«Рухы шат булыр» - туган авылында Эльмира Сөләйманованы искә алачаклар
Татар эстрадасының кабатланмас тавышлы җырчысы Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт кую инде традициягә әверелеп бара.
Быел да артистны искә алу кичәсе аның туган ягы — Аксубай районы Иске Ибрай авылында узачак. Бу хакта «Интертат»ка әлеге эшне башлап йөрүче җырчы, Эльмираның якын дусты Нияз Җәләлов сөйләде.
Инде өченче ел рәттән Эльмираның туган авылында концерт оештырырга җыенабыз. Анда Эльмираның иҗатташ дуслары катнашачак. Быелгы концертта тагын да күбрәк артистлар чыгыш ясарга теләк белдерде. Моңа бик сөендек, чөнки тамашачы да һәрвакыт яңалыкка омтыла, төрле җырчыларның чыгышларын күрәселәре килә. Шалтыраткан кешеләрнең барысы да «кайтабыз» дип ризалык бирде.
Быел авыл халкын Алсу-Азат Фазлыевлар үзләренең хитлары белән куандырачак. Рамил Галимҗанов ел саен килә инде — ул Эльмира белән бергә гастрольләрдә дә йөргән иде. Тагын Гөлнара Габидуллина, Ильвира Хамматова, Нияз Сафиуллин һәм башкалар катнаша.
Искә алу кичәсен Нәргиз Камалов алып барачак. Концертта, гадәттәгечә, Эльмирага бәйле якты хатирәләрне барларбыз, аның репертуарыннан матур җырлар яңгыратырбыз, – ди ул.
Фото: © Эльмира Сөләйманованың ВКонтактедагы төркеменнән
Нияз Җәләлов сүзләренчә, инде берничә ел рәттән уздырганга, Иске Ибрай халкы мондый очрашуны зур түземсезлек белән көтеп ала.
Авыл халкы бик җылы кабул итә. Башка елларда да заллар шыгрым тулы була торган иде. Авыл үзе дә зур, күрше-тирә авыллардан да Эльмира иҗатын яраткан кешеләр килә. «Кайчан була?» - дип, күптән сорый башлаганнар иде. Ике ел рәттән октябрь аенда уздырган идек, быел сентябрьгә күчердек. Чөнки октябрьдә күп артистларның гастрольләре башланып китә, — ди Нияз Җәләлов.
Нияз Җәләлов сүзләренчә, Эльмираны һәм аның иҗатын оныттырмау — төп максат.
«Менә шундый җырчы бар иде» дип кенә калмасын иде ул башкалар күңелендә, Эльмираның иҗатын яратып тыңласыннар иде. Болай искә алгач үзенең дә рухы шат булыр, – дип сөйли артист.
Концертка кадәр иҗатташ дуслары Эльмира Сөләйманованың музеенда да булачаклар. Әлеге музей Иске Ибрай авылы мәдәният йортынынң бер бүлмәсендә узган ел ачылган иде. Анда җырчының сәхнә костюмнары, бүләкләре һәм башка истәлекле әйберләре саклана.
Нияз Җәләлов «Интертат»ка Эльмираның әнисе Фидания апа белән элемтәсен өзмәвен дә әйтеп үтте.
Фидания апа белән атнасына берничә мәртәбә булса да телефоннан сөйләшмичә калган юк. Кызганычка каршы, эшеннән китә алмау сәбәпле, ул быелгы концертка кайта алмаячак. Ул болай да концертлар карый алмый инде, Эльмираның җырларын тыңлавы күңеленә бик авыр. Башка елларда да концерт залына узмыйча, артистлар янына гына килеп, рәхмәтләрен әйтеп китә иде, — дип сөйләде җырчы.
Концерт бүген 17 сентябрьдә Иске Ибрай авылы мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә башлана.
Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә йөрәк өянәгеннән арабыздан китте. Аңа 40 яшь иде. Җырчының улы һәм кызы әнисез калды. Мәрхүмәне Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр.