Сәяси әкият яки кәкре көзгедәге бытбылдыклар иле
Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакленә хәбәрчебез карашы.
Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең рәсми булмаган хедлайнеры Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакле иде. Беренчедән, Антон Федоровның бу спектакле алтын номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булды. Икенчедән, Россиядә дәрәҗәсе буенча «Алтын битлек”тән соң икенче урында торган «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә катнашты. Артистлар спектакльне әле фестиваль кысаларында Чаллыда күрсәтеп, Казан сәхнәсенә килделәр.
Казанда спектакль Кариев театрында күрсәтелде. Казанда аны көтүчеләр күп иде, болар — тәнкыйтьчеләр, журналистлар һәм төрле театр артистлары, ә аларга хәйрия билетлары белән бушка килүчеләр дә өстәлгәч, тамашачы, әлбәттә, залга сыймады. Әле бит Роспотребнадзор таләпләрен дә искә алмыйча ярамый.
«Көзге сере» — сәяси әкият. Нигезендә балачактан һәркемгә таныш «Королевство кривых зеркал» әкияте ята. Китабының татарча исеме — «Алдавыч көзгеләр патшалыгында». Театр спектакльнең исемен «Көзге сере», русчага тәрҗемәсе — «Королевство кривых» дип куйган.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Көзге сере — пандемия алдыннан чыгарылган соңгы премьерабыз иде. Аны үз вакытында театр тәнкыйтьчеләре күреп алды, «Алтын битлек”кә тәкъдим ителде, без аның номинанты булдык. Әйе, татар тамашачысы ничек кабул итәр дигән сорау тора. Ул традицион түгел, беренче тамашачылар аны сагаебрак кабул итте. Өченче тапкыр күрсәткәндә без аңа шәһәрнең булган кадәр интеллигенциясен җыярга тырыштык. Алар аны бөтенләй башкача кабул итте.
«Алдавыч көзгеләр патшалыгында» — балачактан яраткан китабым. Безнең репертуарга яхшы балалар спектакле кирәк булгач, Антон Федоровка шул әкиятне куярга тәкъдим иттем. Күпмедер вакыттан ул миңа шалтыратып: «Сезгә әкият кирәк идеме? Әкият булачак. Ләкин сәяси әкият», - диде. Арсений Фарятьев псевдонимы белән яза торган драматургны ул үзе тапты. Пьеса килгәч, бер көн дәвамында карап утырдым. Әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева «нормально» дигәч, алындык».
Спектакльнең режиссеры — Антон Федоров, пластик бизәлеш — Алинә Мостаева, ут буенча рәссам — Игорь Фомин. Артистлар — Ләйсән Заһидуллина, Раушан Мөхәммәтҗанов, Мәдинә Гайнуллина, Динар Хөснетдинов, Миләүшә Хафизова, Рафик Таһиров, Эдуард Латыйпов, Илсур Хәертдинов, Фаил Сафиуллин, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлинә Йосыпова, Алсу Сибгатуллина, Лилия Заһидуллина. Спектакльдә София Гобәйдуллинаның «Җиде сүз» әсәреннән композицияләр яңгырый.
ххх
«Көзге сере» спектакленең бер үзенчәлеге — ул үзенең бар булмышы белән «Тантана» республика премиясенең профессиональ һәм гадел булмавын фаш итте. Чөнки Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен бу премияне бирүчеләр «күрми узды». Ә Россия тәнкыйтьчеләренең башка фикердә булуы күренде.
Матбугат конференциясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры директорыннан спектакльгә «Алтын битлек» өчен нәрсә җитмәде дип уйлавын сорадым. «Нәрсә җитмәдеме? Мин анда ни җитмәгәнен белсәм, җиткерер идем. Мин белмим. Объектив фикер дә бардыр, субъективы да бардыр», — диде ул.
ххх
Спектакль тамашачы залыннан башлана. Әби оныгына әкият укый. Оныгының күз алдында әбисенең Ольга Веденяпинаның яшьлеге ачыла. Ольга - Мәскәү университеты студенты. Ул үзенең классташы, дусты Дима Варламовны ашханәдә очрата. Аннары Дима югала… Оля дустын эзли.
Спектакльдәге геройлардан — Оля Веденяпина, аның шәүләсе Яло һәм Дмитрий Варламовтан башка персонажлар кеше сурәтендә түгел. Алар барысы да кәкре көзге аша үткән кәкре-бөкре җан ияләре, сөйләшү рәвеше дә табигый түгел. Пешекче, китапханәче, вахтер, студсовет рәисе, деканат сәркатибе - барысы да заманның кәкре көзгеса аша узып йөзен җуйган затлар.
Тикшерүче керпе рәвешендә, баш киемендә карандашлар, педагог ниндидер кош, китапханәче — әллә йомран, әллә әрлән, деканат сәркатибе — таракан, студентлар — бытбылдыклар. Хәтта сәхнә үзе дә көзге өсте кебек сурәтләнгән. Анда персонажлар уч төбендәге кебек ярылып ята. Өстә ике яклап Сталин курчагы һәм хайван баш сөяге.
Шунда ук палач йөреп тора. Ул балта белән кишер турый. Куркыныч. Чиркангыч.
Без Оля укыган университет мисалында тоталитар дәүләтнең бер чагылышын күрәбез. Диманы утызынчы еллардагы репрессия машинасы юк итә.
Спектакльне карый-карый Дмитрий Варламовның прообразы рус язучысы, «Колымские рассказы» авторы Варлам Шаламов булуы ачыклана. Әмма бу документаль әсәр түгел, хәтта «репрессияләр турында» дип кенә дә билгели алмыйбыз. «Исемлек», «исемлектә бар», «исемлектә юк»… — спектакльнең буеннан-буена кабатланып торган бу сүзләр шушы кадәр дә бүгенге көнгә аваздаш. Һәрберебез ниндидер исемлекләрдә бар һәм ниндиләрендәдер юк. Ниндидер исемлектә булу-булмавыбызны үзебез дә белмибездер. Әмма ул исемлекләрнең барлыгын беләбез.
Әгәр сине ниндидер исемлеккә кертмәгәннәр икән, димәк, син кемнеңдер кара исемлегендә. Ягъни, син гаделлек эзләп йөрүең белән кәкре-бөкре күңеллеләрнең юлына аркылы төшкәнсең. Алар тирәсендә бытбылдыклар көтүе, ә син ялгызың.
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Сәхнәдә барганны аңлау өчен аның ачкычын «Алдавыч көзгеләр патшалыгында» әкиятеннән эзләргә кирәк. Шуңа да көзге спектакльдә структура ясаучы образ булып тора. Тормышның чагылышы спектакль-төштә субъектив һәм чынбарлыктан ерак тора. Күпчелекнең кабул итү фокусы куркудан яки идеологиядән бозылган, бары тик Оля гына күчәреннән ычкынып барган дөньяны ачык күңел белән тәртипкә салырга азаплана. Университеты тоталитар дәүләт символына әверелгән, аның коридорларында тере тормыш сүнеп бара, кешеләр күләгәләргә әверелгән.
«Спектакль милли түгел!» - дип, «аңламадым» дип мөһер сугучылар булды. Алар өчен әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинованың җавабын китерәм: «Миңа „Әлмәт театрында милли тема ничек чагыла?“ - дигән сорау бирделәр. Җавап бирәм — азактан репрессияләнгәннәр исемлеге чыга, анда күпме татар фамилиясе! Ә Евгения Гинзбургның татар җире белән бәйләнешен аңлатып торасы да юктыр».
Евгения Гинзбург — күренекле язучы Василий Аксеновның әнисе, репрессияләнгән журналист, язучы.
ххх
«Көзге сере» спектакле беренче чиратта репрессия елларына бәйле дип каралса да, анда бүгенге җәмгыятебезне күрәбез. Җәмгыятебез исемлекләрдән тора. Йә кертәләр сине исемлеккә, йә сызалар, Йә бар син ул исемлектә, йә юк. Җәмгыятькә түгел, хәтта театр дөньясына да кирәкми үз фикере булганнар. Вазифа биләгән кемсәгә ошамыйсың икән, исемлектән сызалар да куялар. Бытбылдыклар белән уңайлырак ләбаса. Театр дөньясында диюем… Россиядә иң билгеле театрларның берсе - Әлмәт театры аңларга теләгән кешегә аңларлык итеп әйтте.