«Сөй гомерне, сөй халыкны»: авторлыгы чуалган шигырьнең табылу тарихы да буталчык
Башта Тукайныкы буларак теркәлгән шигырьнең чын авторы - Сәгыйть Сүнчәләй. Әмма шигырь тарихының дәвамы да бар булып чыкты. Хәбәрчебез шигырьнең табылу тарихын ачыклый.
Һәр татарга яхшы таныш шигырь, әйеме? Кем өчендер ул Габдулла Тукай шигыре булып калды, кем өчендер Сәгыйть Сүнчәләй шигыре. Баксаң, шигырьнең язылу авторлыгы гына түгел, табылу авторлыгы да серләргә бай икән.
«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын».
Әлеге дүртьюллыкның тарихы белән бәйле беренче эпизод:
Ул Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләреннән алынды.
«Иртән артист Кулалаев белән Тукай килеп керделәр. Кулалаев миңа карап:
— Волжская, нигә сезнең күзләрегез кызарган, әллә берәр хәл бармы? — диде.
Мин аларга кичәге вакыйганы сөйләдем. Тукай бер сүз дә дәшми утырды да, бер кәгазь алып, нәрсәдер язды, язуны минем алдыма китереп куйды. Мин укыдым һәм шунда ук көлемсерәп:
— Рәхмәт, Габдулла әфәнде! — дидем. Ул миңа түбәндәге шигырьне язган иде:
Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле,
Тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән,
Мыскыл ишетсәң, вак диген,
Таптасыннар, хурласыннар,
Тик җаның хурланмасын.
Миңа бу шигырь шулкадәр татлы һәм шулкадәр ямьле күренде, мин үземне яңа анадан туган кебек хис иттем. Хәсрәтләрем таралды, ул миңа яңа көч, яңа куәт бирде.
Күп вакытта Тукай безнең хәсрәтләребезне шулай бүлешә иде…»
Аскы сылтамада мондый аңлатма бирелгән: Озак еллар буе Г.Тукай әсәре саналып килгән бу шигъри юлларның авторы Тукайның якын дусты шагыйрь С. Сүнчәләй (1989-1937) икәнлеге филология фәннәре докторы Зөфәр әфәнде Рәмиев тарафыннан исбатланды. (Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: әдәби-нәфис, документаль, биографик җыентык. «Җыен» нәшриятының «Шәхесләребез» сериясеннән. 2012 ел).
Әлеге дүртьюллыкның тарихы белән бәйле икенче эпизод:
Әдәбиятчы галимә Лена Гайнанова: «…дүртьюллык шигырь беренче тапкыр Ижевск шәһәрендә чыккан „Ленин юлы“ газетасында С.Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләре эчендә басылган. Шигырь текстының күчермәсен 1941 елның 21 гыйнварында Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтына шагыйрь Сибгат Хәким тапшыра (Тукай шигыре дип инанып, әлбәттә). Шигырь «Совет әдәбияты» журналының 1946 елгы 4нче санында басылган. Тукай турында замандашларына кертелгән (1960). Аннары Тукайның 100 еллык юбилеена багышлап чыгарылган „Тукай турында истәлекләр“ (1986) китабында дөнья күргән. Р.Гайнанов С.Хәким дә Тукайныкы дип инанган бу дүртьюллык шигырьне матбугатта дүрт тапкыр басылганнан соң гына үзе төзегән томлыкларга кертә».
Әлеге дүртьюллыкның тарихы белән бәйле өченче эпизод:
Шагыйрь Булат Ибраһимов: «Шигърияткә битараф булмаучылар арасында да «Сөй гомерне, сөй халыкны…» дигән шигъри юлларны Тукайныкы дип йөрүчеләр бардыр. Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев 1912 елда «Йолдыз» газетасында Сүнчәләйнең «Яшә!» исемле шигыре басылуын әйтә. Әлеге дүртьюллык 40нчы еллардан башлап Тукай томлыкларында «Ходаның» сүзе урынына «халыкның» дигән варианты белән кертелеп, аерым шигырь булып яши башлый.
Томлыкларга ул беренче артисткабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләренә нигезләнеп кертелгән була. 1908-1909 елларда артисткага, спектакльдән соң өенә кайткан чагында, кадимчеләр һөҗүм иткән була һәм бу вакыйганы ул Тукайга сөйли. Тукай шул чак аңа җавап итеп, артисткабызны тынычландырып, Сүнчәләйнең дүртьюллыгын юллый. Шушы буталчыклар нәтиҗәсендә күпчелек укучылар «Сөй гомерне, сөй халыкны…» юлларының авторы Тукай дип уйлап йөри, асылда бу шигырьнең авторы Сәгыйть Сүнчәләй булуына бернинди дә шик юк. Әдәбият укытучылары, матбугат вәкилләре, әдәби сайтлар, социаль челтәрләрдә иҗади төркемнәрне булдыручылар бу фактка игътибар итсәләр иде». («Татарлар» газетасы, 2019 ел, август).
Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын» дигән мәгънәле гыйбарә бар. Без аны Тукай сүзләре дип йөрдек. Ул аның томлыкларына да Тукайныкы дип керде. Зөфәр абый Рәмиев ХХ гасыр башы матбугатын өйрәнү нәтиҗәсендә әлеге сүзләрнең Сәгыйть Сүнчәләйнеке икәнлеген ачыклады». («Татар-информ» хәбәрчесенә бирелгән комментарий).
Әлеге дүртьюллыкның тарихы белән бәйле дүртенче эпизод:
Әдәбиятчы галимә Лена Гайнанова: «Филология фәннәре докторы, әдәбиятчы-галим Мәсгут абый Гайнетдинов (1929-2016) Урта Азиядән Казанга кайткач, безнең институтка башта лаборант булып урнашты. Нил Юзеев аңа бик мөһим эш йөкләде. Университет китапханәсендә булган газета төпләмәләрен өйрәнеп, әдәбиятка кагылышлы әсәрләрнең библиографиясен төзергә тиеш иде. Байтак газета төпләмәләрен рәттән актарып, очраган әсәрләргә характеристика язып, авторларын күрсәтеп, ничәнче елда, газетаның кайсы саннарында басылуын да әйтеп башкарылган бу зур эш (арада „Йолдыз“ газетасы да бар, әлбәттә), әдәбиятчыларга ярдәмлек булсын дип, машинкада бастырылып, төпләмәләр итеп ясалып, 1 нөсхәсе институт архивына алынып, 1 нөсхәсе гел Зөфәр Рәмиев өстәлендә ятты. Димәк, „Сөй гомерне…“ дүртьюллык кергән „Яшә!“ дигән шигырьне Мәсгут Гайнетдинов тапкан булып чыга».
Шигырьнең тулы варианты:
Яшә!
Көл - көлалсаң, янма юкка, шат яшә – шат булса җан,
Ал бәхеттән тәм, рәхәтлән, качма якты дөньядан!
Иң кадерле чак – хәзерге хәл! Сөялсаң – сөй, яшә,
Тор – гөлең шиңмәс борын. Әйдә, гомердән файдалан!
Каршыла сөйнеп ни бар рәхмәтне – иңсә Тәңредән!
Мәңге күзлек аркылы бак дөньяга – төшмә түбән!
Нинди эштән булса да, күңлең җуансын – үлмәсен!
Гел исер хезмәт белән, дустлар белән, ямь-тәм белән!
Яшь түгәргә көч кирәкми, гел җылау, әрнү – һөнәр
дип саналмый. Яшь гомер тормас терәлеп, ул үтәр!
Җәйге ямьнәр, җәйге нурлар бар чагында бик рәхәт!
Җәй – гомер, ул тиз үтәр, салкын, газаплы көз җитәр.
Сөй гөмерне, сөй халыкны, сөй Ходаның дөньясын!
Без үләрбез, билгеле. Тик үкенечкә булмасын!
Киң күңелле бул! Чыда мыскыл ишетсәң – “вак!” диген!
Таптасыннар, хурласыннар! Тик җаның хурланмасын!
Сәгыйть Сүнчәләй “Әсәрләр һәм хатлар”, Татарстан китап нәшрияты, 2005.
P.S. Тукай исеменә бәйле, барыбыз да яратып куллана торган бер гыйбарә бар: «Без — Тукайлы халык!» Ә бит бу сүзләрнең дә авторы бар, укучым! Без аны хәтердән генә чыгарганбыз.
«Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без — бәхетле, без — шагыйрьле халык
Без — Тукайлы халык мәңгегә!» — дип язган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Без — Тукайлы халык» поэмасында (поэма 1985-2000 еллар аралыгында язылган).
Без бу хакта онытырбыз. Ә галимнәр киләчәктә ачыш ясар…