Сәер фанатлар белән очрашкан артистлар: «Сине күрсәк, бәреп үтерәбез, диделәр»
Танылып барган артистларның юлы тигез генә булмый. Иҗатыңа сөенеп утыручылар — бер хәл, артыңнан эзәрлекләп, куркытып, янап йөргән әллә нинди юләр фанатлар да була бит. Алар артистка пычрак сүз әйтә, киртә куя. «Интертат» сәер фанатлары белән күзгә-күз очрашкан йолдызлар белән сөйләште.
Фанатларның төрлесе була. Моңа бер генә мисал — 1980 елда танылган музыкант Джон Леннонның фанаты аны өе кырыенда сагалап торып, истәлеккә дип имзасын ала һәм музыкант берничә адым атлауга аркасына пистолеттан ата. Кан югалтудан Леннон үлеп китә. Ә «юләр» фанат шушы гамәлен «Музыкантны атып үтергәч, үз исемем бөтен дөньяга танылыр дип уйладым», — дип аңлата. Фанат танылган артистны үтереп, үзем дә танылып китәрмен дип план корган була…
Салават Фәтхетдиновның бер фанаты сәхнәгә менеп, артыннан йөри
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 1995 елда Камал театрындагы концерты вакытында бер фанаты сәхнәдә артыннан ияреп йөри башлый. Бу вакыйга видеоязмага да төшерелә. Видеодан күренгәнчә, җырчыга халык төрле запискалар язып җибәрә, ләкин шуның берсе бик үзенчәлекле булып чыга. Озак та үтми, записканың авторы — Резидә исемле ханым — йөгереп сәхнәгә, Салават янына менеп баса.
«Салават, мы очень любим тебя. Мы очень хотим тебя. Спасибо тебе. Спой нам песню про любовь», — дип языла запискада. Алга таба Салават белән фанаты арасында мондый сөйләшү була:
Салават: «Кем тели мине?»
Резидә: «Сездә юкмы соң?»
Салават: «Нәрсә юкмы? Менә монысы бар» (кассета суза).
Резидә: «Бу мине кызыксындырмый. Әйдәгез, берәр нәрсә җырлыйбыз».
Салават: «Әстәгъфирулла, тәүбә. Янасы көн бүген икән. Резидә, безнең бер бик дәртле егет бар. Ул безнең „ходячий приз“. Биреп җибәримме шуны? Альфред Якшимбетов, прошу. На весь вечер. Хочешь?» — дип әйтә һәм фанатыннан котылырга тырышып, сәхнә артынарак китә. Резидә ханым җырчы артыннан ияреп йөри.
Салават (Альфред Якшимбетовка): «Бар әле, бар, сөйләш. Син бит хатын-кыз белән уртак тел табасың». (Салаватның фанатын көчкә тотып, кире залга алып чыгып китәләр).
Бу үзе нәрсә «хочет» икәнне белми әле. Булат, кайдан алдың — шунда илтеп куй. Бик актив хатын-кызлар бар, Аллам сакласын. Мин инде бетеренеп куйдым, фикерләр чуалды, — дип сөйли Салават.
Гайфулла Абзалов: «Безне бандитлар озатып йөри иде»
1990нчы елларда — бандитлык чәчәк аткан чорда Гайфулла Абзаловтан Арча районының бер авылында бер егет акча кыскан булган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллинага биргән әңгәмәсендә сөйләгән иде.
— Концерттан соң бер хәл булган иде. Ул чорда концертларны, түләп, колхозлар куйдыра. Колхозда эшләүче халыкка акча түләнмәгәндер инде. «Безгә акча бирүче юк, ә сезне чакырып китерәләр. Кире кайтарыгыз, әйдә, безнең акчаларны», — дип бәйләнгәннәре истә. Эчеп алганнар да. Ләкин без аларга акча бирмәдек.
Мин, киресенчә, һәр районның бандитлары белән дус идем. Безне гел озатып йөриләр иде. Татарстанның һәр районында үз «крыша»быз бар иде безнең. Балтачны, Арчаны хәтерлим, мәсәлән. Тыныч күңел белән йөри идек районнарда. Проблема юк иде ул яктан. Концерттан соң кунакка алып кайтып, бәйрәм итеп, сыйлап җибәрәләр иде, — дигән иде Гайфулла Абзалов.
Фирдүс Тямаев: «Без сине күрсәк, бәреп үтерәбез, диделәр»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев эстрадада ясаган беренче адымнарын искә алды.
— Танылып килгән чак. Шунда бер фанат якын тирәдәге район-шәһәрләргә килә иде, мин аңа «рәхмәт» дип җавап бирә идем. Берзаман бу: «Әгәр минем янга килмәсәң, мин үз-үземә кул салам», — дигән хат җибәрде. Үземчә матур сүзләр язып, тынычландырырга тырыштым. «Алай эшләсәгез, мине бөтенләй авыр хәлдә калдырасыз», — дидем.
«Без сине күрсәк, бәреп үтерәбез», — дип янау очраклары булды инде. Алар, әлбәттә, фанатлар түгел. Үзем юләр образда булгач, фанатлар да үзем кебегрәк. Концертыма килеп, халык алдында кеше көлкесенә калдырганнары да бар, — диде автор-башкаручы.
Альбина Кармышева: «Бер юләре бозым ясыйм дип хатлар җибәрде»
Җырчы Альбина Кармышевага бер фанаты бозым ясыйм дип янаган.
— Пандемия вакытында бер хатын-кыз фан-клубны алып барырга ярдәм итәргә теләп, миңа язды. Ул хәзерге фан-клубның администраторына да язган булган. Узган ел бер төркемдә: «Мин өч бала әнисе, асылынырга мәҗбүр булдым», — дигән язу калдырган иде. Кешедән бигрәк, мин ул язуны күреп, куркуга сабыштым. Администраторга шалтыраткач, трубкасын көне буе алмады бу. Бу моны чыннан да шул дәрәҗәгә җиткергән микәнни, дигән тузга язмаган уйлар килде. Йөрәгем калмады…
Администраторыбызның телефоны эшләмәгән булып чыкты. Без ул хатын-кызны кара исемлеккә керттек. Теге хатын-кыз ачуы чыгып, ямьсез сүзләр язарга тотынды.
«Мин сезгә бозым ясадым», — ди ул берсендә. «Юк-бар белән шөгыльләнмәгез. Янавыгызны туктатмасагыз, бөтен эшне полиция хәл итәр», — дип аңлаттым. Бу эш полициягә кадәр барып җитәр дип куркыпмы, үзенең битен бетереп атты. Бу хатынның психикасы дөрес булмагандыр инде.
Фанатларга мин бик сак карыйм. Адекват булмаганнарны шунда ук кара исемлеккә кертәм. Шундый ир-атлар да була: үзем генә фотога төшкән булсам, соклану сүзләрен язалар да, ирем белән төшкән фотоны күреп: «Нәрсә, иреңә бик якын сөялгәнсең икән?» — дип көнләшеп яза. Андый кешеләр әле дә бар. Кайберәүләре юморны да аңламый, — дип уртаклашты ул.
Гөлназ Сәфәрова: «Миңа кияүгә чыкмасаң, капчыкка салып, урлап китәм, диде»
Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова янына радиода төнге эфир вакытында бер ир-ат чәчәкләр алып килә торган булган, ләкин соңыннан куркыта башлаган.
— Ул вакытта миңа 18-19 яшьләр тирәсе. Радиода төнге эфирда эшләгәндә гел бер ир-ат шалтырата. Ул шундый тотрыклы, акыллы кеше — акыллы итеп сөйләшә иде. Башта: «Хәлләрең ничек?» — дип кенә сөйләшсә, аннары: «Ну, нәрсә, кайчан миңа кияүгә чыгасың?» — дип әйтә иде. Мин моннан көлеп, сүзләрен мәзәк итеп кенә кабул итә идем.
«Мин шаярмыйм. Кайчан очрашабыз?» — дип почмакка «кысты» ул. «Юк, юк», — дидем. Шәхси номерымны белеп алды, очрашмыйча, телефоннан гына сөйләшә башладым. Ул радиога килә дә: «Чык», — дип шалтырата иде. «Чыкмыйм», — дия идем. Чәчәкләрне «Барс-медиа» ның коймасына кыстырып калдыра иде. Шуннан сакчылар миңа шалтырата: «Гөлназ, сиңа тагын теге кешең килде. Розалар калдырып китте», — диләр.
Очрашмыйм, дигәч: «Мин телим икән, очрашачаксың», — дип янарга тотынды. «Мин теләсәм, башыңа капчык кидертәм дә урлый алам. Бернинди проблемасыз», — дип әйтте бу. Шуннан соң куркып киттем. Шаярып әйткән сүзе дип аңладым.
Бу вакыйга булып узганга инде шактый еллар узды. Хәзер исемә төшергәч, кызык булып тоела. Ул кешенең исемен дә хәтерләмим, — дип сөйләде ул.
Данир Сабиров: «Миңа сезнең белән рәхәт, дип ияреп йөрүчеләр булды»
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров:
— Арттан койрык кебек ияреп йөрүчеләр булды, сезнең үз тормышыгыз бардыр бит, дип аңлатып бирергә туры килде. «Миңа сезнең белән рәхәт, сезнең белән буласым килә», — дип әйтүчеләр булды. Андыйларга аңлатырга тырыштык. Башыңа менәләр икән, кайвакыт кырысрак та булырга кирәк.
Бервакыт концерт беткәч, дуслар белән банкетка җыелыштык. Шунда бер кеше кергән иде. Мин аны дустымның дусты дип тә уйладым, ләкин безгә бөтенләй катнашы булмаган кеше булып чыкты, ул болай гына кунак булып йөргән. Бу әрсезлекнең иң ямьсез күренеше. Алай ямьсез булырга ярамый, — диде юморист.
Зәйнәп Фәрхетдинова: «Андый төрдәге фанатлар сиңа сексуаль объект буларак карый»
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова:
— Тормышымда андый очраклар бик күп булды. Хатын-кыз буларак, күбрәк миңа янаулар туры килде. Зөфәргә әйтә идем. Ул мине йолдыз буларак аңларга тырышты, мин аны аңларга тырыштым. Бу очракта без гаилә кешеләре буларак, уртага салып сөйләшеп, котылу ягын уйладык.
Андый төрдәге фанатлар сиңа сексуаль объект буларак карый. Яшь чакта да булды инде андый очраклар. Мин андый кешегә үпкәләмим дә, ачуланмыйм да. Яхшылап әйтеп тә караган булды. Аңламагач, читләшеп, күрешмәскә, аралашмаска тырыштым.
Кешене гаепләп булмый. Без — иҗат кешеләре. Сәхнәгә чыгып баскач, үзеңә җәлеп итү, матур күренү, дигән максат тора. Шулай тамашачыда үзеңә карата мәхәббәт тудырасың. Сине карарга килгән тамашачы төрле эмоция белән утыра, сине төрле эмоциональ халәттә кабул итә. Күз — дәрья, диләр. Андый кешеләргә бер гаеп тә юк. Эмоциональ ташкын һәр кешедә дә була.
Үз дулкыныңны, юлыңны табып, шул дулкында йөзәргә өйрәнү — һәр кешенең төп эше.
Алсу Әбелханова: «Бер кеше эшкә шалтыратып мәхәббәт аңлатты»
Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:
— Телевидениедә «Хәерле иртә» тапшыруын алып барганда бер егет, тапшыру беткәч, редакция телефонына шалтыратырга тотына иде, «Мин сезгә гашыйк», — ди. Мин аны маньяк дип тә уйладым.
Телевидение бинасыннан чыгарга курка идем, чыкканда һәр якка карап кына, шикләнеп чыга идем. Куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләргә әйтергә туры килде. Мәхәббәтен белгертте, кирәкмәгән сүзләр сөйләде ул кеше. Сәхнәдә андый очрак булганы юк һәм булмасын да, — диде җырчы.
Зөлфирә Шәйдуллина: «Мине ошатып йөргән егеттән ничек котылыйм икән дип баш ваттым»
Татар эстрадасы җырчысы Зөлфирә Шәйдуллина:
— Студент чакта бер егет мине ошатып йөргән иде. Ул миннән күпкә олы. Телефоннан шалтыраткан вакытта минем кайда икәнемне белә иде. Бу вакытта аннан ничек итеп качыйм икән дигән уйлар башка керә башлады. Аллага шөкер, күңеле начар кеше түгел иде, утырып сөйләшкәч, аңлаштык, — диде ул.
Лилия Муллагалиева: «Кара эчле кешеләр бик күп»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева:
— Андый кешеләр бераз авыру була. Янау «смс»лары миңа да килде. Мин андый кешеләрне кара исемлеккә керттем. Баштан әйбәтләп аңлатып җавап биреп караган идем, алар киресенчә азды гына. Аллага шөкер, инде югалдылар.
Хәзер яхшы гаиләдә тәрбияләнгән кешеләр үзләреннән канәгать булмыйча, тормыштан гаеп табып, булдыксызлыгын чыгара. Начар фикер йөрткән, кара эчле кешеләр бик күп. Алар хейтерлар да түгел, гап-гади кешеләр. Алар үзләренең фикерләрен безгә такмакчы була. «Сезгә җиңел бирелә», — диләр. Кеше синең шәхси тормышыңны белми бит. Кешенеке читтән яхшырак күренә, кеше баласы да тизрәк үскән кебек ул.
Кеше соңгы чиктә генә үзен гаепле саный, аңа кадәр һәрвакыт кайдадыр кырыйдагы кешедән, җитәкчедән, тормыштан — теләсә нәрсәдән канәгатьсезлек белдерә, гаепле объектны эзли. Үзе бервакытта да гаепле түгел. Психикасы бозылган шундый кешеләр күп. Позитив булырга, яратып яшәргә кирәк. Бер тапкыр гына яшибез бит. Ул башка кабатланмаячак. Шуны якты итеп, рәхәт итеп, үзең теләгәнчә, кешегә зыян китермичә яшәргә, эшләргә, тормыш итәргә кирәк. Шуны күбесе аңламый.
Резидә Төхвәтуллина: «Ялганчылар тозагына килеп эләгүең бар»
Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина:
— Миңа хатлар җибәргәннәре булды. «Мин — чит ил кешесе, Россиягә килермен, кабул итә алмассызмы?» — дигән мәгънәсез, хатын-кызны җиңел генә ышандыра торган «смс»лар килгәләде. Кем өчендер бу кызык тоела торгандыр, тормышта ялгыз да кала аласың, авыр вакытың да була. Аллаһы Тәгалә шундый кешеләргә ышанудан саклап калды мине.
«Сез миңа ошыйсыз», — дигәнрәк мәхәббәт аңлаткан хатлары да җитәрлек. Андый кешеләрне кара исемлеккә кертеп була, шөкер. Социаль челтәрдә дусларга төрле кеше өстәлә бит.
Әзрәк кенә танылдың, кеше сине белеп алды икән — шундый ялганчылар тозагына килеп эләгү берни дә тормый.