Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгендә янгын чыкканда котылып калып буламы: кагыйдәләр сакланганда мөмкин!

Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Генераль Прокуратура барлык төбәкләрдә сәүдә үзәкләрендә тикшерү үткәрүне йөкләде. Безнең сәүдә үзәкләрендә булу куркынычмы? "Татар-информ" хәбәрчесе тикшерүнең ничек үткәрелгәнен күзәтте.

news_top_970_100
Сәүдә үзәгендә янгын чыкканда котылып калып буламы: кагыйдәләр сакланганда мөмкин!

Иң беренчеләрдән булып “Тандем” сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Нәтиҗә: прокуратура, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре комплексны йөреп чыгып, янгын куркынычсызлыгы буенча җитди хокук бозулар тапмады. Шулай да, әле документларны җентекләп өйрәнергә кирәклеген, азаккы нәтиҗәләрне аннары гына чыгарып булуын әйттеләр. 

"Тандем" - Казандагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе. Бирегә атна уртасында 25 мең, ял көннәрендә 40 меңләп кеше килә. 

Иң элек тикшерүчеләр эвакуация ничек оештырылуын күзәтте. Янгын турында тревога бирелде. Сирена яңгырауга, халык урамга ашыкты. "Кергәндә үк эвакуация чыгу юллары кая икәнен карап керү кирәк икән" дип әйтүчеләр ишетелде. Запас чыгу юллары ачык булуына инандык. Тулаем алганда, куркынычсызлык хезмәткәрләре халыкны бинадан тиз арада оешкан төстә чыгарды. Мәскәү районы прокуроры урынбасары Шамил Дәүләтбәков эвакуация вакытында куркынычсызлык хезмәткәрләренең эшен уңай бәяләде.

"Тандем" сәүдә комплексының режим хезмәте башлыгы Николай Урусов әйтүенчә, куркынычсызлык хезмәтендә барлыгы 15 кеше эшли, моннан тыш, һәр кибеттә янгын куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче кешеләр бар.

Сигнализация вакытында вертушкалар, эскалаторлар туктый, лифтлар аска төшә.

– Гадәттә, кварталга бер тапкыр эвакуация үткәрәбез, соңгы вакытта ешайды. Язын кайбер адекват булмаган кешеләр шалтыратып, шартлаткыч матдә куелуы турында сөрән сала. Әле якшәмбе көнне генә бомба куелуы турында ялган хәбәр килгән иде, ул көнне кеше шулкадәр күп булды, шулай да 13 минут эчендә бөтен кешене чыгарып бетердек. Бу вакыт норма санала. 

Кинотеатрның үз запас чыгу юлы бар. Кемнәрдер шуннан гына чыкты, кемнәрдер гадәти йөри торган юлдан аска ашыкты, - диде ул.


“СК-Тандем”АҖ генераль директоры урынбасары Тимур Усманов проект буенча запас чыгу юллары җитәрлек дип саный. Сәүдә үзәгендә барлыгы 23 чыгу юлы бар. Аларның икесе – төп чыгу юллары. Ибраһимов һәм Декабристлар урамына чыга торган якларда берничәшәр ишек куелган. Автоматик ачыла торганнары янында кул белән ачып чыга торганнары да бар. Запас чыгу ишекләренә килгәндә, үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, алар һәрвакыт ачык. Алар махсус “антипаника” тоткалары белән җиһазланган. Эчке яктан аларны ачып була, ә урамнан
кереп булмый. Бу тыштан чит-ятлар үтеп кермәве өчен махсус эшләнгән.


Кинотеатр ишеген биклиләрме?

Алга таба тикшерүчеләр балалар өчен уен зонасын, кинотеатрны карады. Бирегә килүчеләр өчен урамга кадәр аерым чыгу юлы каралган. Прокурор урынбасары Шамил Дәүләтбәков Fun City да ничә кеше эшләве белән кызыксынды. Балаларны ата-аналары уйнарга калдырып киткән вакытта вакытта бер-бер хәл булса, балаларны ничек оештырып чыгарырга? 

– Узган якшәмбедә көнне шактый тиз җыенып чыгып киттеләр. Паника булмады, балалар гына китәсе килми дип кычкырдылар. Ата-аналарга касса янына килергә дип игълан бирдек, алар йөгереп килеп тә җитте, - диде уен зонасы хезмәткәре Ольга Ибраһимова.   

Аерым эвакуация юлына чыгып карадык. Башта бер ишек аша бер зур бүлмәгә эләгәсең, анда вентиляция аша һава өрдерелә. Бу урамга чыга торган баскычтан төшәргә чират торганда кешеләргә үзләрен яхшы хис итсен өчен эшләнелгән. Аннары әкренләп баскыч буйлап беренче катка һәм дә инде урамга чыгарга мөмкин.

Прокурор урынбасарына кинозал ишекләрендә йозак булмавы турында әйттеләр, ягъни ишекне ачкыч белән кулдан бикләү мөмкин түгел.

–  Кинотеатрда кулланыла торган барлык материаллар янгынга каршы экшәртелгән, барлык нормалар үтәлә. Кешеләр берничә ишектән кыска юл белән урамга чыга ала. Моның өчен тышкы яктан аска ук төшәр өчен өч тимер эвакуация баскычы ясалган, дип күрсәтте Тимур Усманов.

Аннары тикшерүчеләр боулинг, бильярд зоналарын карап чыкты. Кафеларның берсенең ризык әзерләү зонасында чыгу юлы продуктлар белән тулганын күргәч, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре кисәтү ясады. Тиз арада чыгу юлын бушатырга кушты. Вак кына төгәлсезлек булса да, барыбер хилафлык бит ул, дип хезмәткәр моны куен дәфтәренә теркәп куйды.

Янгынга каршы система

“Тандем”ның гомуми мәйданы 64 мең квадрат метр, 100 дән артык арендатор исәпләнә. Тимур Усманов әйтүенчә, алар һәркайсы эвакуация юлларын ачык булуын кайгыртырга, янгын чыга калса, чарасын күрү кагыйдәләрен белергә тиеш. Һәр арендаторның үз янгын сүндергечләре бар.

Бүген тикшерүчеләргә янгын сүндерү буенча автоматик сплинкер системасын да эшләтеп күрсәттеләр. Ул үзәкнең һәр катында бар. Температура 57 градуска җитсә, түшәмнәрдәге шул төймә ватылып чәчелә һәм аттырып су ага башлый.

Шулай да, бар да ал да гөл түгел. әйтик, машиналарның үзәк каршында бик якын килеп туктавын, дөрес куелмавын хезмәткәрләр үзләре дә таный. Дөрестән дә, кайбер урыннарда янгын сүндерү машиналары үтә алуы бик икеле.

– Кызганыч, бөтен кеше дә разметкага карамый, машинаны теләсә кая ташлап калдыралар, безнең хезмәткәрләр күргән вакытта моңа игътибарлы булырга тырыша,- ди Тимур Усманов.

– Бу үзәктә янгын куркычсызлыгы бозылу буенча куркыныч хилафлыклар юк. Ул булган бинадан үзгәртеп корылган объект түгел, шуңа күрә, кагыйдә буларак, мондый очракта күп нәрсә тәртиптә була.Сәүдә үзәгендә даими эвакуация уздырып торгач, бу аларга күнеккән эш кебек. Бүген дә төгәл, тиз эшләделәр. Шулай да, карап чыгу белән генә түгел, әле документларны тикшерәсе бар. Әйтик, Fun City буенча, тышлыклар сыйфатлымы-юкмы, шуны тикшерәсе бар әле. Гомумән алганда, “Тандем”да моннан алдагы тикшерүләрдә җитди хокук бозулар ачыкланмаган иде, - диде Шамил Дәүләтбаков.

Министрлык хезмәткәрләре әйтүенчә, үзәктә кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырырдай җитди хокук бозулар юк дип әйтергә була. Алар кисәтүләрне режим характерында дип бәяләде.  

Үзәккә килүчеләрнең кайберләре белән аралашып алырга җай чыкты.


"Каравылчы булып күп кенә урыннарда эчкечеләр эшли"

– Кемероводагы хәлләрдән соң курыктык, курыксак та, килдек. Хәзер кичкә кинога билетлар алып куям, аннары барлык эвакуация ишекләрен карап чыкмакчы булам. Берәр хәл була калса, кая йөгерәсен белеп торырга кирәк. Аннары монда ишекләрнең ачкычка ябылмавы тынычландыра. Кемероводагы фаҗига нык тетрәндерде. Элементар куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш бит инде, персонал да кешеләрне коткарырга тырышасы урынга, үзләре чыгып чапкан, балаларга ишек ачасы дип тә уйлап карамаганнар, - дип уйтанды Казаннан Эльмира.

Светлана сәүдә үзәкләренә, бигрәк тә “Тандем”га еш йөрүен әйтте.

– Биредә чыгу юллары күп булуы ошый. Барлык ишекләр гел ачык, анысын төп-төгәл әйтә алам. Балалар өчен уен мәйданнарын гел өскә куялар, шунысы гына җайсызрак. Сигнализация вакытына беренче туры килүем, барыбер күңелгә рәхәт түгел, шөбһә керә, продуктларымны калдырып чыгып чаптым. Сакчы куып диярлек чыгарып җибәрде, шулай дөрестер дә инде. Яхшы сәүдә үзәкләре бар, эшне башлавын башлыйлар, әмма барыбер шуны җиренә җиткереп бетермиләр. Каравылчы-сакчыларны әйтәсе дә юк, күп кенә урыннарда аз гына акчага эчкечеләр эшли, - ди ул.

– “Тандем”нан өстәмә чыгу юлларын табу җиңел димәс идем. Берсендә кичен соң гына булган, шыгрым зал җыйган кинопремьерадан соң кинотеатр территориясеннән чыгу шактый кыен булды. Халык шулкадәр күп иде, каравылчы өстәмә чыгу юлы шунда, дип аңлатып карарга омтылды, тик үтемле аңлата белмәде бугай, кешеләр барыбер төп чыгу юлына ашыкты. Ә ул инде ябык иде. Шәхсән мин берәр хәл килеп чыга калса, югалып калмыйча “Тандем”нан чыгу юлын белмим, - ди Казанда яшәүче Айсылу.

– Безгә кинотеатрдан туры урамга чыга торган юл бар, дип әйткәннәр иде. Әмма без шунда таба бара башлагач, сакчы бер төркем халыкны, гадәти баскычтан төшегез дип борып җибәрде. Нәтиҗәдә, сеанс тәмамланганнан соң барча халык, өс кат аша баскыч буйлап, Декабристлар урамына чыктык. Кичке сәгатьләрдә кинога, гадәттә, кеше күп йөри. Шунлыктан без кинога кергән саен баскычтан шулай җәяү төшәбез. Әйтергә кирәк, халык күп булу аркасында, шактый гына "бөке" хасил була, - ди Сөмбел.

Көн азагына прокурор урынбасары Шамил Дәүләтбаков ачыкланган хокук бозулар буенча мәгълүмат бирде.

– Иң мөһиме, янгынга каршы системалар төзек хәлдә. Берничә арендаторның складларында эвакуацияләү юлларында комачаулаучы факторлар булуы теркәлде. “Эльдорадо”ның бер чыгу ишеге карны чистартмау аркасында ачылмады. Бу инде аңлыйсыз, төзәтелә торган нәрсә. Техник коридорларның берсендә проект буенча каралган янгынга каршы бер ишек юк иде. Уен бүлмәсендә ишеккә доводчик кушылмаган иде. Бу әле күзгә күренгән якынча нәтиҗәләр генә. Иң мөһиме, бу хилафлыкларның барысын да төзәтеп була, - дип йомгаклады прокурор урынбасары.

Татарстандагы сәүдә үзәкләрендә булу куркынычмы?

Татарстанда барлыгы 260 объект тикшереләчәк. Кайбер тикшерүләрнең нәтиҗәләре.

Түбән Каманың «Сити Молл» сәүдә үзәгендә янгын чыга язып калды. Өченче катта төтен чыга. Сәүдә үзәгеннән барлык сатып алучылар һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнә. «Балалар дөньясы» кибетендә бер плафонда кыска ялганыш хасил булуын ачыклаган. Автомат янгын сүндерү системасының үз вакытында эшләве ут хәвефен булдырмый калган. 

Казанның Киров районындагы “Мәскәү” сәүдә үзәгендә эвакуация юлларында хилафлыклар ачыкланды. “Эвакуацияли торган чыгу урыннары чүп-чар белән тутырылган, кайбер ишекләр дөрес урнаштырылмаган, аларны ачкан очракта, чыгу юлын каплый. Эвакуацияләгән очракта бу паника, этешү, кыенлык тудырачак”, - дип билгеләп үтте министрлык хезмәткәре Руслан Галиуллин.

Янгын тревогасы вакытында кагыйдәләр бозылу ачыкланды. "Хезмәткәрләр сәүдә үзәгенә килүчеләргә башка эвакуацияләү юлларын күрсәтмәделәр. Нәтиҗәдә, барысы да бер ишеккә барып этешү-төртешү башланды”, - диде Галиуллин.

Чаллыда яшәүчеләр социаль челтәргә видео элеп куеп, “Омега” сәүдә үзәгендә запас ишекләрнең ачкыч белән бикләнгән булуын, ә бер чыгу урынының принтер белән чикләнгән булуын күрсәткән. 

Казандагы "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә эвакуацион ишекне төймәгә басып, кул белән ачасы. Ишек ачыла, әмма ул биектә урнашкан - кечкенә буйлы кешенең кулы җитми.


Сәүдә үзәгендә янгын чыкканда ничек исән калырга?

Бинага кергәндә эвакуация планын карап, чыгу юлларының кайда икәнен истә калдырырга. 

Аз гына төтен булган очракта да, лифтка утырмаска. 

Югары катларга күтәрелмәскә.

Әгәр төтенләнгән коридор аша узарга кирәк икән, теләсә нинди чүпрәкне чылатып, шуның аша суларга кирәк. Үзегез белән бала булса, башта чүпрәк белән үзегезнең битне, аннан соң гына баланыкын каплагыз. Өлкән кешенең үз аңында калуы кирәклерәк. Төтендәге янудан соң калган элементлар үпкәгә керми. Шул рәвешчә, 10 метр тирәсе төтенләнгән коридор аша узарга була. 

Үз алдыгызга гына түгел, ераккарак урынны күзәтергә тырышып, юлыгызны планлаштырырга тырышыгыз - пыяла витриналарны, чыгып торган стеналарны, баганаларны урап узыгыз - халык ташкыны стенага кысып куярга мөмкин.

Кеше төркеме арасында барганда кулларны терсәкләрдә бөгеп, кулларны йодрыклап күкрәкне сакларга тырышырга. Алга иелергә ярамый, гәүдәне артка авыштырырга кирәк. Шулай иткәндә, күкрәк кысылмый һәм суларга мөмкинлек булачак. Балалар үзегезнең алдыгызда булсын.

Егылган очракта гәүдәне саклап, бөгәрләнеп ятарга тырышырга кирәкми. Ничек итеп булса да басарга тырышыгыз. Моның өчен янәшәдәге кешенең киемнәренә тотынып булса да күтәрелегез. 

Киемегезгә ут капса, йөгерергә ярамый, киемегезне салырга яки аунап киемне сүндерергә тырышыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100