Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева вафат: Гадел Вафин кайгы уртаклаша, Ростислав Туишев гафу үтенә

Кайгынамәдә мәрхүмәнең талантлы җитәкче, яхшы белгеч булганы билгеләп үтелә.

news_top_970_100
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева вафат: Гадел Вафин кайгы уртаклаша, Ростислав Туишев гафу үтенә
Кичә Татарстанның медицина җәмәгатьчелеге өчен кайгылы хәбәр килеп иреште: республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева 52 яшендә вафат булды. Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бу уңайдан Елена Шишмареваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

“Татарстанның сәламәтлек саклау министры, министрлык аппараты һәм медицина җәмәгатьчелеге Елена Ивановнаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның белән бергә эшләүчеләр аны бик яхшы белгеч, искиткеч яхшы оештыручы, талантлы җитәкче буларак белә. Хезмәттәшләре аның турында якты истәлекне мәңгегә саклаячак...”, - дип белдерә Гадел Вафин.

“Елена Ивановна өлкән хисапчыдан министр урынбасарына кадәр юл үткән кеше. Төрле елларда Медицина иминиятләштерү компаниясендә, Республика клиник хастаханәсендә баш хисапчы, Республика хастаханә кассасының финанс идарәсе башлыгы, Татарстанның Финанслар министрлыгының максатчан (бюджеттан тыш) фондлар белән идарә департаментының бүлек башлыгы урынбасары, “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең план-икътисад идарәсе башлыгы, “Мәҗбүри медицина иминияте фонды” учреждениесе башкаручы директорының икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары булып эшләгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләгән чорында Елена Шишмарева үзен тармак мәсьәләләрен яхшы белүче, төрле министрлык һәм ведомстволар, оешмалар арасында үзара бәйләнешләрне алып баручы профессиональ һәм инициативалы оештыручы итеп күрсәтте. Елена Ивановна Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасының, “2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау үсеше” дәүләт программасының гамәлгә ашырылуын контрольдә тотты. Елена Шишмарева җитәкчелегендә “юл картасы” чаралары планы нигезендә, медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру буенча эш башкарылды. “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыруда катнашты. Елена Ивановна Казан, Чаллы һәм Әлмәттә “Татарстан стандарты – дустанә сырхауханә” проектын гамәлгә кертүдә катнашты”, - диелә некрологта.

Татарстанның медиклары берлеге рәисе Ростислав Туишев Шишмарева алдында гафу үтенде.
  
«Елена Ивановна белән озак вакытлар эшләдем. Ул сәламәтлек саклау мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл иткән һәм кайбер очракларда максатларга ирешү өчен кырыс була алган кеше. Кемдер аңа үпкәләргә мөмкин, әмма аның күп әһәмиятле сорауларга җавап биргән булуын онытырга ярамый. Без аны урынбасар буларак белә идек, әмма хатын-кыз, эчке дөньясы булган әни кеше , кичерешләре булуын аз белдек. Без аңа нәтиҗәле җитәкчегә караган кебек мөнәсәбәттә булдык. Гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсенә салкын караш шикләндерә. Гафу итегез, Елена Ивановна, барысы өчен дә", - диде Ростислав Туишев "Татар-информ"га

Елена Шишмарева гаиләсенә һәм коллегаларына кайгы уртаклашу сүзләрен Балалар клиник хастаханәсе һәм министрлык хезмәткәрләре дә җиткерде. 

Елена Шишмарева 2018 елның 7 февралендә вафат була. Ул үз гомеренә кул салган дип фаразлана. Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасына ул 2011 елның маенда билгеләнгән була.

Елена Ивановна Шишмарева Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе, “Казан шәһәрендә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы” медале, Татарстанның Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, “Сочи шәһәрендә XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары” истәлек медале, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән булган. Шулай ук, “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” мактаулы исеме бирелгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100