news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Хәйретдинова белән Равил Закиров арасыннан кара мәче узган: «Мин ышанган кеше...»

news_top
Рузилә Хәйретдинова белән Равил Закиров арасыннан кара мәче узган: «Мин ышанган кеше...»
социаль челтәрләр

Җырчы Рузилә Хәйретдинова белән Чирмешән блогеры Равил Закиров кайчандыр аерылмас дуслар иде. Аларны пар дип уйлаучы, кавыштырып куючылар да булды.

Ләкин дуслар арасыннан «кара мәче узган»га охшап тора. Эш шунда – Равил Закиров нәкъ Рузиләнеке кебек үк хатын-кыз киемнәре кибете ачкан. Сторисларыннан аңлашылганча, Рузилә бу хакта «подписчик»лары язгач кына белгән.

«Сез Равил Закировның да хатын-кыз киемнәре кибете ачуына ничек карыйсыз? Андагы ассортимент нәкъ сездәге кебек. Ир-ат киемнәре кибете ачса да була иде бит», – дип хәбәр иткәннәр җырчыга.

«Кызлар, мин бу турыда белмәгән идем. Берни дә әйтмим, аңа уңышлар теләп калам.

Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз. Бу хәл миңа тагын бер тапкыр кешеләрне артык якын китермәскә һәм беркемгә дә ышанмаска кирәклеген төшенергә ярдәм итте.

Тәүлек буе янәшәмдә булган, мин ышанган һәм бизнес алып баруның бөтен нечкәлекләрен сөйләгән кеше… Дәвам итәсем дә килми. Үзегез аңлагыз», – дип язган үпкәле тонда Рузилә Хәйретдинова.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 июль 2024
    Исемсез
    Кай жире жырчы сон анын?
  • 15 июль 2024
    Исемсез
    Ике блогернын берсендэ кием кибете, болар гына инде Алланын кашка тэкэлэре
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар