news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗевның абыйсы махсус операциядән кайткан

news_top
Рүзәл Минһаҗевның абыйсы махсус операциядән кайткан

Шагыйрь, даими рәвештә солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм җыеп илтүче Рүзәл Минһаҗевның туганы махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан.

«Озак көттек без бу көнне… Түземсезләнеп көттек.

Туганнан туган абыем – Раилем ялга кайтты, Аллаһка шөкер. Рәхмәт, Раббым, бу көнне күрергә насыйп иткәнең өчен», – дип яза Рүзәл абыйсын каршы алган мизгелләр турында.

Ике туганның сагынышып күрешкән видеосын карап, үзләре дә якыннарын өзелеп көтүче һәм Рүзәлнең сәхифәсен күзәтеп баручы дуслары: «Күңел тулды», «Күзгә яшьләр килде», – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар