Рузилә Мөхәммәтова: И шагыйрем, син сабын кайнатучы белән ярышырга әзерме?
«Интертат»та – журналист, Дамир Сираҗиев премиясе иясе Рузилә Мөхәммәтова фикере.
Соңгы елларда Шигырь бәйрәменә халык аз йөри, формат искерде, язучылар фәлән-төгән, дигән зарлануларның булгалап торуы табигый иде. Бәйрәмнең нинди һава торышына туры килүенә карап җыела инде халык – соңгы еллардагы фотоларга караганда бер дә аз кебек түгел үзе болай. Хәтта «параллель киңлекләрдә» «Мин татарча сөйләшәм» акциясе баруы да Шигырь бәйрәменә зур тәэсир итмәде – биредә традицияләр сакланды, яшь буын үзенә кирәген шунысында тапты.
Быел Шигырь бәйрәменең яңа урында булуыннан бераз шау-шу да килеп чыкты, хәер, ул тар даирәләрдән узмады. Мәдәният министрлыгы аргументлар китереп үз сүзен әйтте, иминлек кагыйдәләре катылануын аңлатты, Язучылар берлеге ризалыгын белдерде һәм бәйрәм «дилбегәсен» яшьләргә тапшырды. Шигырь бәйрәмен Ркаил Зәйдулланың яшь урынбасарлары – Дания Нәгыйм белән Ильяс Фәрхуллин оештыра, Рифат Сәлах сценарий өчен җаваплы, Булат Ибраһимов белән Эльвира Һадиева алып барачак. Яңа сулыш, яңа дулкын...
Шәхсән минем яңа урындагы Шигырь бәйрәменә каршылыгым юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла фикере мине ышандыра алды: шигырь уку өчен шагыйрьнең Тукай һәйкәле янәшәсендә басып торуы мәҗбүри түгел.
Әйе, яңа урын белән бәйле проблемалар бар: әйе, транспорт мәсьәләсе көйләнмәгән, әйе, яр буенча җилле булырга да мөмкин – кыскасы, төрле уңайсызлыклар бардыр. Әмма шуңа да карамастан, шигырь яраткан һәм традицияләргә тугры кеше килер дип уйлыйм. Алар күп тә түгелдер, әмма бардыр. Мин – шуларның берсе, һәм минем кебекләр бар.
Әмма бер әйберне аңлый алмыйм. Тик нигә шушы халыкның «иман ныклыгын» сынау өчен, параллель итеп, уңайлырак шартларга базар оештырырга кирәк иде соң? Шигырь бәйрәме 14.30 сәгатьтә башлана, ә 15.00 сәгатьтән халыкны регистрация белән «Печән базары»на театр эченә кертә башлыйлар. Әлбәттә, ярминкәгә Шигырь бәйрәме беткәч тә кереп була. Әмма татарым Шигырь бәйрәме тыңлап бетергәч кенә керә башлармы соң?
Ягъни, халык сайлау алдында кала – яки син бушка театр эченә кереп ярминкәдә йөрисең, яки син урамда кояш/җил астында шигырь тыңлыйсың. Син чыннан да татар шигърияте патриотымы, әллә син шигъриятне чиккән күлмәк, читек-калфакка, кулдан ясалган сабын һәм башкалар сатылган сәүдә рәтләренә алыштырасыңмы? Базарны сайлауның отышлы яклары күбрәк бит – бонус буларак, театр фойесын күреп чыгасың һәм, фотога төшеп, төрле социаль челтәрләргә куя аласың. Вакланып тормыйм, театр эченә керүнең башка уңайлыклары да бар.
Иң кызыгы: халыкның «иман ныклыгын» сынаучылар – безнең Бөтендөнья яшьләр форумы вәкилләре (яшьләре һәм бигүк яшь түгелләре). «Печән базары» – алар бренды, һәм аны театрда оештыру – алар инициативасы. «Печән базары»ның идея авторы һәм гамәлгә куючыларның берсе, милли продукция җитештерүче дизайнерларның кураторы, Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире, журналист Гөлназ Бәдретдин әйтүенчә, анда 60 дизайнер катнаша, һәм оештыручылар, ярминкәне бизәргә, Камал театры бизәлешенә туры килгән алтынланган тукымалар да әзерләгән.
И шагыйрем, син сабын кайнатучы, калфак чигүче, китап-открытка ясаучы дизайнерлар белән ярышырга һәм җиңәргә әзерме?
Әллә халык театр эченә ябырылып, оештыручыларга «Шигырь бәйрәменә кеше йөрми» дип әйтергә сәбәп булачакмы?