Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәмруг маҗаралары: экскурсовод шабашник һәм киноактер булмый калган сакчы

«Зөләйха» телесериалы төшерелгән шәһәрчек - Сәмругта хәзер экскурсияләр уздыралар икән. Кемнәр уздыра икәнен белешер өчен без дә Лаешка юл тоттык.

news_top_970_100
Сәмруг маҗаралары: экскурсовод шабашник һәм киноактер булмый калган сакчы
Салават Камалетдинов

Сәмругка юл тотарга уйласагыз, «иске» юл белән анда эләгеп булмавын белеп торыгыз. Күпердә ремонт ясыйлар икән, шуның өчен әйләнгеч юлдан барасы була.

Экскурсовод көндез шабашкада эшли

Машинаны калдырып, урманны узып, таудан төшкәннән соң күзгә ташланганы шул: ашханәгә терәтеп куелган кызыл эскәмиядә эленеп торган такта. Ак тактага кызыл буяу белән: «Экскурсия по домикам, фото», — дип язылган, вак хәрефләр белән «к охране» дип өстәп куелган. Икенче тактада баракларны карауның хакы 50 сум булуы язылган. Эш көнендә иртән экскурсия узарга теләүче булмас дип уйлаганмы ул экскурсовод, урынында юк иде. Бәлки сакчы белән бергә утырадыр, дип уйладым һәм сакчы «йорты» янына килдем.

Будка янында мотоцикл тора, эчтән музыка тавышы ишетелә. Тәрәзәгә шакыдым, бер абый килеп чыкты. «Исәнмесез! Экскурсия алырга теләгән идек», — дим бу абыйга. «Ул бүген юк, кич сәгать бишләрдән соң гына килә, чөнки көндез шабашкада эшли. Ял көннәрендә озаграк була», — диде сакчы.

Сакчы абыйдан экскурсоводның номерын бирүен сорадым. Ул башта үзе аңа шалтыратты һәм трубканы миңа сузды. «Исәнмесез! Экскурсия үткәрүегезне теләгән идек». Игорь исемле егет кич сәгать дүрттән соң экскурсия узу мөмкинлеге булуын әйтте. Мин аны көне буе көтеп утыра алмыйм ич. «Алдан шалтыратыгыз, вакытын килешербез», — диде.

Сакчы Виктор абый Сәмругта тагын бер экскурсоводның булуын әйтте. Музей җитәкчесе булган ханым автобус белән килүче туристларга экскурсия уздыра икән, тик ул да отпуск алган. Сакчы Виктор фикеренчә, теге егет кызыграк һәм күбрәк сөйли, чөнки ул сериал төшергәндә массовкада үзе катнашкан. Экскурсовод ханым детальләргә бик бирелеп тормый икән. Экскурсияләрне алучылар да күп түгел, ди.

«Монда нинди экскурсия үткәреп буладыр, белмим»

Без сөйләшеп торган арада кешеләр тавышы ишетелде. Эш көнендә иртәнге якта Сәмругны карарга теләүчеләр без генә түгел. Ике баласын иярткән ата-ана күренде. Алар бирегә Чиләбедән килгән икән. Сериалны карамасалар да, Татарстан буйлап сәяхәт иткән вакытта бу җирлекне карап китәргә булганнар. Казанда булганнар, ханым шәһәрнең бик чиста булуын аерып әйтте.

Экскурсия өчен акча түләргә әзерме алар? «Биналарның эче бик кызыклы түгел, минемчә. Керү өчен 50 сум түләү — символик сумма. Бу биналарны төзекләндереп тору өчен акча кирәк, әлбәттә, дәүләт аны кайгыртмас. Экскурсиядән кергән акча биналарны төзекләндерү өчен кулланыла икән, бик әйбәт, ә кемнеңдер кесәсенә кереп барса, ул бөтенләй башка хәл», — дип сөйләде гаилә башлыгы.

Бу гаилә белән саубуллашкан гына идек, биредә тагын туристлар күренде, ул гаилә Яшел Үзәннән монда беренче тапкыр килгән. Бер егеттән экскурсиягә карата фикерен сорадым. «Монда нинди экскурсия үткәреп буладыр, белмим. Ул ниндидер элеккеге бистә булса, экскурсия урынлы булыр иде, ә декорацияләр буйлап экскурсия уздыру нигә кирәк? Эчләрендә карарга әйбер юктыр дип уйлыйм, мин экскурсия алмас идем», — дип сөйләде егет.

Анда карарга әйбер юк дигәннән, барлык бинаның идәне дә юк әле, аларның ишеген дә ачып тормыйлардыр. Зәңгәр чәчәкле ак пәрдә белән ябылып бетмәгән тәрәзәләрдән барысы да күренеп тора. Ашханә, клуб һәм комендант бүлмәсендә идән бар, бәлки, тагын берәрсендә бардыр, тәрәзәдән карарга буем җитмәде. Бөтен ишеккә дә йозак эленгән. Шабашник егеткә ул йозакларның ачкычын кем биргән икән?

«Гыйнвар аеннан бирле хезмәт хакын түләгәннәре юк»

Күренеш таң калырлык, әлбәттә. Кеше дә юк, тынлык, дулкын тавышы гына ишетелә. Теге сакчы абый балык тотарга төшеп утырган. Күңелсездер аңа, барып сөйләшеп килим дип, яңадан янына килдем.

Ул абзый эшкә чыккан көннәрне шулай балык тота икән, үзе Лаештан килеп йөри. Бер тәүлек буе дежурда тора да, өч көн ял итә. Бүген балыктан да уңмаган, корбан балыгы эләкмәгән. Иртәнге сәгать дүрттән кармакларын куйган булган, суалчаннары да исән. Пристань астындагы ятьмәгә бер балык ялгыш килеп эләккән. Анысы да мәче карынына гына булачак.

«Монда матур, Төркия якын да тормый. Балык та капса, тагын да әйбәт әле», — ди сакчы.

Туристлар күп киләме, дигән соравыма Виктор абый: «Советлар вакытында мавзолейда азрак булгандыр», — дип җавап бирде. Ул үзе «Зөләйха»ны карамаган, тик төшергән вакытта массовкада катнашу мөмкинлеге булган. «Массовкада төшү өчен язылган идем. Икенче көнне аяк киеме, гимнастерка киеп карар өчен барып йөрисем килмәде дә, катнашмадым», — дип сөйләде ул. Киноактер булмый калган бу сакчы абый.

Аннан сакчы булып килгән Сәмругка. «Кичен берәр кием кибетеннән реклама төшерергә киләләр. Кызлар киемнәрен алмаштырып, суга кереп фотога төшә. Төнлә яшьләр йөри, тәрәзәләрне ватып бетерәләр, эчкә кереп тәмәке тарталар. Аннан соң без такталарны кадаклап йөрибез, тәрәзәләрне төзәтәбез. Безгә эшебез өчен акча түләүче генә юк. Гыйнвар аеннан бирле хезмәт хакын түләгәннәре юк. Президентка хат язган идек, аннан бер җавап та килмәде», — дип сөйләде сакчы Виктор.

Башка эш тә булмагач, хезмәт хакын көтә инде Виктор абый. Аларга хезмәт хакын түләүгә кемдер күзләрен йомган бугай. Экскурсия турында сөйли алмадым, бәлки, сакчы абый өчен файда булыр бу язмадан.

Без китәргә җыенганда тагын бер машина килеп туктады. Егет белән кыз Казаннан килгән. Яшьләр әзерләнеп килгән: «Зөләйха»ның китабын да укыганнар, сериалны да караганнар. Китапны күбрәк ошатканнар. Аларның Сәмругка беренче тапкыр килүе икән. «Җирле кешеләр экскурсия уздырса, күпме түләргә әзерсез?» — дип сорадык. Егет ике йөз сум түләргә әзер булуын әйтте. Аска төшеп, үзе барысын да карагач, егетнең фикере үзгәргәндер дип уйлыйм.

Репортаж чыкканнан соң…

Репортаж чыкканнан соң, Лаеш районының матбугат хезмәте белән элемтәгә кердек. Алар әйтүенчә, Сәмругта законсыз рәвештә экскурсияләр уздыруга чик куелган. «Ул башка экскурсияләр үткәрми. Безгә ул эш турында кичә билгеле булды һәм тиешле чаралар күрелде. Илле сумга өйләрне ачып күрсәтү законлы түгел иде. Музей тарафыннан оештырылган экскурсияләр гамәлдә кала, чөнки ул акча Татарстан республикасының бюджетына бара», — дип белдерде матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100