Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәрдекбаш авылы фельдшеры турында халык: «Авылыбызда ковид таралуга юл куймады»

Узган ел барлык медицина өлкәсе белгечләре өчен сынау елы булды. Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлеге фельдшеры Эльмира Газина өчен дә икеләтә җаваплы чор булган ул. «Авылыбызда ковид таралуга юл куймады, вакытында дөрес итеп дәвалады», — дип рәхмәт укый аңа авыл халкы. 

news_top_970_100
Сәрдекбаш авылы фельдшеры турында халык: «Авылыбызда ковид таралуга юл куймады»
Эльмира Газинаның шәхси архивыннан

Унсигез ел Кукмара үзәк хастаханәсе стационарында эшләп, туган авылы Сәрдекбашка фельдшер булып кайткан Эльмира апа тыйнакларның да тыйнагы булып чыкты. Җаваплы хезмәте турында сорашырмын дип шалтыраткач: «Сез нәрсә инде, мин ул хәтле нәрсә эшләгән. Минем алай язарлык дәрәҗәләрем юк», — дип аптырап та калды. Ә менә авылдашларының аның турында яратып һәм горурланып сөйләүләре моның киресен дәлилли.  

«Авыл фельдшерларының документ эше күп» 

Эльмира Газина инде 33 ел медицина өлкәсендә эшли. Кечкенә вакытта ук спектакльләрдә табибә ролен башкарып, курчаклар дәвалап үскән кызга киләчәк һөнәрен сайлаганда озак уйланып торасы булмый. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга Можга медицина көллиятенә укырга керә ул. «Укыган вакытта практиканы бик әйбәт белә идем мин. Системалар кую, уколлар ясау, кан алу кебек процедураларны гел „бишле“ билгеләренә биреп бардым. Шуңа күрәдер, хәзер дә дәвалау эшен, кеше белән аралашуны бик яратам. Ләкин бүгенге көндә авыл фельдшерларының документ эше бик күп», — дип башлады сүзен Эльмира ханым. 

1988 елда диплом алып, Эльмира Газина Кукмара үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә эшкә урнаша. Унсигез ел буе туган авылыннан Кукмарага 30 километр араны йөреп эшли. «Ул вакытта район үзәгенә автобуслар гына йөреп торган вакыт. Машиналар берән-сәрән генә үтә. Сәгать дүрттә башланасы төнге смена алдыннан өйдән сәгать уникедә үк чыгып китә идем. Күпләп мал-туарын да тоттык. Гаилә, балалар да игътибар сорый бит әле. Ничектер җитешкәнбез инде барысына да», — дип сөйли ул.  

Стационарда эшләү дә аерым батырлык сорый торган хезмәт. Иң авыр очраклар кеше үлемнәре белән, кемгәдер ярдәм итә алмавың белән истә кала, үкенечле була. «Төрле вакытлар булды. Үлгән кешеләрне хәзерге кебек шунда ук моргка төшерү юк әле ул вакытта. Бер карт кына әби вафат булгач, якыннарына бу кайгылы хәбәрне җиткердек тә, килеп алуларын көтә башладык. Аны ул төнне килеп алучы булмады. Без бер шәфкать туташы белән, төне буе тәрәзәдән карап, мәетне саклап чыктык.

Тиз арада ярдәм күрсәтергә, ясалма сулыш алдырырга туры килгән вакытлар була. Андый вакытта салкын акыл ярдәмгә килә. «Йөрәгегез таштыр сезнең, кызлар, ничек эшлисез сез монда?» — дип гаҗәпләнә иде кайвакыт авырулар. 

Аз гына хирург, ортопед, лор, психолог…

Сәрдекбаштагы фельдшер лаеклы ялга киткәч, Эльмира ханымга эшкә туган авылына кайту мөмкинлеге ачыла. Авылдаш кызларын халык бик җылы кабул итә, сөенеп каршы ала.

Ул бүгенге көндә Сәрдекбаш авыл җирлегенә керүче өч авыл — Сәрдекбаш, Уразай һәм Каенлык авылларына хезмәт күрсәтә. 2019 елда Сәрдекбашта яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Эльмира апа авылдашларын чиста, якты, заманча ремонтланган бүлмәдә кабул итә. Ак халат киеп алгансың икән инде, авыл халкы өчен син табиб. Эльмира Газинага да бөтен зарларны тыңларга, аз гына хирург, ортопед, лор, психолог һәм тагын әллә нинди белгечләр булырга туры килә. Дөрес диагноз куеп, вакытында район хастаханәсенә юллама бирә ул. Уколлар кую, дарулар белән тәэмин итү, диспансеразация вакытын контрольдә тоту — барысы да авыл фельдшеры вазифасы. Әле өйгә кайткач та Эльмира ханымның эше тәмамланмый, киңәш сорап күрше-күлән, туган-тумача килеп китә яки төнге йокысын телефон шалтыравы бүлә.

«Эльмира Газина — районыбызның тәҗрибәле, хөрмәтле фельдшеры. Аның кебек үз эшенә җаваплы караган, һәр авыру өчен кайгырып, эшенә җаны-тәне белән бирелеп эшләүче белгечләр сирәк була. Күрше авылларда яңа гына эшкә керешкән белгечләр бар. Аларга да үзенең киңәшләре белән булышып, ярдәм итеп тора. Эльмира Газинаның Кукмара үзәк хастаханәсендә эшләп китүе дә тәҗрибә тупларга ярдәм иткәндер. Бүген ул барлык фельдшерларга үрнәк. 2019 елда яшь фельдшерларны чакырып, аның эш участогында районкүләм семинар уздырдык, — дип сөйли Эльмира ханым турында Кукмара үзәк хастаханәсенең өлкән фельдшеры Ләйсән Әкбәрова. — Фельдшерларыбыз коронавирус чорында да алны-ялны белми хезмәт куйдылар. Берсе дә безгә коронавирус иярә дип куркып ятмады, һәр авыруга йөгереп бардылар. Кичекмәс очракларда авыруларны шәхсән үзләре район хастаханәсенә алып килделәр. Аларның барысына да бик зур рәхмәт». 

«Аюдан калдым, бүредән калдым, ковидтан да калдым»

Чыннан да, коронавирус «бу авыл кешесе бит әле» дип беркемне дә аерып тормады. Авыл җирендә дә авыру йоктыру очраклары булып торган. Аеруча узган елның җәй уртасын авыр чор дип искә алалар. «Безнең Эльмира авылыбызда ул зәхмәткә җәелергә ирек бирмәде. Авырган кеше янына йөгереп барып, чирне башында ук эләктереп, дөрес итеп дәва бирде», — дип сөйли Эльмира ханымның авылдашлары.

Рузалия Якупованы үпкә авыруы декабрь аенда аяктан еккан. «Бик каты авырдым. Эльмира бик яхшы итеп тыңлый ул. Үпкәгә төшеп җиткәнме, юкмы икәнлеген шунда ук аңлый. Бу юлы да өйгә кереп, күземә карау белән хәлемнең мөшкеллеген күреп алды. Кичекмәстән томография үтәргә җибәрде. Аның нәтиҗәләре үпкәмнең шактый зарарланган булуын күрсәтте. Үз-үзе турында уйлап тормыйча, һәр көнне килде, тиешле уколларын салып, дөрес итеп дәвалады. Хастаханәгә ятарга туры килмәде, Аллаһка шөкер, өйдә генә терелеп аякка бастым. Бик мәрхәмәтле, үз эшенә җаваплы карый торган, акыллы безнең фельдшерыбыз. Шәхсән үз исемемнән дә, авыл халкы исеменнән дә рәхмәт әйтәсем килә аңа», — ди Рузалия ханым. 

«Октябрь аенда температурам бик югары күтәрелде. Авызым бер тәм белмичә, хәлсезләнеп ике ай яттым. Мин алай анализлар биреп йөрмәдем. Эльмира килеп тыңлау белән, „үпкәңә төшмәгән“ диде, мине даими өйгә килеп дәвалады. Сөбханаллах, аякка бастым. Ковид булгандыр, дим. „Аюдан калдым, бүредән калдым, ковидтан да калдым“, — дип көлдереп йөрим хәзер барысын да. Үз өстенә җаваплылык алудан курыкмый. Авылыбыз халкы бик хөрмәт итә аны. Кирәк булу белән минутында килеп җитә торган, ачык күңелле, ярдәмчел табибыбыз булуга сөенәбез», — ди исемен язмавымны үтенгән бер ханым.

Вирус үзе Эльмира ханымның тәвәккәллегеннән куркып калган булса кирәк. «Авыру миндә симптомсыз гына үтеп киткән, ахры. Антитәнчекләргә анализ тапшыргач кына ковид белән авырган булуымны аңладым. Гаиләм дә чирне җиңелчә генә үткәреп җибәрде», — ди ул. 

Авыл халкы өчен районнан коронавируска каршы вакцина кайтарыла. «Үзләре сораган биш кешегә ясалды. Әмма әлегә авылларда вакцина ясатырга теләүчеләр күп түгел. Аның ышанычлы икәнлеген аңлагач, теләүчеләр артыр дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Эльмира Газина.

Бүген авыл халкының күбрәк йөрәк, кан тамыры авырулары, кан басымы белән интегүләрен әйтеп үтте Эльмира ханым. Сезон вакытында салкын тиеп авырулар, өлкәннәргә аяк-куллары сызлау белән очрашырга туры килә. Күп еллар әлеге өлкәдә эшләү дә үзенекен иткән — авыл фельдшеры кемдә нинди диагноз икәнен, кемгә нинди дәва килешәсен дә белә. «Җитди авырулар вакытында Кукмара табибларына яки түләүле табибларга барып тикшеренәбез. Алар куйган диагноз Эльмираныкы белән тәңгәл килә. Шулхәтле белемле ул», — дип мактый фельдшерларын халык.

«Сез нинди бәхетле, Эльмирагыз бар»

Авыл фельдшерының сменасы беркайчан да төгәлләнми. Көнме ул, төнме, Яңа ел каршы аласыңмы син, мунча керәсеңме, авыру синең эшең беткәнне көтеп тормый. Андый шартларда эшләгәндә гаиләң тарафыннан аңлау сорала.

Газиннар гаиләсе — авылның иң үрнәк гаиләләренең берсе. «Аның тормыш иптәше дә Эльмираның үзе кебек үк ярдәмчел һәм тәвәккәл. Шул минутында килеп җитәләр, машиналарына утыртып, хастаханәгә дә үзләре илтеп куялар. Үзенең күрше егетенә генә кияүгә чыгып, тормыш корып җибәрде Эльмира. Ике акыллы күрше кавышып куйды. Бөркет кебек өч ул тәрбияләп үстерәләр. Берсе башлы-күзле булды инде, гаиләсе белән Казанда яши. Бик күркәм, сокланып карый торган гаилә», — дип сөйләде Рузалия ханым. 

 «Бик ашыгыч очраклар булганда кызу йөри торган машина йөртүче кирәк. Кемне эзлим инде, иремне алам да, чыгып чабабыз. Аның белән миңа җайлырак та әле. Ул кайбер очракларда миңа караганда да тизрәк эшли. Күптән түгел бер бала аңсыз ята дип чакырдылар. Килсәк, баланы әбисе йокы бүлмәсенә алып кергән дә, өшкереп утыра. Ирем әбиеңне кырыйга сыпырып кына алып атты да, күтәреп алып чыгып, баланы залга салды, беренче ярдәм күрсәтергә ярдәм итте. Мунчада ис тигән булган сабыйга», — ди Эльмира ханым.

«Фельдшерыбыз каенанасы белән каенатасын да тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Аларның йорты хәзер төп йорт кебек инде. Бәйрәмнәр җитсә, йортларына кунак кайтып тула. Аларга күрсәтелгән кадер-хөрмәт… Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Шундый тырыш, уңган гаиләдә искиткеч тәртипле өч егет үсүе дә гаҗәп түгел, — дип сөйләде улларының укытучылары Гөлсөяр ханым. — Ә Эльмираны шарт итеп үз сүзен әйтә белүе өчен бик хөрмәт итәм. Бу ничек була икән дип уйланып торганы юк аның.

Безнең авылыбыз гомер-гомергә фельдшерлардан уңды. Эльмирага кадәр эшләгән Хөррия Шакирова, Сания Сәгдиева һәм Гүзәл Шакированы да искә алып үтәсем килә. Аларның күзәтүе астында йөреп, өчесендә өч бала таптым мин. Эльмира эшли башлагач та бер бәби табасым килеп калды, яшем генә картаеп китте шул.

Бәләкәй генә берәр җиребез авыртса, кан басымы күтәрелсә, баш авырта башласа, аңа шалтыратабыз. Беркайчан да вакытын кызганганы, киңәш бирмичә калганы юк. Эльмираның характеры да ир-атларныкы кебек. Ул әйткәнгә чын күңелдән ышанасың, тынычланасың. Шулай дөрес икәнлегенә, барысы да яхшы булачагына бер шигең дә калмый. Табиб кына түгел, яхшы психолог та әле ул.

Эльмира авыл тормышында бик актив катнаша, авыл үзэшчәннәре көче белән әзерләнгән концертларда сәхнәдә дә чыгыш ясый». 

Менә шулай янәшәләрендә ярдәмче фәрештәләре булуга сөенеп яшәп ята Сәрдекбаш авылы халкы. «Сез Эльмирагыз булу белән ничек бәхетле», — дип әйтә безгә башка авыл кешеләре, ди алар.

Авыл фельдшеры сөйләгәннәрдән…

  • Төнге сәгать ике. «Баланың тыны бетә, сулый алмый», — дип шалтыраттылар. Андый очраклардан мин бик куркам. Йокымнан айнып, ничек чыгып чапканымны үзем генә беләм. Килсәм… Баланың әтисе йокысыннан уянып, чәй эчеп утыра…
  • Төн уртасында бер авылдашым шалтырата. «Кан басымым югары, килеп кит әле», — ди. Борчылдым инде, төнге чакырулар болай да бик шомландыра алар. Килсәм — апаның кан басымы — 140, минекен үлчәп карыйбыз — 170. «Кем-кемне дәвалый инде хәзер, апа?» — дим. 
  • Төнлә бер апа кан басымым югары дип шалтырата. Кирәкле даруын эчәргә, аз гына көтәргә куштым. Төнге икедә апа миңа телефоннан бөтен авыл яңалыкларын сөйләп чыкты… «И, карале, синең белән телефоннан сөйләшкәч, хәлем җиңеләйде дә куйды. Син килеп йөрмә инде, яме», — ди. 
  • Өйгә бер ир кеше килеп керде. «Юлда бер дустыбызның хәле начарланды», — ди. Барсак, берничә ир-ат теге «авыру»ны машинадан төшереп, җиргә сузып салганнар да, ясалма сулыш алдыралар. Йөрәгенә массаж ясыйлар. Барысы да салмыш. Карасам, шактый тотып алган «авыруыбыз» рәхәтләнеп йоклый. Ә дуслары аны инде икенче дөньяга киткән дип уйлаганнар. Теге мескен ничә көннәр кабыргаларына чыдый алмыйча йөрде. «Ярый әле син килгәнсең, Эльмира, кирәкне биргән булырлар иде болар минем», — дип рәхмәтләр дә әйтте әле. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100