Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөембикә Ханбикәне кочакларга ярыймы?

“Сөембикә” операсының авторлары Казан ханлыгының соңгы символын җимерделәр. Сөембикә ханбикәне гап-гади татар хатыны итеп күрсәттеләр. Милли опера премьерасында булган хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова Бөек дәүләтнең зур сәясәтен алып бара торырга тиешле Ханбикәнең сөяркәсе белән яратышкан, хатынлык вазифаларын үтәмәгән өчен ире тарафыннан көчләнгән, гади хатынга төшү процессын күреп кайтты.

news_top_970_100
Сөембикә Ханбикәне кочакларга ярыймы?

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры “Сөембикә” операсын сәхнәләштерде һәм ике көн рәттән аның дөнья премьерасын тәкъдим итте. Моңарчы рәссамнары, шагыйрьләрне һәм Тинчурин театрын гына илһамландырган ханбикә образы зур сәнгати вокаль-театраль жанр булып дөньяга чыкты.

Опера сәнгате – иң кыйммәтле жанрларның берсе. Бу әсәр - Татарстан Республикасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләргә әзерләнеп йөргән көннәрдә ханбикәбезгә халкыбызның ихтирамы билгесе. Премьераның беренче көненә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның килүе дә Сөембикә шәхесенә рәсми затларның хөрмәте.

“Сөембикә” операсы - гаҗәеп матур спектакль. Опера һәм балет театры сәхнәсендә өченче әсәрен чыгарган Резеда Әхиярованың профессиональ музыкасы, Ренат Харисның күп мәгънәле профессиональ текстлары, чакырылган режиссер Юрий Александров һәм аның командасының профессиональ эше.

Шушы урында Америкада яшәүче татар композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың социаль челтәрдә язган сүзләрен китерәсем килә.

Опера - симфония белән ораториядән соң, иң катлаулы жанрга керә, - дип яза “Җир Уллары” ораториясе һәм “Чынгызхан” симфониясе авторы. - Андый жанрлар елдан артык дөньядан ваз кичүне таләп итә. Безнең һәрбер нотабыз татар халкының тегермәне әйләнәсенә су кою. Без татарныкы булсын дип, ирләр башкара алмаган йөкне җилкәләребездә ташыйбыз. Операга, һичшиксез, барыгыз, ул түбәтәй киеп гармун белән “Әпипә”гә сикерә торган җанр түгел. Тыңларга, бәлки, авыр да булыр. Монда сәнгать кенә түгел бит, сәясәт тә”.

Шушы урында, рәсми бәяләүләрдән читкә куеп, әсәрнең эчтәлегенә күз салыйк. Кем ул Сөембикә?

  • Сөембикә – Ногай бие Йосыфның кызы. Җангали, Сафагәрәй һәм Шаһгали ханнарның хатыны. Сөембикә – кыска вакыт аралыганда булса да эре мөселман дәүләтен җитәкләгән бердәнбер хатын-кыз. Казан ханлыгының соңгы символы, соңгы риваяте.
  • "Сөембикә" операсы - Иван Грозныйны кызларның итәк асларын караудан ләззәт табучы егет итеп күрсәткән, Сөембикә ханбикәнең сөяркәсе белән яратышып йөргәнен, соңрак хатынлык вазифасын үтәмәгәне өчен Шаһгали тарафыннан көчләнүен тасвирлаган сәхнә әсәре.

Сөембикә. Операга кадәр

Сөембикә – халык хәтеренә моңсу риваять булып күчкән тарихи шәхес. Рәсем сәнгатендә Сөембикә образы – ул XVII гасырның билгесез рәссамы ясаган Сөембикә һәм Бакый Урманче эше. Соңрак - Абрек Абзгильдин да ясаган аны, Рөстәм Шәмсутов та, Рушан Шәмсетдинов та, башкалар да. “Сөембикә” образын тудырган өчен дәүләт премиясе алган рәссам булдымы икән – анысын әйтә алмыйм. 

Безнең әле ханбикә исемен йөрткән хөрмәтле журналыбыз да бар – “Азат хатын” журналының исеме заманында “Сөембикә” дип алыштырылды. Туксанынчы елларда Сөембикә образында шушы журнал тышлыгына чыккан һәм заманында төрле рәсми чараларда Ханбикәне гәүдәләндергән актрисабыз Дания Нуруллина да искә төшә. Татар театрында да бер режиссер Сөембикә образына алынып карады – Рәшит Заһидуллин. Ул 2014 елда Мәдинә Маликова әсәре буенча, “Соңгы риваять” драмасын чыгарды. Сөембикә ролен театр артисты Гүзәл Гайнуллина башкарды. “Йомшак холыклы, әмма көчле рухлы, бәхетсез, ләкин сынауларга бирешмәс ханбикә…” – дип билгеләгән иде аны театр.

Еш булмаса да, Сөембикә исемен кызларыбызга да кушалар. Иң билгеле бүгенге Сөембикә, әлбәттә, Татарстан Милли китапханәсен җитәкләүче ханым - Сөембикә Разил кызы Җиһаншина. Халык язучысы Разил Вәлиев бердәнбер кызына шушы исемне кушкан. Аның татарның Милли китапханәсен җитәкләве дә символик мәгънәгә ия. 

“Сөембикә” операсы милләтнең соңгы символының эчен ачып бирде. Опера өч кешенең - шагыйрь Ренат Харис, композитор Резеда Әхиярова һәм театр директоры, спектакльнең генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның теләкләре берлегеннән туган иҗат җимеше.

“Сөембикә” операсын куйган иҗат әһелләре Сөембикәгә мөнәсәбәтләрен белдереп, ике әйберне җиткерде:

1. Сөембикә гадәти бер хатын;
2. Сәясәт - ирләр эше. 

Әсәрнең сәнгати ягына күчкәнче, продюсерлыкның бик профессиональ булуын ассызыкларга кирәк. Башта опера турында минимум мәгълүмат чыгарып, барысы да зур сер итеп сакланды. Ә премьераның ике көн генә итеп билгеләнүе билетлар мәсьәләсендә ажиотаж тудыру теләгенә бәйле булмадымы икән? Оештыручылар билетлар тиз сатылып бетүен билгеләп үттеләр. Бу бик табигый, әлбәттә. Башкача булса, сәер булыр иде, сусаган иде тамашачы милли әсәргә. Мин репертуарда милли әсәрләр юк димим. Барны бар диик, әмма алар сәхнәгә еш чыкмый, алар репертуарда бар, афишада сирәгрәк. Театрның милли әсәрләрне гастрольләргә алып чыкмавын да күрсәтми мөмкин түгел. Сорау юк диярләр. Булмаса соң, фәлән сумнар түгеп ясаганбыз икән – ихтыяҗ булырлай итеп пиар ясыйк, бөтен продюсерлык сәләтен җигеп дөньяга чыгарыйк.

“Сөембикә” операсы алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә, ни кызганыч, оештыру, гастрольләре һәм бюджетка бәйләнешле сорауларга җавап бирә ала торган спикерлар булмады. Бары тик иҗади якка бәйле сораулар биреп була иде.

Сөембикәне кочакларга ярыймы?

Инде “Сөембикә” операсының эчтәлегенә күчик. Вакыйгалар башта Казанда, аннары – Мәскәүдә, өченче бүлектә Касыймда бара. Беренче бүлегендә татарча, икенчесендә – русча, өченчеcендә тагын татарча җырлана.

Операның буклетына язылган кыскача сюжеты болайрак: 

"1551 ел. Спектакль Хан сараенда диван (Совет) утырышы белән башланып китә. Тәхеттә сабый хан Үтәмеш утыра, янәшәсендә аның әнисе Сөембикә ханбикә. Хөкүмәт башы Бибарс морза “Мәскәү Казанга сугыш белән яный, Казан гаскәре хәлсезләнгән, сугышырга ярамый, илне саклап калу өчен шартнамә төзү зарур”, ди. Диван әгъзалары арасында бердәмлек юк, ызгышу башлана. Сөембикә ханбикә, диванны ябып, үзе генә калгач, «Күк капусы! Нигә ачылмыйсың, ник сузмыйсың ярдәм кулыңны? Ник, Ходаем, авыр сәгатемдә күрсәтмисең туры юлыңны?» – дип ялвара. Бердәнбер ышанычлы кешесе Кошчак та кайдадыр югалып йөри. Ире үлгәннән соң Сөембикәне Кошчак назына төрде, авыр кайгысын онытырга ярдәм итте".

Тексттан бүленеп, назга төрү өлешенә тукталам. Тамашачыга Сөембикә белән Кошчак (ханбикәнең сөяркәсе дип аңлыйбыз) мәхәббәте шулкадәр матур күрсәтелә. Беренче татар эротик поэмасы авторы Ренат Харис Сөембикәнең яратылып яшәгәнен бөтен тулылыгы белән күрсәтә алган. Аның текстларына илһамланган композитор белән режиссер да мәхәббәтле күренешләр тудыра алганнар. 

- Кичә "сдача"ны караганда алай юк кочаклашмаганнар иде кебек, мин күрми калган булганмындыр, бәлки, - диде антрактка чыккач бер татар зыялысы, ирне назлаган Сөембикә күренешен шәрехләп. 

Әлбәттә, Сөембикә дә хатын-кыз. Ул да яраткан, ул да яратылган, аның баласы да мәхәббәт җимеше булып дөньяга килгән. Әмма балачактан ук ниндидер гайре табигый зат булып тоелган, без шулай илаһилаштырып кабул иткән ханбикәнең бер мужик белән кочаклашуы, эротик дип бәяләп булырлык дәрәҗәдә үбешүе авыррак кабул ителә. Хәтта Кошчак ролен Артур Исламов кебек чибәр артист башкарса да! Ну чамалыйбыз бит инде ханнарның да балалары шул ук табигый юл белән ясалганын да, хан баласының да башка кешеләр кебек табылганын да аңлыйбыз. Ул заманда экстракорпораль аталандыру да ясамаганнардыр, кесарево операциясе белән дә таптырмаганнардыр баланы. Әмма минем моны беләсем килми иде.

Әгәр минем бу сүзләрем белән килешмисез икән, алайса, аңлатыгыз. Сөембикәнең ничек ир назлаганын күрсәтәбез икән, нигә тарихи нигезгә корылган бүтән милли операларда мондый интим күренешләр читтә калган? Нигә без “Җәлил” операсында герой-шагыйрьнең бөтен хатыннарын күрсәтмибез? Нигә ул хатыны Әминә һәм кызы Чулпан өчен генә яна да көя? Нигә ул арияләрен "Әминәм" дип кенә түгел, "Зәкиям" һәм башкалар дип тә җырламый? Башка хатыннарын яратмаганмы? Нигә Чулпан белән бергә Люциясен дә искә төшерми? Мәскәүдә Чулпан Җәлилова яшәгәндә, Казанда Люция Җәлилова яшәгән булуын һәр татар зыялысы белә. Белмәгәннәр өчен читкәрәк китеп булса да, искә төшерәм: Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили Санкт-Петербургта ТЮЗ актрисасы. Бик матур итеп татарча сөйләшә белгән затлы ханым. Әллә аны тагын берничә гасырдан гына күрсәтергә яраячакмы? Безнең татарда Сөембикәне чын татар хатыны итеп сурәтләгән иҗатчылар булгач, Муса Җәлилне чын татар ир-аты итеп күрсәткән сәнгати әсәрләр дә тудырырлар дип хыялланам.

Сөембикәнең итәк астына күз салу турында хыялланган Иван Грозный

“Сөембикә”гә әйләнеп кайтыйк. Сюжетны күрсәтү өчен буклетта язылган тексттан өзекләр китерүне дәвам итәм.

"Бибарс, илне саклап калу өчен, Сөембикәне Мәскәү таләбенә риза булырга өнди – алар Сөембикәнең Үтәмеш белән бергә Мәскәүгә вакытлыча китеп торуын шарт итеп куялар.
1551 елның август ае. Казан халкы Сөембикәне озатырга чыккан".

"1551 елның сентябре. Мәскәү Кремле. Иван Грозный сарай кешеләре белән бергә, Сөембикәнең керүен көтеп, күңел ачып утыра. Грозный, шаярып: татар хатыннары үзләренең «хәзинәләрен» яман күздән яшереп саклыйлар, ди. Көзгеле идән җәеп кенә ханбикә «хәзинәсенә» күз төшереп буладыр, ди". 

Бу урында бер аңлатма бирергә кирәктер. Гафу итегез, әгәр дә тупасрак булса. Әмма опера театрында күрсәтелгән икән, бәлки, тупаслык та түгелдер. Хатын-кызларның итәк асларына күз салуга ихтыяҗ - җенси азгынлыкның бер төре. Бу күренешнең махсус атамасы да бар, ул апскертинг дип атала. Кайбер илләрдә мондый гамәл белән шөгыльләнү сексуаль җинаять булып санала. Иван Грозный бу гамәл белән шөгыльләнүче, аның, заманча әйткәндә, "инновацион" ысулын уйлап тапкан акыллы кеше итеп бирелә.

"Сөембикә белән Үтәмеш керәләр. Иван патша Сөембикәгә бүләк әзерләгән. Бу – Кошчак. Ул юлда Иван Грозный сакчылары кулына эләккән. Грозный патша Сөембикәне Кошчакка кияүгә чыгарга тәкъдим итә, Кошчак исән калыр, ди ул аңа. Әлбәттә, Сөембикә ризалашмый. Кошчакны асалар".


"Иван Грозный Сөембикәне Шаһгалигә (театр буклетында - Шах-Али, татарча без Шаһгали дип язабыз  - ИТ) кияүгә бирә. Бу тәкъдим Сөембикәне гарьләндерә – өч мәртәбә Казаннан куылган хаин, килбәтсез Шаһгалигә кияүгә чыгарга ул риза түгел.

Касыйм шәһәре. Хан сараенда туйга әзерлек бара. Шаһгали тәхеттә утыра. Сөембикә керә. «Бу юлы да тәхет белән никахлаштым түгелме? Беркайчан да, бер тәхет тә бәхет бирми кешегә...» – дип уфтана ул.

Сөембикә, ярсып, биергә тотына. Шаһгали, акырынып, аның биюен өзмәкче була: «Туктал! Патшалар үзләре биеми, патшалар дөньяны биетә!» – дип кычкыра ул. Ләкин Сөембикә биюен – үзенең соңгы биюен – дәвам итә...

Шаһгали сараенда Сөембикә бүлмәсе. Ханбикәнең саташулары. Шаһгали керә. Ул Мәскәүдә булган, әмма вәгъдәсендә тормаган – Үтәмешне алып кайтмаган. Ул Сөембикәдән «хатынлык вазифасын» үти башлавын көтә. Шәһвәтен тыя алмаган Шаһгали ханбикәгә ташлана..."

Шаһгалине Филүс Каһиров уйнаганын әйттек. Татар сәхнәсенең "алтын тавышы" булган  Филүс Каһировның татар халкының символларының берсе булган Сөембикәне көчләвен сез ничек кабул итәсез?

"Сөембикәнең күз алдына тормышындагы трагик вакыйгалар килә. Кинәт бу мәхшәр туктала... Аллаһ бәхетсез хатынның ялваруларын ишеткән – «күк капусы» ачыла һәм Сөембикәне суырып ала..."

Сөембикәнең үткәннәре һәм үпкәннәре турында хикәят

Кыскасы, авторлар ханбикәне беренче чиратта хатын-кыз итеп тасвирлаганнар. Кошчакның “назга төрүеннән” башлап, “шәһвәтен тыя алмаган Шаһгалинең ханбикәгә ташлануына” кадәр. Сөембикәне гап-гади хатын-кыз кебек кочаклыйлар һәм көчлиләр, гап-гади татар хатыны кебек, улын урысча укыталар. Гап-гади хатын-кыз боларга түзә. Бөтенебезне теләгәне дә, теләмәгәне дә кочакларга азаплана, ни хәл итәсең. Кочаклатабыз да... балаларыбызны – бәгырь җимешләребезне русча укытырга гына түгел, кайберәүләребезне чукындырырга да маташалар – түзәбез. 

Ә Сөембикә түзә алмады - соңгы сәхнәләрдә без аның саташуын күрәбез. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ындагы Сәрвәр, Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”ындагы Айсылу, Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр”ендәге Галимә кебек, гап-гади крестьян кызлары кебек саташа. Саташуы азагында чәчләре таралган Сөембикәбез ак томанга уралып алда күренгән яктылыкка таба атлый. Рәссам Виктор Герасименко сәхнәне егылган Сөембикә манарасы рәвешендә ясаганын истә тотсак, Сөембикә атлаган юнәлеш манараның очы. Димәк, димәк... авторлар халык риваятенә якынлашканнар – ханбикәне манара өстенә менгезеп, шуннан ташландырганнар дип аңларга була. Хәер, “Сөембикә” операсы алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә финалдагы яктылык турында әйтелгән иде.

Филүс чыбыркысы

Артистлар турында берничә сүз. Оештыручылар әйтүенчә, алар дүрт составта. Мин спектакльне Президент караган беренче көнне карадым. Шунлыктан беренче көнне сәхнәгә чыккан артистлар буенча фикер йөртәм. Сөембикә роленә берничә солистка сайланган – премьера көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина, Краснодар музыкаль театры солисты Гөлнара Низамовалар чыгыш ясады. Әле тагын ике Сөембикәне күрә алабыз дигән өмет бар.

Афишалар өчен театр җитәкчелеге Гөлнора Гатина йөзен сайлаган. Гөлнора - кырымтатар кызы, Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классын тәмамлаган, театрда 2012 елдан бирле эшли. Фамилиясе – аерылган ире Рузил Гатиннан калган истәлек.

Иван Грозный партиясен татар тамашачысына “Шагыйрь мәхәббәте”ндәге Габдулла Тукай һәм “Җәлил”дәге Муса Җәлил образлары аша яхшы таныш Әхмәт Агади җиткерде. Кошчак – Артур Исламов, Шаһгали – Филүс Каһиров. Татар опера театрының примасы булган Венера Ганиевасыз татар операсы була алмый, әлбәттә. Ул үзе болай Сөембикәне дә башкарырлык формада әле, башкарган да булыр иде. Әмма без Венера Әхәтовнаны Үтәмеш ханның нянясы ролендә күрәбез.

Ханбикәбезнең ике ир-атына тукталыйк. Артур Исламовка кырым егете Кошчак партиясе бирелгән. Ул - беренче татар альтернатив музыкасы төркеме солисты булып татар музыкасы тарихында да калган, опера сәхнәсендә дә үз кеше булган чибәр татар егете. Казанда тол калган Сөембикәне ул назлый. Ренат Харис версиясе буенча, Кошчакны Иван Грозный астыра. Рәссам-гример Кошчакны бик кызартып буяп, режиссер аны бик сәнгати итеп астырды.

Артур Исламов Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Без аны Казан консерваториясенең Опера студиясе спектакльләре аша да яхшы беләбез. Сәхнәдә аның текстны тамашачыга җиткерә белүен ассызыклап куясым килә. Башкаларның арияләрен тыңлаганда тамашачыга һәр сүз ишетелеп бетмәде, түгелми-чәчелми килеп җитмәде. Мәгънәне аңлау өчен өстәге таблога карап куярга туры килде. Бигрәк тә Гульнора Гатина партияләрен тыңлаганда. Ә Артур Исламов Ренат Харис каләменнән төшкән һәр сүзне иясенә илтеп җиткерә алды. Афәрин, Артур!

Шаһгали партиясе – Филүс Каһировның дебюты. Опера сәхнәсе - татар җыры сәнгатендә Ваһапов фестивале аша танылган, Рифат Фәттахов продюсерлыгында популярлашкан, соңрак эстрадада мөстәкыйль эшли башлаган Филүс Каһировның хыялы дип беләм. Ниһаять, ул шушы максатына иреште. Үз партиясен лаеклы башкарып чыкты. Ким дә түгел, артык та түгел, әйбәт кенә җырчы. Без аның уенын дусты Раяз Фасыйхов белән бергә утырып карадык. Раяз дусты Филүс Каһировның эшенә югары бәя бирде, озаклап алкышлады. Әмма эстрада үз эзен калдырган – спектакльдән соң артистлар баш ияргә чыккач, Филүс чыбыркы белән чыгып, сәхнәдә аны шартлатып куйды. Ярый әле, “Рәхмәт, Казан” дип кычкырып, кул болгамады.

Татарда "чыбыркы шартлата" дигәннең бер мәгънәсе бар. Әллә инде операны куючылар Филүс - Шаһгалинең Сөембикәгә карата нәрсә кыланганын тагын бер тапкыр ассызыкларга теләгәннәр? "Шаһгалинең чыбыркысы шартлый әле, сак булыгыз хатын-кызлар" дияргә теләгәннәрме?

Икенче составта Шаһгали партиясе Илһам Вәлиевка тапшырылган иде. Илһам Вәлиев – Башкортстаннан, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты. Аның заманында “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Тукай партиясен башкарачагы турында да сүзләр барган иде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында бу роль Әхмәт Агадига насыйп булды. Ә Казанның опера сәхнәсе Илһам Вәлиев өчен хыял булып калган иде. Ниһаять, ул татар сәхнәсендә. Дөрес, Шаһгали роле Илһамны артык илһамландырмаган диләр. Нууу җәмәгать, башкортның төп сәхнәсендә башкортның милли герое Салават Юлаев партиясен башкаручы җырчы ләбаса ул. Ә Шаһгали татарның антигерое.

Сөембикәнең толымнары нигә чәчкапта һәм ул нигә джинсыдан түгел?

Инде рәссам эшенә бер сорау. Төгәлрәк алганда, костюмнар мәсьәләсенә кагыла. Костюмнар буенча рәссам - Виктория Хархалуп. Чакырылган белгеч. Миндә Сөембикәнең толымнары сорау тудырды. Ягъни, озын бүреге артында чәчкабы (накосник) бар, ә чәче аның эчендә түгел, ә ике толым булып асылган. Кияүдәге хатын, ханнар затыннан булса да, чәчен чыгарып куймаган, энҗе-мәрҗаннар белән бизәлгән чәчкапка яшергән. Рәссам аны белмәгәнме, белә торып та тиеш дип тапмаганмы - белмим. Әмма монда сәнгати образ, дип җавап бирәсез икән, алайса нигә акча түгеп, тарихи дөреслеккә якынлаштырып кыйммәтле костюмнар тегеп торырга – җырласын иде Сөембикә джинсыдан.

“Сөембикә”нең ай саен афишаларда булуын таләп итәбез!

Ниһаять, татар опера сәхнәсендә шундый зур күләмле опера әсәре куелуы шатлыгы, спектакльнең актуальлеге, сәясилеге һәм текстында бик күп мәгънәләр ятканлыгын белү белән чагыштырганда, Сөембикәнең ике толымы һәм Филүснең чыбыркысы бик вак проблема, әлбәттә. Ваклануым өчен гафу итегез!

“Сөембикә” операсының ике көнлек премьерасы үтте. Биредән һәркем үзенекен таба ала. Кемдер “Слова Москвы твердые” дип көйләп чыкса, кемдер “У татарок глазки узки, остальное как у русских” дип такмаклый ала.

Бер генә теләк – Театр аны гастрольләргә алып чыксын иде һәм театр афишасында ешрак күренсен иде “Сөембикә”. Октябрь ае афишасында мин аны тапмадым. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100