Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗев: «Ачтан үлмәс өчен бодай ашаган кешеләрне күргәч, ярдәм итү теләге туды»

«Минем тормыш 180 градуска борылды. Мин хәзер «бәхеттә-шатлыкта» дип яза алмыйм», – ди шагыйрь Рүзәл Минһаҗев. Барлык үзгәрешләр махсус хәрби операция зонасына барып кайткач башлана. Рүзәл фронт сызыгына ни өчен барган? Мобилизацияләнгән егетләрнең тормыш-көнкүреше нинди? Бүген аларга ниләр кирәк? Гуманитар ярдәм итүчеләргә нинди караш яши?

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗев: «Ачтан үлмәс өчен бодай ашаган кешеләрне күргәч, ярдәм итү теләге туды»
Солтан Исхаков

Рүзәл Минһаҗев бу хакта «Интертат» сайтындагы «Күзгә-сүз» тапшыруының бу атна чыгарылышында сөйләде. Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче бу батыр егет махсус безнең тапшыру өчен Чаллыдан килде һәм, кичке концертка өлгерү өчен, кабат юлга кузгалды.

 Рүзәл, сиңа иң беренче сорау: мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыеп илтү теләге ничек туды?

– Былтыр шушы хәлләр башлангач, башта без бик эченә кермәдек аның. Апрель айларында ополченец егетләргә, аларның әти-әниләренә хәйрия концертлары оештыра башладык. Шушы дулкын, әкренләп, үз юлын ала барды. Шуннан соң безнең төркемнән Фирзәр мобилизациягә эләккән Нурлат егетләренә гуманитар ярдәм илтә башлады. Башта мин аны аңлап бетерә алмадым, әмма горурлык, патриотизм хисләре безнең йөрәктә бит инде. Мин дә үзебезнең як егетләрен күреп кайтырга теләк белдердем. Шулай тәвәккәлләп, Фирдүс Тямаевның концерт автобусы белән 4 егет чыгып киттек. Аннары инде ай саен ике арада йөри башладык. Бу уй ничек туды, дигәндә, концертта әти-әниләр килә дә, кочаклап, әрни-әрни елый. Бу күренешне тыныч кына, күз яшьләрсез карап та булмый. Фирдүс Тямаевка зур рәхмәт, ул тылда зур эшләр башкарды.

Бардык бит инде без теге зонага. Анда күргәннәрдән йөрәк елый: егетләрнең ничек яшәүләре, тормыш шартлары… Ризыкка тилмереп, ачтан үлмәс өчен бодай ашаган егетләрне күргәч, шаккаттым. Алар да бит, безнең кебек, кемнеңдер газиз баласы. Гуманитар ярдәм җыю теләге менә шул картинаны күргәч туды.  

 Егетләр туган як сәламен ничек кабул итә? Якташларыгыз белән күрештегезме? 

​– Анда без килеп төшкәч, егетләрнең күзендәге шатлыкны сөйләп-аңлатып булмый. Ничә ел яшәп, минем андый шатлык күргәнем юк иде. Киләләр, кочаклыйлар. Аларны анда табуы бик авыр. Хәрби операция зонасында Мөслимнән 150ләп егет бар. Анда берәү, тегендә икәү. Алар бер-берсен табып, хәбәрләшеп, үзләре дә ярдәм итә. Безне каршы аласы вакытны алдан сөйләшәбез. Чөнки анда элемтә юк, барлык навигацияне сүндерәбез.

Күрешү мизгелләрен сөйләп аңлатып булмый. Сагыну, туган якны ярату хисләре чиктән аша анда. Гаиләләреннән алып киткән исемле посылкаларны үз кулларына тапшыру, билгеле, зур җаваплылык та, шул ук вакытта горурлык та, канәгатьлек тә. 

Рүзәл Минһаҗев хәрби операция зонасында

– Гуманитар ярдәм адресатка барып җитми икән, дигән сүзләр дә йөрде. Алар чыннан да тиешле җиргә, тиешле кешегә барып җитәме?

– Мин Мөслим районы Метрәй авылында, үз туган йортымда, гуманитар ярдәм җыю пункты ясадым. Әти-әни, гаиләмә рәхмәт, алар да минем бу идеямне күтәреп алды. Исемле тартмаларга бөтен белешмәсен, полкларын язабыз. Алдан әлеге егетләр белән элемтәгә чыгам, каршы аласызмы, дип сорыйм. Очрашу мөмкинлеге булса гына посылканы алып китәбез һәм кулына илтеп тапшырабыз. Әгәр дә бер посылка гына барып җитмәсә дә, ул безнең күңелдә кала.

Егетләр чыннан да чәчелеп урнашкан. Анда барасың, ул ноктада 2е генә Мөслим егете булырга мөмкин. Ә бит машинаны 30лап егет көтеп тора.

«Гуманитар ярдәм» – ул якта бик җылы сүз ул, аны Аллаһ сүзе белән тиңлиләр. Без герметик тартмалар ясап, эченә бер үк төрле әйберләр тутырабыз: тушенка, бал, куертылган сөт, носки, фонарь, шәм. Анда инде Мөслимнекеме-юкмы, карап тормыйбыз, билгеле. Безгә анда барысы да бер. 

​– Әти-әнисе, хатыны җибәргән махсус исемле посылкалар була. Гуманитар ярдәм ул частька бармаса, әлеге посылка үз хуҗасын табамы?

– Безгә дә мәктәпләрдән рәсемнәр, хатлар биреп җибәрәләр. Юлга җыенганда, юнәлешләрне карыйбыз: полк, взводлар. Әгәр шул юнәлешкә барабыз икән, исемле посылкаларны да алып барабыз. Кайнар нокталарда исә гомум базада калдырабыз. Алар анда югалмый, номерлары белән иясенә барып җитә. Без 6 тапкыр илттек, Аллага шөкер, барысы да хуҗаларын тапты. Хатларга килсәк, беләсезме, балалары язган ул хатларны әтиләр ничек көтеп тора! Бер барганда Азнакай районы Сәпәй авылыннан Илнур исемле егет белән очраштык. Шул сөйли: «Кызым шалтыратты, бүген 2 керфегем төшкән иде, ди. Беләсеңме, әти, мин нинди теләк теләдем: беренчесе – минем хатым сиңа барып җитсен, дип, икенчесе – син исән-сау кайтсын, дип, ди балакаем». Менә инде аның бер теләге кабул булды. Алар шушы хатларны үзләренең блиндажларында стенага ябыштырып саклыйлар.

Рүзәл, беренче тапкыр апрель аенда бардык, дидегез. Аннан соң көз дә үтте, кыш та үтеп бара. Сезонга карап, гуманитар ярдәм ничек үзгәрә? 

– Ул – бит җылы як. Без гыйнварда өч юнәлешкә 3 тапкыр бардык. Анда һава торышы нык үзгәрә. Бездә 40 градус суык булганда, анда 23 градус җылы булган чаклар булды. Кирәк әйберләрне алдан сөйләшеп, исемлек төзеп алып барабыз. Көзен анда үзәкне өзә торган ачы җил булды. Ул вакытта җылы киемнәр илттек. Авылларда ул чакта бик күп оекбаш, киемнәр бәйләделәр. Хәзер, җәйгә таба, җиңелрәк киемнәр кирәк. Көз-кыш айларында мичләр илттек. Әллә 9 мич илттек шунда. Суы да тиз җылынырлык итеп, мунча мичләре ясадык. Хәзер анда – яз, табигать яшәрә башлады. 

– Ә бүген мобилизацияләнгән егетләргә иң кирәкле әйберләр ул нәрсә? 

– Иң кирәкле әйбер тепловизор. Без бер барып кайткач, «Нива» машиналары алып җибәрергә булдык. Чөнки анда техника юк, бик уңайсыз. Блиндажларын төзеп кенә бетерәләр, берничә көннән алгы сызыкка күчәргә кирәк. Шуны сүтеп, такталарын алар җәяү ташый. Айдан артык мунча керми дә интектеләр. Шуннан соң тәгәрмәчле мунча да ясап илттек. 

Тамчыдан күл җыела, диләр. Мин элек тә хәйрия концертлары оештыра идем. Минем аудиториям дә бик кешелекле, ярдәмчел. Һәр районда «Боевое братство» дигән төркемнәр бар. Алар Түбән Кама, Нурлат, Аксубайда актив. Мөслим районы да шул дулкынга кушылды. Без бергә җыелышып, колонна белән барабыз. Гыйнвар аенда Саратов якларында гастрольдә йөрибез, Херсон ягында хезмәт итүче бер егет хәбәргә чыкты. Өч көн эчендә «Газель» машинасын тутырдык. Иң нык истә калганы – көнендә-минутында кирәк әйберләр килеп җитте. Күрше Бәләкәй Чакмак авылыннан бер абый 3әр литрлы 30 банка бал китерде. Бу – бик зур хезмәт. Тойгелде авылыннан Разиф дустым 1 тонна күркә ите бирде. Тушенка ясаттык аннан. Актүбә апалары көне-төне үреп, маскировкалар алып килде. Чемодурово авылыннан бер абый 180 шәм әзерләп алып бирде. Геройларыбыз безнең арада. Бу тормышны гади кешеләр тота. Тылда ныклы булса гына, киләчәк якты була. «Август Мөслим» оешмасы 2 тепловизор алып бирде. Соңгы барганда тагын 2не алып бардык һәм иң эчтәге егетнең дә кулына илтеп тапшырдык. Ул 90 км эчтәрәк иде.

Маскировка үрүче апалар

Ашау ягы ничек анда? Китереп ашаталармы? Үзләре пешерәләрме?

– Без барган ноктада егетләр бик авыр яши. Әйтәм бит, ачтан үлмәс өчен бодай ашаганнар, дип. Бу чиккә әйбер алып кермиләр, бик авырлык белән бара. Соңгы арада су китерә башлаганнар. Үзләре әзерләп ашый. Без барганда, Балтачтан Рәсим абый ашарга пешерә иде. Без иртәнге 5тә чикне узып, 500 км эчкә керәбез. Юллар начар, көне буе барып, кичкә генә барып җитәбез. Ярдәмне бушаткач, алар белән бер кичне блиндажда кунабыз. Мин үз гомеремдә шунда иң тәмле ризыкны ашадым, дип уйлыйм: кыздырган бәрәңге белән ит. Гармун, гитаралар алып бардык соңгы барганда. Үзебезнең авыл егете баянчы Илдар Сәгъдиевка рәхмәт. «Барам!» – диде. 

Җырлашып, егетләрнең сугышчан рухын күтәрәбез, илгә кирәклекләрен аңлатабыз. Анда тормышта сыналган, яраклашкан һәм бирешми торган егетләр җыелган. Чын дуслыкны да мин ут эчендә күреп кайттым. Җан дуслар, диләр бит. Ул – бер-берең өчен үләргә дә әзер булу, дигән сүз икән. Менә андагы егетләр бер-берсе белән шундый мөнәсәбәттә. 

Авыр заманалар көчле кешеләрне тудыра. Көчле кешеләр матур замана төзи. Матур заманалар көчсез кешеләрне тудыра. Көчсез кешеләр авыр замананы булдыра.

Менә ул егетләр – авыр заманнарда матур тормыш төзүче батырлар. 

Рүзәл, гуманитар ярдәм илтүчеләрне тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Сезне дә андый «утка» тоттылар. Гаепләүчеләргә нәрсә әйтер идегез? 

– Ашаган белми, тураган белә. Андый кешеләргә нәрсә әйтер идемме? Әгәр сезнең якыннарыгыз, бер урамда уйнап үскән дусларыгыз шунда эләксә, нишләр идегез микән? Һәр секунд саен хәбәр көтеп яшәүне үз башына төшкән кеше генә аңлый. Кешене билгесезлек үтерә. Без сәясәткә кысылмыйбыз, без үзебезнең егетләргә ярдәм итәбез. Анда бер барып кайтсаң, ярдәм илтү теләге магнит сыман тартып тора. Минем хәзер тормышка карашым бөтенләй башка. Без чыннан да монда оҗмахта яшибез. 

Үз теләгегез белән фронт сызыгына чыгып китүегезне гаиләгез ничек кабул итте?

– Беренче тапкыр барганда, берсенә дә әйтмәдем. Утка кергәнеңне аңлап керәсең. Әти-әнине, тормыш иптәшемне борчыйсым килмәде. Иң авыры шул – бер көнгә элемтәдән югалырга кирәк. Киткән кешегә авыр түгел, көткән кешегә авыр. Билгесезлек үтерә. «Төркемгә автобус кайта, шуны алырга Белоруссиягә барабыз. 2 көн юлды булабыз, 1 көн элемтәгә чыкмыйм», – дип, «изге ялган» белән чыгып киттем. Гуманитар ярдәм илтүчеләрне Украина яратмый. Без барыр алдыннан гына 7 кешелек автобусны утка тотканнар иде. Без шулар артыннан кереп киттек. Бронежилетлар кидек, күз алдына китерәсез инде. Дус малай әйтә: «Рүзәл, арада иң иманлы кеше – син, белгәннәреңне укы», – ди. Мин шунда аңладым: үзем белеп, күреп, аңлап, утка кереп барам бит. Бөтен тәкъдиремне, тормышымны Аллаһка тапшырдым. Кайткач гына барысын да гаиләмә сөйләп бирдем. Аларга бик зур рәхмәт, әгәр алар каршы төшсә, мин бу кадәр зур эшләр эшли алмаган булыр идем. 

  • Туры эфир вакытында Рүзәлгә мактау һәм рәхмәт сүзләре яуды гына. Бер ният белән бер юлларда йөргән танышлары да язды.а

– Бу – Аллаһтан килгән сынау. Кемнең кем икәнен аңларга ярдәм итте махсус хәрби операция. Әллә кем булып йөргән кешеләр юкка чыкты. Гади генә, бөтенләй күренми торган кешеләр зур батырлыклар кылды.

Юлга теләсә кем белән чыгып китеп булмый. Ышанычлы, синең өчен утка керергә әзер кешеләр белән генә барырга була. Нурлаттан Зиннур абый турында әйтеп үтим әле. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, зур юлларга чыгып китә, «Нива»ларны да ул әзерли, энәсеннән җебенә кадәр тикшерә. 10лап «Нива» илттек егетләргә. 

Машина дигәннән, бер әйбер искә төште. Бер «Нива»ның коробкасы ватылып, 4нче тизлеккә керми башлады. Волгоградны узгач, Шахты дигән шәһәр бар. Анда Зиннур абыйның 27 ел күрешмәгән дусты яши икән. Иртәнге 5тә аңа шалтыратты. Шул дусты очрашкач сөйли: «Мин иртә тормыйм, әмма бу көнне су эчәсем килеп уяндым. Карасам, Зиннур шалтырата», – ди. Шушы абый «Нива»ны карады, бер тиен дә алмады. Карасам, бер тартма кап-кайнар ипи күтәреп килә. Безне ризык йөртә икән, минәйтәм. Шундагы кибеткә кердек. «Нишләп йөрисез, сез бит безнең яктан түгел», – диләр. «Әйе, гуманитар ярдәм илтәбез», – дим. Алар, сөенечтән елый-елый, тартма-тартма азык-төлек биреп җибәрделәр.

10 сум сәдака бирсәң, ул сиңа 1000 сум булып кайта, диләр. Шушы эшкә алынгач, үзегезнең тормыш ничек үзгәрде?

– Тормыш җиңеллеге белән бара, Аллага шөкер. Херсон ягына барганда, бензин бетте. Навигатор белән заправка буласы җиргә килеп туктыйбыз, кайсы җимерек, кайсы янган. Аллаһ ярдәм итәр әле, дип уйладым. Бер бабайга юл сорарга туктаган идек, ул безгә бушка 35 литр бензин салды. Безне Аллаһ саклап йөртә, нәрсә уйлыйбыз – шул чынга аша. Уйлап карагыз: 7-8 метр озынлыктагы машинаны 3 көндә кирәк-ярак белән шыплап тутырабыз. Бу бит могҗиза! Өйдән кузгалып киткәч тә, әле тегесе шалтырата, әле – бусы, бара-бара да күпме әйбер җыела. Арттан куып тота-тота әйбер китерәләр. Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакайлар кушыла. Мин электән үк «мин сокланам сиңа, кешелек», дия идем. Бу, чыннан да, шулай. Әлеге хәлләр мәрхәмәтлелек уятты, кешене берләштерде. Бер таныш абый яза: «Рүзәл, сторисыңда күрдем, 2 тәгәрмәчле арба кирәк икән. Минем аны алырга мөмкинлегем юк, үземнекен биреп җибәрәм», – ди. 

– Рүзәл, фронт сызыгында нинди чикләүләр бар? Ярдәм илтергә теләгән һәркем бара аламы анда? Әйтик, авылда яшәүче әти-әнисе улын күрер өчен чыгып китә аламы? Барыр алдыннан берәр ничек килешергә кирәкме? Барырга теләүчеләргә нәрсәләрне истә тотарга кирәк? 

– Анда бару өчен бик зур дәрес үтәргә кирәк. Рух ныклыгы бик мөһим. Кагыйдәләре дә бар: үзебезнең документлар белән бергә, машина документлары тәртиптә булу зарур. Алкоголь, башка сәламәтлеккә зыян китерә торган матдәләр алып барырга ярамый. Барып төшкәч, юлда гына басып торырга кирәк, мина булуы бар. Телефоннарны сүндерәбез. Аерым-аерым йөрергә кирәк. Машиналарның арасын да 300 метр калдырып барабыз.

Бөтен кеше дә бара аламы, дигән сорауга, зур йөрәкле кешеләр генә бара, дияр идем. Миңа да «улымны күреп кайтыйм әле сезнең белән» дип язалар. Ул – бик куркыныч җир. Бу барганда 4 егет бардык. Мин ут йотып бардым. Үзем өчен түгел, алар өчен борчылам. Алар өчен мин җаваплы. Бер-бер хәл булса, гаиләсенә, әти-әнисенә ничек җавап бирермен? Сүз дә юк, күрәсе киләдер. Әмма бәйрәмгә бара торган җир түгел. Өйдә, догада булып, исән-сау күрешүне Аллаһтан сорау дөресрәк булыр. 

Рүзәл, сез  барган якларда җирле халык ничек яши? Бәяләр кыйбатмы? Йортлар ничек җылытыла, газ бармы? Анда яшәүче татарлар белән очраштыгызмы? 

– 6 тапкыр алты юнәлешкә бардык, дигән идем бит. Халык төрле җирдә төрлечә кабул итә. Мин гади халык белән аралашырга тырышам. Херсонга барганда, бер абый белән таныштык. Ул – милләте буенча украин, бүген безнең солдатларга ярдәм итә, азык-төлек китерә. «Мине авылда «Нигә Россия солдатларына ярдәм итәсең», – дип ачуланалар. Мин аларга: «Алар бит мобилизациягә эләккән, бер гөнаһлары да юк», – дип әйтәм. «Безгә кайда яшәсәк тә барыбер: Россиядәме, Украинадамы, иң мөһиме – тынычлык», – ди ул. 

Луганск ягына бардык. Телефоннар сүнгән, эш беткәч, бер ноктада җыелышу урынын билгелибез. Егетләр килеп җитә алмаса, борчыла башлыйсың. Шундый вакытта өйләргә кереп, телефон эзлибез. Бер әби белән бабайга кердек, бик ачык кешеләр булып чыкты алар, киленнәре дә татар. «Әле дә кердегез әле, без 2014 елдан бирле бик интегеп яшәдек. Күперне җимереп, агач басма ясап куйдылар. Гади халыкны бик интектерделәр, 59 көн саен чыгып билгеләнергә кирәк иде. Без хәзер әйбәт яшибез. Әмма безнең балалар, оныклар сезгә каршы сугыша инде», – ди. 

Бәяләр чыннан да бик кыйбат. Солярка бәясенә якын бара торган түгел. Кибетләрдә дефицит хөкем сөрә. Газ юк, утын ягып җылыналар. Бик җимерелеп беткән шәһәрләр бар. Элек без киноларда гына күргән кадрларны күреп кайттым инде мин. Иң мөһиме: мондый хәлләр безнең илдә генә була күрмәсен! Тынычлык булсын! Без бүген оҗмахта яшибез.

 «Җырчылар кәеф-сафа корып йөри, үзләре барсыннар»,  диючеләр бар. Казан ЭКСПОга барып артистларның концерт куюларын да ошатмадылар. Сез болай диючеләргә нәрсә дип җавап бирер идегез?

– Бөек Ватан сугышында да концертлар барган. Фирдүс Тямаевның концертлары, программа, мәсәлән, тулаем патриотлык белән сугарылган. Мобилизациягә эләккән әти-әниләрне дә юатырга, яшьләргә патриотизм хисләре уятырга телибез. Артистлар фронттагы егетләргә бик ярдәм итә. Фирдүс үзе генә дә ничә «Нива» алып җибәрде. Бу хәлләр башлангач та беренчеләрдән булып тотынды. Мөслим егетләренә ярдәм җыйганда, мин якташ артистларга да мөрәҗәгать иттем. Ләйсән Гимаева, Алмаз Мирзаянов, Марат Галимовлар ярдәм итте. Араларында бу тәкъдимне кире кагучылар да булды. Алардан күңелем кайтты. Ә Мөслимгә бер катышы да булмаган Фирдүс Тямаев әйтеп бетермәслек ярдәм күрсәтте. Кешенең кем булуы, дәрәҗәсе мөһим түгел, күңелендә кешелеклелек булу кирәк. 

– Махсус хәрби операция зонасына барып кайту тормышыгызга, иҗатыгызга ничек тәэсир итте? 

– Мин үзем 180 градуска борылдым. Характерым үзгәрде. Моментында хәл итә торганга әйләндем. Икеләнү бөтенләй калмады. Курку хисләре дә юк. Элек юкка борчылып яшәгәнбез икән без. Аннан кайткач, мондый вак-төяккә бөтенләй игътибар итмим. Иҗатка килгәндә, утка кереп барганымны аңлыйм, эчтән дога укыйм һәм башымда шигырь юллары туа. Беренче барганда язган шигырем «Бабай күргәннәрне кайттым күреп» булды. Хәзер мин «бәхеттә-шатлыкта» дип яза алмыйм. Андагы егетләрнең хис-кичерешләрен тоям, үзем аша үткәрәм. Монда көтүче гаиләләрнең хисләрен язам. Без шундый бәрәкәтсез, рәхмәтсез заманда яшибез. Ә ут эчендәге егетләрнең күзләренә карасаң, тормыш чынбарлыгына тиз төшенәсең. Алар сөйләгәндә, сулыш алырга да куркып утырабыз, тамакка төер тыгыла. «3 көн тоташ яңгыр яуды. Катып үлмәс өчен бер-беребезне кочаклап яттык», – дип сөйлиләр. Менә шулай исән калган егетләр безнең тынычлыгыбыз сагында тора. 

Син әйтәсең: «Ипи иске,

Кичәге бит – искергән...

Бу – тагын авыл сөтеме?

Өйгә сәер ис кергән...»

 

Гомергә тик бер булса да,

Базыңда кара кунып...

Өшегән күңелең белән

Иртән уян син, туңып...

 

Кар күрмәгән ач басудан

Кара ашарга табып...

Яңгыр сеңгән йомычкадан

Учаклар кара ягып...

 

Тамчылардан суны җый да,

Чәйне кара кайнатып...

Тормышның бөтен серләрен,

Әйдә, кара аңлатып...

 

Шулай булгач, миңа башка

Зарланырга тырышма...

Күкләреңдә кояш икән,

Син – бәхетле тормышта...

 

Сезнең Рүзәл. 18.01.23.

07.57. Херсон.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100