде Закирҗан Миңнемуллович видеороликны куәтләп.
Артыннан ук казах кешесе сөйләгән видеоны куюны сорады. Эчтәлеге болайрак: һәр кешедә 50 процент яхшылык, 50 процент начарлык бар. Кешенең нинди булачагы эчке энергиясеннән тора. Әгәр син алҗыган, туңган икән, сине вату, ярсыту, тәнкыйтьләү җиңелрәк. Игелек эшләү өчен энергия күп кирәк, ә начарлык эшләргә энергия кирәкми диярлек. Энергия булмаса, игелек тә, сабырлык та, ихтыяр көче дә, кайгырту да юк.
Директор йога күнегүләренең файдасы турында сүзен дәвам итте.
— Энергия юк икән, кеше юк. Энергия булмаса, без үле. Мин һәр иртә саен яңадан туган, яңадан яши башлаган кебек. Төн йокыңнан торгач, сөенергә, мөмкин булган бар яхшыны, файданы алырга кирәк.
Йога рәхәт, тыныч узды бүген, тавышланып сөйләшүчеләр дә булмады. Беркемгә кисәтү дә ясамадым. Ничә тапкыр һава йоттык бит бүген. Әгәр шуны 47 тапкыр башкара алсаң, тискәре энергия калмый, уңайга әйләнә. Бүген Җир шарында 8 мең кеше ашамый-эчми, сулап кына яши. Йогада бит үпкә аркылы уздырмыйча, ашказаны белән сулыйбыз, күзәнәкләргә килород, су үтә. Бу күнегүләр белән шөгыльләнүчеләр беркайчан авырырга тиеш түгел, — диде.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, без көллияткә җитлекми туган балаларга йоннан бәйләнгән носки, уенчыкларны алырга кергән идек. Шушы эшкә студентлар да өлеш керткән. Шушы акцияне оештырган «Хәят» оешмасы җитәкчесе Гөлнара ханым Фәтхерахманова рәхмәтен җиткерде. «Күпме студент шушы эшкә кушылды. Монда, беренче чиратта, студентлар гына түгел, кешеләр тәрбиялиләр. Сез игелек кылып, сезнең үрнәккә башкалар да иярер дип ышанабыз», — дигән теләген җиткерде.
Директор аның чыгышыннан соң үзенең төп гыйбарәсен кабатлады. «Әйтәм бит, барысы да гап-гади: энергия булса, игелек бар, энергия юк икән — игелек тә, мәхәббәт тә юк».
«Гомерендә җырламаган балалар җырлый башлый»
Шуннан линейканың моңланып, хисләргә бирелеп утыра торган мизгелләре килеп җитте. Көн саен иртән һәр төркем концерт куярга тиеш икән. Унбиш минутлык була дигән концерт ярты сәгатьтән артты. Директор сүзләренчә, гомерендә җыр сузып карамаган балалар сәхнәгә менеп микрофон тота. «Менә бит җырлый, бииләр, алар тормышта да шундый була аннары», — ди Закирҗан Бикмөхәммәтов.
Гөлнара ханым үзе дә безгә директорга мөкиббән булуын әйтте: «Ул бит балалар җырлаганда, аларның күзенә, авызына кереп китә, бер сулышта карый, ничек яратканы йөзенә чыккан».
Линейкада директор Марат Заһретдинов исемле студентының да берничә җыр башкаруын сорады. Закирҗан Бикмөхәммәтов аны һушы китеп, «Салаваттан ким түгел, Зөфәр Хәйретдиновны уздыра», - дип мактады.
Закирҗан Миңнеммуловичтан катгый тәртипнең кире нәтиҗәсе юкмы дип сорыйм. «Белемле балага караганда тәрбияле бала кирәк», — дип җавап бирде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, әле шулай дилбегәне кысып тотканда да таманга туры килә.
«Мин үзем ярты инвалид идем»
Директор үзенең йога белән шөгыльләнә башлау тарихына да тукталды. Инде 20 ел ул йоганың файдасын тоеп яши.
— Мин үзем ярты инвалид идем инде. Тазарып, 105 кг га җиткән идем. Төнлә йоклый алмыйча, авыртынып уяна идем, батарея янында җылынып кына яңадан йокыга итә идем. Елына ике тапкыр хастханәгә кереп ята идем, укол кадыйлар иде, шулай яшәдем. Берсендә диңгезгә ял итәргә бардык, кояш бәрде, кайткач авырый башладым, башта түбәтәй утырган шикелле, гел йокы килә, кан тамыры кысылган, кан басымы күтәрелә. Шуннан табиблар белән сөйләшеп, хастаханәгә яттым, өч атна уколлар кадагач, узар, диделәр. Мин авырып ятканда, палатада бер ир яткан килеш кул-аякларын күтәреп әйләндерде. «Бу ычкынган, дөрес кеше түгел», - дип, качмакчы идем. Аллаһының рәхмәте, соңгы көнне шушы кеше янына ятып ясадым. Шуннан рәтләнеп киттем.
Шуннан бирле ләззәт алам, организмда кан кайный дигән сүз. Балалар белән дә сәгать ярым шөгыльләнәбез. Энергия бәреп керә, эчтәге ябык «тәрәзәләр» ачылгач. Кайбер балалар бит тумас борын картаеп бетә, тәннәре катып беткән, чөнки энергиясе юк. Без нәрсә өчен ашыйбыз — энергия керсен өчен. Һава белән дә нәкъ шулай. Килдебәктән бер кыз астма белән авырый иде, табибы сорау бирә икән, «Беркайчан беткәне юк иде, ничек бетерә аддың?» - дип. Кан күпме кызурак йөри, син сәламәт, кан бөтен авыруны җыеп ала.
Илһам Шакиров ничек шулай матур җырлаган? Ашказаны белән сулаганга! Һаваны ашказанына турыга кертеп була. Шул энергия белән үзеңне бик яхшы хис итәсең, ашамасаң да. Бүген әле мин ашамаган, кичә кичке 7дә ашаган идем, бүген иртән су эчтем, көндезге 1-2дә ашый башлыйм. Көн саен 16-18 сәгать ашамыйча торам. Рак күзәнәкләре, төзек күзәнәккә караганда, 28 тапкыр күбрәк туклана. Син ач торсаң, рак күзәнәкләре үлә. Ураза тоткан кешедә рак була алмый.
Трактор шикелле эшлим, армыйм, мине урамга чыгарасың икән, 12 сәгать кар ата алам. Эшләгәндә арсаң, туктап суларга, эчкә һава җибәрергә генә кирәк, яңа торып эшли башлаган шикелле буласың. Чаңгыда тау шуганда да шулай мин, тизлекне киметеп, 2-3 тапкыр тирән сулап алам да, яңа көч белән дәвам итәм. Баш та әйбәт эшли, бөтен нәрсә хәтердә. Монда колектив та бөтен кушкан эшне эшләп барырга тырыша: беләләр, ул онытмый, диләр, — дип уртаклашты.
Әле дә ярый линейкада татарча сөйләшәләр, юкса, бөтенләй руслашып бетәрләр иде. Татар теле дәресләре булса да, предметлар русча гына укытыла, русчага күбрәк басым ясыйлар. «Авыл баласына русчаны бирергә кирәк, шәһәр җирендә татар телен өйрәтсеннәр», — ди директор.
Галерея: Саба аграр көллиятендә балаларның хәйрия акциясендә катнашуы турында фоторепортаж