Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Мөхәммәтшин иҗатына Түбән Кама киңлегеннән бер караш, яки Газинур Моратка сюрприз

news_top_970_100
Рүзәл Мөхәммәтшин иҗатына Түбән Кама киңлегеннән бер караш, яки Газинур Моратка сюрприз

Язучылар берлегенең уңайлы гына микроавтобусына утырып юлга кузгалдык. Түбән Кама шәһәренең милли бренды булган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрә. Сүз уңаеннан, икенчесен популяр эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев белән үткәрәчәк.

  • Белешмә: Легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.
  • 2023 ел азагында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең Түбән Кама театры канаты астына керүе игълан ителде. Ягъни, хәзер ул татар дәүләт театры җитәкчеләре арасыннан иң шагыйрәнәсе булган Рөстәм Галиев карамагына тапшырылды. Яңартылган кичә Рүзәл Мөхәммәтшинның җиңел кулыннан башланды.
  • Театр билгеләп үткәнчә, әдәби-музыкаль кичә Халыкара туган телләр көненә дә багышланган.

Аллага тапшырып, юлга кузгалучылар – Тукай премиясе лауреаты һәм халык шагыйре Газинур Морат, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, бернинди премияләрсез шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөхәррире, бик милли җанлы шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, яңа гына Шәйхи Маннур премиясен алган шагыйрә һәм журналист Дания Нәгыйм һәм, улы Идел белән бергә, Җәлил премиясе лауреаты, Кабмин белгече Рүзәл Мөхәммәтшин үзе.

Юлда ничек баруыбызны сөйләп тормыйм, без татар әдәбиятының бик күп казанышлары һәм җитешсезлекләре, бөекләр һәм гадиләр, ябык һәм ачык әдәби бәйгеләр, әдәби һәм башка төр премияләр, татар театры, татар киносы проблемалары турында сөйләштек, аннары сүзләр уйлап табыш уйнадык. Ягъни, бер кеше сүз әйтә, икенче кеше шул сүзнең соңгы хәрефеннән башланган сүз таба, уен шул тәртиптә чиксез вакыт дәвам итә ала. Бернинди алынмаларсыз татар сүзләре белән эш иттек. Татфак тәмамлаган егетләр кайсы сүзнең чиста төрки сүз булып, кайсының гарәп, фарсы алынмасы булуын да аңлатып барды әле.

Килеп җиттек. Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев каршы алды. Ремонтланган, яңа зур зал барлыкка килгән театрга сокланып, театр җитәкчесенең кабинетына үттек, юлдан соң тиз генә чәйләп алдык, егетләребез, Рүзәл Мөхәммәтшин турында фикер әйтеп, җирле журналистлар белән әңгәмәләшеп алдылар. Мин, Рүзәл – яшь шагыйрь түгел инде, 35кә җиткән шагыйрь яшь ташламаларыннан башка тулы куәтенә эшләрлек, дип үзалдыма мыжгып алдым.

Кичәнең форматы болайрак. Зур залның сәхнәсенең сул ягына ике алып баручы – Алмаз белән Нурсинә утырган иде. Икенче ягына – уң якта – Рүзәл Мөхәммәтшин.

Әдәби-музыкаль кичә «Чичәннәр җыры» дип аталган. Кичә театрның кызыклы проекты – «Бишегем» балалар театр студиясенә йөрүчеләрнең шигырьләре белән башланып китте. Рүзәлнең бөтен иҗатын белмәүчеләр (шул исәптән, мин дә) аларны бүгенге кичәнең төп герое язган, дип уйлады инде. Югыйсә, «Асрамага туган телем бирәм! Бер депутат юкмы арагызда? Балаң сөйләшмидер, тик шулай да, Ул тел булгандыр бит бабагызда?!» дигән шигырь юлларының Рәфкать Шаһиевныкы икәнен дә белә идем. Балалар шулкадәр матур укыды, буталыплар киттем. Шигырь сөйләүче бала «Бер депутат юкмы арагызда?» дигән урынга җиткәч, Газинур Морат: «Киләлмәде шул», – дип сөйләнеп куйды Ркаил Зәйдулланы күздә тотып.

3 сәгать дәвамында Рүзәл Мөхәммәтшин алып баручыларның сорауларына җавап бирде, шигырьләр укыды, сәхнәгә Казаннан килгән каләмдәшләре дә, шагыйрьнең Кукмарадан килгән якташлары да күтәрелде. Җырлар да яңгырады. Аларын җырчылар Марат Фәйрушин, Руслан Хәсәнов башкарды. Дөрес, җырлар Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләренә түгел иде.

Туган як турында: «Мин «Чишмә ачтым»нан соң язган шигырьләремдә һәрвакыт чит җирләр, башка дөньялар турында хыялландым. Минем галәмгә очасым килә иде, маҗаралар эзләдем... Башта Чаллыга килеп чыктым, аннары Казанга барып чыктым. Туган якны, әти-әнине сагынып язылган шигырьләргә аптырап карадым. Хәзер аңлый башладым. Чыннан да кендек каны тамган урын – изге җир икән. Җилләренең агачларны сыйпавы, чишмә тавышлары, елганың дулкынланып ярларга бәрелүе кайтавыз булып йөрәктә яңгырап тора икән. Мин аны хәзер аңлыйм. Дәшеп, чакырып, көч-дәрт биреп тора торган – изге туфрак икән».

Авылы турында: «Әти-әнием, Аллага шөкер, исән. Әти төзүче, һәм ул, без үскәндә үк, шәп итеп таштан йорт җиткереп куйды. Мин авылга кайтам дигәндә чикләр юк. Кукмара районы Казаннан ерак түгел. Минем Казандагы йортым-фатирым белән авылдагы йорт арасында төгәл 170 км лы юл беркайчан да өзелмәс дип уйлыйм».

Әти-әнисе турында: «Минем нәселдә укытучылар юк. Әти-әни – гап-гади җир кешеләре. Әни бик матур җырчы булган икән. 6нчы сыйныфка кадәр минем өчен иншаларны ул язды. «5»ле ала идем. Алар хәзер пафослы саналыр иде, теге вакытта алар әйбәт кенә иде. Әтием – бик күп үзенчәлекле фикерле кеше. Миннән аермалы буларак, ул бик аз сөйләшә. Мин аның, зинһар, дөрес аңлагыз, мәҗлесләрдә матур итеп тост әйтүләренә соклана идем. Йорттан китап өзелмәде, матбугатка да күп языла идек. Мин яза башлагач, әти татар әдәбиятын ярата башлады.

Остазлары турында: «Укытучыларым күп булды. Мине әдәбиятка тартып китереп, миңа зур йогынты ясаган кеше – сыйныф җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Таисия Николаевна. Мин аңа кайта-кайта рәхмәт әйтәм. Ул Маяковскийларны, Есениннарны тәфсилләп укытты. Ул минем русча язуымны теләгән иде. 7нче сыйныфта бик әйбәт татар теле укытучысы килде, ул мине дөрес юлга кертеп җибәрү өчен тырышты. Мин аңа зур рәхмәтле. Остазларыма килгәндә, аларны санап китү күп вакытны алыр иде. Шуңа күрә Күлтәгин ташларына беренче сүзне төшерүчедән башлап, арада утырган яшьтәшләремә кадәр барысын да минем остазым дип саныйм».

Илһамчы мәхәббәт турында: «Хатын-кызга без табынып яшәргә мәҗбүр».

Йолдыз Миңнуллина турында: «Без бер планетада яшибез. Киң мәгънәдә дә, тар мәгънәдә дә. Мин гомер буе эчке бер ялгызлык хисе кичереп яшәдем. Башта миңа бөтен кеше сәер кебек тоела иде. Аннары бөтен кеше «нормальный», мин сәер кебек тоела башлады. Асылда аның аермасы инде, әгәр дә син барыбер ялгыз икән. Ләкин Казанга килеп Йолдыз белән танышкач, мин ким дигәндә икәү булуыбызны аңладым».

Кичә шулай дәвам итте. Озак дәвам итте. Сәхнәгә Йолдыз Миңнуллина, Газинур Морат чыгып шигырь укыды. Ләбиб Лерон белән Рөстәм Галиуллин залдан алкышладылар. Башка кунаклардан аермалы буларак, Рөстәм Галиуллин хәтта телефонын кулына алмыйча да утырды. Сез күз алдына китерә аласызмы баш мөхәррирнең, эш буенча төзелгән төркемнәргә дә карамыйча, 3 сәгать дәвамында шигырь һәм шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында һәм фәлсәфи фикерләрен тыңлап утыруын. Бу – шигъриятнең көче!

Кичә шулай матур гына барды да барды. Азактан, оештыручылар кичәгә бер көтелмәгән якты штрих өстәргә уйлаган.

Сәхнәгә Рөстәм Галиев үзе чыкты: «Бүген – «Җидегән чишмә»бездә шагыйрьләр дөньясы. Алар безнең арабызда. Бүгенге дөньябызда кемнәрдер милләт, фәлән-фәсмәтән дип кычкырганда тыйнак кына эшләүче көчләр бар. Андыйларның кайберләре безнең арабызда. Без бүген аларны тыңлап утырабыз. Аларның шигъриятен аңларга тырышабыз. «Бакча арты», «мунча идәне» дигән сүзләрдән ераграк киткән фикерләрне аңларга тырышабыз. Алар бар, ул хисләр милләтебезгә хезмәт итә. Ул фикерләрен аңлый алсак, ул тирәнлеккә төшеп мәгънә тапсак кына, без милләт буларак яшәрбез кебек. Без ул тирәнлеккә төшә алмыйча, өстәге йомычкаларга гына тотынып торсак, батып та китүебез мөмкин. Шуңа да арабызда бу кешеләрнең булуы бик мөһим. Бүген безнең арабызда икенче бер хисләр тудырган шәхесләр дә бар. Шәһәребездә Фатих Кәрим музее бар, аңа ел да кунаклар килә. Шушы кунаклар да бүген безнең арада – «Чичәннәр җыры» кичәсендә. Әйдәгез, кунакларны сәхнәбез түренә чакырыйк әле.

Алып баручылар татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов, Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнүче һәм пропагандалаучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Дәминова, Фатих Кәримнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылыннан килгән кунакларны сәхнә түренә чакырдылар.

«ВКонтакте» социаль челтәрен «иярләргә» өйрәнеп кенә килгән Газинур Морат сискәнеп башын күтәрде. Әйе, сәхнәгә аның хәләл җефете Флера ханым Дәминова менеп килә иде. Флера ханым, бик җентекләп, Фатих Кәрим турында сөйләде.

«Иртән иртүк чыгып китте ул, Түбән Камага барам, дип, үзем дә Түбән Камага барасы булгач, мин аны шаярта дип уйладым», – диде соңыннан Газинур Морат. Язучылар Газинур Моратның чит шәһәрдә көтмәгәндә үз хатынын сәхнәдә күргәнен, көлеп, озак сөйләрләр иде.

Кукмаралыларның Рүзәл Мөхәммәтшинга «Кукмара табасы», ә «Җидегән чишмә» берләшмәсенең принтер бүләк итүен язып тормыйм. Ә Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләрен «Җидегән чишмә» берләшмәсенең бер атрибуты булган бәлешне ашаганда да, кайтырга чыкканда да тыңладык. Ә юлда без әлеге дә баягы сүз табыш уенын уйнап кайттык.

Кичәдә яңгыраган тагын бер мәгълүмат: Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе быел Кукмарада да үткәреләчәк икән – шагыйрьнең Кукмарадан килгән якташлары вәгъдә итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100