news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинова шартлау турында: «Барысын да күреп, ишетеп тордык»

news_top
Рузилә Хәйретдинова шартлау турында: «Барысын да күреп, ишетеп тордык»
социаль челтәрләр

Җырчы Рузилә Хәйретдинова бүген шартлау булган торак комплексыннан ерак түгел яши икән. Ул кызы белән бу куркыныч хәлләрне күреп, күзәтеп торган.

Үзләре өчен борчылып торучыларга ул сторисларында җавап бирде.

«Хәерле көннәр. Күпләрегез «сезнең белән барысы да яхшымы?» дип сорап яза. Рәхмәт барыгызга да.

Бу хәлләр янәшәдә генә булды. Барысын да күреп, ишетеп тордык.

Нәрсә язарга да белмим. Бер көн белән генә яшибез. Кыйммәтләр дә башка булырга тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, күбрәк яхшылыклар кылырга тырышыгыз. Безнең белән иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар