Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

С витаминын артык күп эчүнең нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
С витаминын артык күп эчүнең нинди куркынычы бар?
"Татар-информ" архивы

Табиб-терапевт, токсиколог Алексей Водовозов С витаминын артык күп эчүнең нәтиҗәсе турында сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, аскорбин кислотасының тискәре йогынтысы бик аз. Ләкин кайсыбер очракларда С витаминын артык күп эчү начар нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости яза.

«Заманча күзаллаулар буенча, иң күбе тәүлегенә 2000 мг (2 г) санала. Шушыннан да артык куллану күңел болгану һәм эч китү китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, озак вакыт дәвамында С витаминын шул рәвешле эчкәндә, бәвелнең рН күрсәткече үзгәрү ихтимал. Бу исә бөерләрдә таш формалашуга китерә, аеруча ир-атларда», – ди Водовозов.

Токсиколог сүзләренчә, организмга С витамины җитмәсә, кешедә цинга авыруы – авитаминозның специфик төре башланырга мөмкин. Бу авыру вакытында теш казналыгына зыян килә, тешләр төшә, коллаген ясалу процессы бозылу сәбәпле, яралар озак төзәлә.

Водовозов сүзләренчә, С витаминын куллануның тәүлеклек дозасы 50-110 мг күләмендә киңәш ителә. Шул күләмдә аскорбин кислотасын эчү организмда С витамины җитмәү яки артып китү белән бәйле борчуларны булдырмаска ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

  • С витамины җитмәүнең билгеләре нинди? Башка витаминнардан аермалы буларак, ул организмда озак тоткарланмый, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100