Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рухи моң» дуэтының «Рамазан» җыры дөнья күрде

news_top_970_100
«Рухи моң» дуэтының «Рамазан» җыры дөнья күрде
видеодан скриншот

Изге рамазан аенда Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов башкаруында «Рамазан» җыры дөнья күрде. Бу хакта «Интертат»ка Марсель үзе хәбәр итте.

«Ниһаять, җырыбызны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була. Җырны эшләтүдә үз өлешен керткән һәр шәхескә олуг рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.

«Рамазан» җырының көен Гүзәлия, сүзләрен Венера Мәхмүтова иҗат иткән. Аранжировканы Альберт Зыятдинов ясаган. Курай моңнарын Айнур Моратов яңгыраткан. Марат белән Марсель дини җырларны, мөнәҗәтләрне «Рухи моң» дуэты буларак башкара.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шушы көннәрдә генә әлеге җыр буенча бераз аңлашылмаучанлык килеп чыккан иде. «Тәртип» радиосы уздырган ифтарда җырны Марсель Вәгыйзов башкарды һәм аның авторларын Гүзәлия һәм Айдар Минһаҗев дип игълан итте. Ә чынлыкта, җырның сүзләрен Венера Мәхмүтова язган булып чыкты. «Интертат» бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Бу хакта тулырак:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 март 2025
    Исемсез
    Бик матур, бик урынлы жыр... Афәрин, жырчы егетләргә һәм авторларга!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100