Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтовадан фаразлар: Тукай премиясен кемнәр дәгъвалый һәм кемнәрнең лауреат булу шансы зуррак

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнәчәк. Җәмәгатьчелек шушы көннәрдә исемлекнең әзер булуын көтә.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтовадан фаразлар: Тукай премиясен кемнәр дәгъвалый һәм кемнәрнең лауреат булу шансы зуррак

Үзен татар зыялысы дип санаган һәр кеше яз көне Тукай премиясе темасына фикер алышуда катнашмый калмый. “Иии, шул да биргәнме?”, “Алырмы икән?”, “Кит инде!”, “Аңа күптән алырга вакыт инде”, “Кем соң ул?” – шундыйрак сөйләшүләр ешая. Матбугатта теге яки бу кандидатны мактаган вә зурлаган язмалар пәйда була. Рәхәт: мәдәни тормыш кайнап, болганып ала.

Премиягә гаризалар кабул ителү турында игълан декабрь аенда чыкты. 15 февральдә гаризалар кабул ителү төгәлләнде. Аннары тамчылап-тамчылап хәбәрләр килә башлады.

Иң беренче булып Татарстан язучылар берлеге үз кандидатлары турында игълан итте. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйлмановларны Тукай премиясенә тәкъдим итә. Марат Әмирхановка 85 яшь. Тәлгать Галиуллинга 80 яшь. Галимҗан Гыйльмановка 62 яшь.

Татарстан Язучылар берлегенә мондый ачыклыгы өчен 5 баллы система буенча 4 куябыз. Әлеге кандидатларны нинди казанышлары өчен тәкъдим итүләрен дә язсалар, 5ле куяр идек.

Иҗади берлекләр темасын дәвам итеп, шуны әйтәм: рәссамнар һәм композиторлар да үз кандидатураларын күрсәткәннәр. Композиторлар 83 яшьлек Әнвәр Шәрәфиевне тәкъдим итәләр. Композиторның “Сандугачкай”, “Чулпан йолдыз” һәм “Наз” җыентыклары тәкъдим ителгән. 2017 елда композитор бер тапкыр тәкъдим ителгән иде инде.

Тик менә Татарстан Композиторлар берлегенең Тукай премиясе кандидатурасы турындагы хәбәрне раслыйсы килмәде. Шуңа да композиторның үзенә мөрәҗәгать итергә туры килде. Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Шәрәфиев Тукай премиясе комиссиясенә документлар тапшыруын үзе раслады. Композитор 40 елдан артык әлеге иҗат берлегенең әгъзасы булып тора.

Әнвәр абыйны белмәүчеләр булса, бер мәгълүмат: «Уйнагыз, гармуннар» республика фестивале Әнвәр Шәрәфиевнең Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган «Уйнагыз, гармуннар» җырының исемен йөртә.

Кандидатлар исемлегендә тагын бер композитор бар. Анысы Композиторлар берлеге аша тәкъдим ителмәгән. Ул - Эльмир Низамов. Аның хакында алга таба әле язачакмын. 

Татарстан рәссамнар берлеге рәссам Надир Әлмиевне Тукай премиясенә тәкъдим иткән. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Надир Әлмиевкә 72 яшь. Ул күренекле татар җырчысы Усман Әлмиевнең улы.

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән рәссамнар, бәлки, тагын да бардыр. Чөнки аларның иҗади берлекләре дә берничә. Әмма минем әлегә бар белгәнем шушы.

Шуңа да үзем бик яраткан темага - язучылар темасына кайтып дәвам итәбез.

Тукай премиясенә шагыйрә Эльмира Шәрифуллина тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны шагыйрә үзе раслады. "Татарстан Язучылар берлеге үзе чакырып тәкъдим итмәсме дип көттем дә, булмады", - диде ул.

Эльмира Шәрифуллинага 71 яшь. "Татнефть" тарафыннан гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиядән башка әдәби премияләре юк.

Эльмира Шәрифуллина 1982 елда фаҗигале вафат булган язучы Фаил Шәфигуллинның хатыны. Аларның кызларының берсе – Раушания Шәфигуллина Каюм Насыйри музее мөдире.

Шагыйрәнең иҗатына бәйле бер мәгълүмат: хәзер бик күп мәдәни чараларда кулланыла торган "Без - Тукайлы халык!" сүзләренең авторы – Эльмира Шәрифуллина. Бу аның Тукайның 100 еллыгы уңаеннан язылган шул исемдәге шигырьләр циклыннан.

Соңгы елларда үз кандидатураларын актив тәкъдим итүче ике язучы бар. Әхәт Гаффар белән Зиннур Хөснияр быел да читтә калмаганнардыр дип фаразлыйм.

Әхәт Гаффарга 70 яшь. Ул яшь драматург Сөмбел Гаффарованың әтисе.

Зиннур Хөснияргә 57 яшь. “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналларына нигез салучы, әлеге филиалларның директоры. Соңгы вакытта Зиннур Зыятдинович бик актив драматург та.

Зиннур Хөснияр Тукай премиясенә, традиция буенча, язучы буларак тәкъдим ителергә ярата. Әмма ул продюсер буларак тәкъдим ителсә, мантыйкка күбрәк туры килер иде. Ул иҗат мәйданына язучы буларак чыкса да, киң җәмәгатьчелеккә журналларны гамәлгә куючы буларак танылды. Әгәр әлеге иҗади шәхес Тукай премиясен максат итеп куйган икән, мөгаен, аңа “мәдәни багажын” үлчәүгә куеп, анализларга кирәктер. Мөгаен, үлчәүнең “менеджерлык” ягы тартыр. Мин аны татар тарихында беренче чиратта әлеге журналлары белән калыр дип уйлыйм.

Соңгы елларда Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында иҗатчылар белән беррәттән продюсерларны күрүебез гадәти хәлгә әверелде. Бу тенденцияне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры, музыкаль продюсер Рәүфәл Мөхәммәтҗанов башлап җибәрде.

Безгә татар продюсерлыгы институтын үстерергә кирәк. Моның өчен продюсерларга, менеджерларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтергә кирәк. Ә Тукай премиясе моның өчен бик уңайлы ысул.

Минемчә, быел Тукай премиясенә Рифат Фәттахов кандидатурасы тәкъдим ителүе дә уңай күренеш. Кандидатурасы тәкъдим ителүен ул үзе раслады.

Рифат Фәттаховның милли мәдәнияткә керткән зур өлеше, казанышы - Рәшит Ваһапов исемен байрак итеп күтәреп, татар эстрадасын сыйфатлы җырчылар белән тәэмин итә. Филүс Каһиров белән Ришат Төхфәтуллиннең дөньяга чыгуына без Рифат Фәттаховка рәхмәтле. Әлеге җырчыларны яратабыз икән – димәк, аның продюсеры өчен тавыш бирәбез.

Продюсерлык темасын дәвам итеп карыйк. Чөнки Рәүфәл Сабировичның җиңел аягыннан башланган бу омтылыш уңышлы дәвам итәсенә иманым камил. Аны чамалау өчен күрәзәче булырга кирәкми.

Уйлап карыйк. “Җәмгыять тарафыннан киң танылган” (Дәүләт премиясенең нигезләмәсендәге юллар) тагын нинди проектларыбыз бар? Иң беренче булып “Созвездие-Йолдызлык” фестивале хәтергә килә. 

Татарстан Президенты яклавына таянып, ЮНЕСКО канаты астында эшлиләр. Мин әлеге проектны һәм аның төп башкаручыларын, ягъни, Дмитрий Тумановны һәм аның фикердәшләрен Тукай премиясе дәгъвачылары арасында күрсәм, гаҗәпләнмим. Фикердәшләр дип балетмейстер Раилә Гарипова, "Созвездие-Йолдызлык"ның арт-директоры Диана Сәфәрова, оештыру эшләрендә актив катнашкан Дмитрий Платоновларны атап буладыр. Дмитрий Тумановка бирелгән очракта, аның фикердәшләре дә читтә калмас дип фаразлыйм. 

Ә инде Тумановның үзенә килгәндә, бу музыкаль продюсер күп меңәрләгән кешене җәлеп иткән хәрәкәт тудырды. Опера җырчылары, халыкара фестивальләр лауреатлары Рүзәл Гатин, Айдар Сөләймановны да без “Созвездие” казанышы дип бәяли алабыз. Алар ГИТИСта фестиваль лауреаты буларак укыдылар.

Быел булмаса да, «Живой город» фонды да үз иҗатын, гамәлгә куючылары һәм продюсерлары белән бергә, Тукай бүләгенә тәкъдим итә башласа, гаҗәпләнмим.

Былтыр мин Татарстан дәүләт симфоник оркестрының “Мирас” фестивале дә Тукай премиясенә лаек дип язган идем. Дөрес, Александр Сладковский милли мәдәният турында сүз барганда “винегрет” сүзен кулланып күпләрнең гайрәтен чигәрде. Шулай да, мин “Мирас” фестивале Тукай премиясенә лаек дигән фикеремнән кире кайтмыйм. Сладковский идеясе белән гамәлгә куелган фестиваль дә, аның арт-директоры Вадим Дулат-Алеев та дәүләт бүләгенә бик лаек. Әмма миндәге мәгълүматлар буенча, фестиваль быел тәкъдим ителмәгән дип беләм.

Әлбәттә, быел Театр елында театрларыбыз да премиядән читтә калмаслар инде.

Соңгы елларда премия бүлгәндә театрларын, гомумән, читтә калдыралар. Бөтен татар театры тарихын күзалласак, татар театрлары арасыннан Камал, Тинчурин һәм Әлмәт театрларының гына Тукай премиясе алуын беләм. Камал театрының шактый спектакльләре һәм артистлары бу зур премиягә лаек булды. 

XXI гасырдагыларын алсак, 2009 елда “Телсез күке” спектаклен куйган иҗат төркеме һәм 2013 елда Алсу Гайнуллина. 1976 елда Равил Тумашев Тинчурин театрында куелган өч спектакле өчен Тукай премиясенә лаек булган. 1979 елда Әлмәт театрының иҗат коллективы бу премияне алган. 2016 елда Кариев театры үзенең баш режиссеры Ренат Әюповның кандидатурасын тәкъдим иткән иде. 2018 елда Түбән Кама театры да тәкъдим ителгән иде. Быел бу адымны кабатлаганнардырмы-юкмы – хәбәрем юк.

Миңа калса, театр сәнгате Тукай исемендәге дәүләт премиясенә бик лаек. Чөнки ул, безнең әдәбиятыбызга һәм рәсем сәнгатебезгә караганда да, зуррак үсештә. Театр – милләтне туплаучы урын.

Быел Камал театры Тукай премиясенә дәгъва итәдер дигән фаразларым бар. Тагын да активрак фаразласак, үткән сезон премьерасы булган “Тормышмы бу?” спектакле тәкъдим ителергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, Гаяз Исхакый әсәрләре буенча яшь режиссер Айдар Җаббаровның бу спектакле “Алтын битлек” театр премиясе номинанты. Лауретлар 16 апрельдә билгеле булачак.

Камал театры Тукай премиясенә “Алтын битлек” номинантлары Искәндәр Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимованы тәкъдим итсә, минемчә, логикага туры килер иде. Әлбәттә, Камал театрында дәүләт премиясе лауреаты булырлык затлар тагын да бар. Әмма бу очракта фаразларны язу урынлы булмас.

Люция Хәмитова да дәгъвачылар арасында булса, гаҗәп түгел. Беренчедән, ул театрның примасы. Икенчедән, аның күптән түгел юбилее узды.  

Тукай премиясенә дәгъва итүче тагын бер коллектив – “Әлифчеләр”. Яратам мин бу егетләрне. Алар үзләре дә ачык, эшләре дә ачык. Бюджеты 47 мең сумлык “Әлиф” татар театр сәнгате өчен миллионнарлык проектлар да эшли алмаганны эшләде – “Алтын битлек” алып кайтты. Шулай итеп, Туфан Имаметдинов – Татарстанда артисты “Алтын битлек” лауреаты булган бердәнбер режиссер.

Тукай премиясенә “Әлиф” спектаклен әзерләүчеләрдән дүрт кеше тәкъдим ителгән. Болар – идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, хореограф Марсель Нуриев һәм биюче Нурбәк Батулла.

Әлеге төркемне Тукай премиясенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәкъдим иткән. Форум рәисе Тәбрис Яруллин: “Тукай премиясе яшьләргә йөз белән борылсын иде”, ди.

Минем өлешчә расланган белешмәләргә һәм фаразларга караганда артык борылмаган кебек шул әле.

“Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык”, дигәндәй, әле җәмәгатьчелеккә чыкмаган исемлектән кемнең шанслары зур дисезме? Комиссия әгъзалары күп яшәгән хөрмәтле шәхесләр – дөрес карарга килерләр.

Шәхсән мин дәүләти һәм дәүләти булмаган театрлар яклы. Театр елында театраль сәнгатькә премияне мулдан өләшсәң дә гөнаһ булмас.

Әлбәттә, традициягә тугры калып, мәдәни менеджментны да читләп узарга ярамас.

Ә әдәбиятка килгәндә, Берлек идарәсендә нигездә ирләр утырса да, халыкка әдәбият хатын-кыз йөзе белән якыная. Безнең яңа гасыр татар шигърияте символы – Йолдыз Миңнуллина, халыкчан әдәбият символы – Зифа Кадыйрова. Әйе, бу очракта мин әдип түгел, әдибә яклы.

  • Нигезләмәдән юллар: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
<~>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100