Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

С витамины җитмәүнең билгеләре нинди?

Башка витаминнардан аермалы буларак, ул организмда озак тоткарланмый.

news_top_970_100
С витамины җитмәүнең билгеләре нинди?
pixabay.com

С витамины организм дөрес эшләсен өчен мөһим. Башка витаминнардан аермалы буларак ул организмда озак тоткарланмый. С витаминының көнлек нормасы ир-атлар өчен 90 мг, хатын кызлар өчен 77 мг. Әгәр тәмәке тартасыз икән тагын 35 мг өстәргә кирәк, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

С витамины дефициты билгеләре:

С витамины җитмәгәндә тән бик тиз күгәрә, яралар озак төзәлә. Шулай ук бу витамин җитәрлек булмаган тире дә төссез, җыерчыклы була.

Тагын бер билге — теш уртлары канау.

Буыннар авырту да С витамины дефициты нәтиҗәсе. Чөнки бу витамин бик көчле антиоксидант, ул җитмәгән очракта организмда ялкынсыну һәм авырту барлыкка килә.

С витамины җитмәгәндә чәчләр акрын үсә, коела.

Еш салкын тиеп авыру, грипп та бу витамин дефициты турында сөйли. Ул йогышлы авырулар белән көрәшә торган лейкоцитлар эшләп чыгаруны активлаштыра.

Әгәр төнлә яхшы йоклап та, көне буе йокымсорап, хәлсезләнеп йөрисез икән, С витамины дефициты булырга мөмкин. Кәһвә эчкәнче берәр әфлисун яки киви ашап куегыз.

Организмга тимерне үзләштерү өчен дә С витамины бик мөһим. Тимер җитмәгәндә анемия барлыкка килергә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100