Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөенечемнән ике төн йокламадым» — Гөлсирин Абдуллинаның зур шатлыгы бар

Җырчының бертуган энесе армия сафларыннан әйләнеп кайткан.

news_top_970_100
«Сөенечемнән ике төн йокламадым» — Гөлсирин Абдуллинаның зур шатлыгы бар
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлсирин Абдуллина интаграмда бик зур шатлыгы белән уртаклашкан. Аның энесе армия хезмәтен тәмамлап, өйгә кайткан.

«Ниһаять бу көн килеп җитте! 24.11.20 — 24.11.21. Шушы ике көнне йоклый алмавымның сәбәбе сөенечтән — энем армиядән кайту иде! Аллаһка шөкер, исән -сау кайтты безнең солдатыбыз!» — дип язган ул.

Гөлсирин сторисларына Адилнең авылга, әти-әнисе янына кайтып кергән мизгелләренең видеосын да урнаштырган. Содат егетне якыннары һәм күрше апалары куанычлы күз яшьләре беләнкаршылаган.

«Котлыйбыз сезнең гаиләне чын күңелдән. Шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын»;

«Бу чибәр егетне армиягә озатканыгызны хәтерлим. Инде әйләнеп тә кайткан, молодец», — дип комментарийлар калдырган инстачылар да.

«Интертат»ка интервьюда Гөлсирин, гаиләдәге иң өлкән бала буларак, сеңлесен һәм энеләрен үзе карап үстерүе турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100