Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗев Тямаев концертында: «Ятим калган сабыйларны онытырга тиеш түгелбез»

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗев Тямаев концертында: «Ятим калган сабыйларны онытырга тиеш түгелбез»
Фото: © Социаль челтәрдәге видеодан скриншот

Җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операциядә югалткан якын танышлары, дуслары хөрмәтенә иҗат иткән соңгы шигырен кичә Тямаевның Казандагы быелгы апрель концертларының соңгысында яңгыраткан. Рүзәл концерттагы чыгышыннан видеоны социаль челтәрләргә куйган.

«Махсус хәрби операция башланган көннән бирле хәйрия концертлары куйдык, егетләргә ярдәм оештырдык. Фирдүс абый күпме егетнең йөрәген җылытканын, күпме егетнең гомерен саклап калганын үзе дә белмидер… Бүген иртән генә, кыска вакытлы ялдан соң, егетләрне хәрби операция зонасына озаттык. Фирдүс абый егетләргә 2 тепловизор алып җибәрде.

Без күпме генә тырышсак та, язмыш бездән көчлерәк. Бик күп егетләрне югалттык. Күптән түгел Балык Бистәсеннән Камил Шакировны соңгы юлга озаттык. Аның 2 кызы өйдә көтә, хәләл җефетен 3 көн элек кенә хастаханәгә салдык, ул 9 айлык корсак белән, игезәк балалар көтә. Шушы ятим калган сабыйларны без онытырга тиеш түгелбез. Аларның тиздән якты дөньяга исән-сау туып, матур яшәүләрен теләп калыйк», – дигән сүзләренә зал алкышлый.

«Бу егетләрне онытырга хакыбыз юк. Алар тыныч тормыш өчен башларын салды...» – дип, Рүзәл батырларча һәлак хәрбиләргә багышлап язган шигырен сөйләде.

Сүз уңаеннан, Камил Шакировның якты истәлегенә материал «Интертат»та чыккан иде. Рүзәл концертта искә алган Камилнең тормыш иптәше Адилә Шакирова хәзер бала тудыру йортында. Без аның белән элемтәгә кердек. «Мин табиблар күзәтүе астында. 1-2 атна эчендә балалар дөньяга килергә тиеш, Аллаһ боерса», – диде Адилә.

Рүзәлнең милләтпәрвәр, патриот, ярдәмчел егет икәнлеген Фирдүс Тямаев та әйтә. «Тиздән аның «сольный» концерты. Бу егетне үстерергә кирәк», – дип сөйли Фирдүс соцчелтәрдә шәхси аккаунтына урнаштырган видеоязмасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100