Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авторын дөрес әйтмәгәннәр: Марсель Вәгыйзов башкаруындагы «Рамазан» җыры кемнеке?

news_top_970_100
Авторын дөрес әйтмәгәннәр: Марсель Вәгыйзов башкаруындагы «Рамазан» җыры кемнеке?

«Тәртип» радиосы уздырган ифтарда Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов өр-яңа «Рамазан» дигән җырын башкарган иде. Әлеге видеоны сайтыбызның социаль челтәрдәге сәхифәләренә куйгач, бер четерекле мәсьәлә ачыкланды.

Ифтар мәҗлесендә Марсель Вәгыйзов «Рамазан» җырының авторларын Гүзәлия һәм Айдар Минһаҗев дип игълан итте. Ә чынлыкта, җырның сүзләрен Венера Мәхмүтова язган булып чыкты. Видеолар социаль челтәрләрдә таралгач, автор бу хакта безгә үзе язды.

Ни өчен мондый аңлашылмаучанлык килеп чыккан? Нигә җырның авторын дөрес атамаганнар? «Интертат», бу хәлгә ачыклык кертү өчен, җырның башкаручысы Марсель Вәгыйзов белән элемтәгә керде.

Марсель Вәгыйзов: «Ялгышның вакытында төзәтелүе бик яхшы булды»

Әйе, чыннан да, җырның авторларын күрсәткәндә хата киткән, – диде безгә Марсель. – Бу җырны миңа биргәндә, Гүзәлия, җырның сүз авторы Айдар Минһаҗев, дигән иде. Ул бераз буталган. Кичә, бу видео таралу белән үк, миңа Венера Мәхмүтова язып, дәгъвасын белдерде. Җырның авторы үзе булуы турында әйтте.

Без Гүзәлия белән дә, Венера Мәхмүтова белән дә сөйләштек, аңлаштык. Ялгышның вакытында төзәтелүе бик яхшы булды. Чөнки әлеге җыр тиздән барлык музыкаль мәйданчыкларда дөнья күрәчәк. Җыр инде чыкканнан соң авторларын үзгәртү җиңел булмас иде, – дип аңлатты Марсель.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Артист җырны Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов белән дуэтта башкара.

Әлеге җырны үз репертуарыбызга бик яратып алдык. Минем «Әлвадагъ» дигән зекерем бар иде инде. Бу – Тәрәвих вакытында бабайлар әйтә торган зекер. Без аны мөнәҗәткә әйләндереп, аранжировка ясап чыгардык. Шул ук вакытта безгә рамазанны тулысынча чагылдыра торган бер җыр да кирәк иде. «Рамазан» җырын берничә тапкыр мәҗлесләрдә башкардык. Ул халык күңеленә шулкадәр хуш килә. «Кайчан чыга?» – дип сораучылар да артты. Дөрестән дә, бу – шушы изге аебыз вакытында гына башкарыла торган җыр. Аны тыңлаганда рамазанның яктылыгы, нуры ачыла.

«Рамазан»ны элегрәк Камил Фәхретдинов дигән егет җырлый иде. Аның башкаруында да бик матур яңгырый ул. Без исә аны тагын да күңеллерәк, бәйрәмчәрәк итеп үзгәрттек. Марат Галимов белән бергә җырлыйбыз. Безнең дуэтыбыз «Рухи моң» дуэты дип атала. Репертуарыбызда дини җырлар, мөнәҗәтләр күп. Әлеге җыр менә музыкаль форматта эшләнде, – ди ул.

Шул ук вакытта Марсель ифтар мәҗлесләрендә җырлауны тәнкыйть иткән, «динне җыр белән бутамагыз» дигән комментарийлар килүен дә билгеләп үтте.

Гаеп эзләргә теләүчеләр күп. Әле үзләре дини кешеләр булса ярар иде. Әгәр дә мин шушы җырым белән кешенең күңеленә рәхәтлек өстим, рамазанның дәрәҗәсен тагын да күтәрәм икән, монда нинди начарлык бар? Кеше ризык ашау белән үк тәрәвихка китә алмый бит инде. Инде берничә ел шулай чыгышлар ясыйбыз ифтарларда, әлхәмдүлилләһ, бик яратып каршы алалар.

Диндә музыкаль инструментлар кулланырга ярамый, дигән фикер бар, әйе. Безнең музыкасыз, бары тик тавыш белән генә эшләнгән җырларыбыз да бар. Алар бөтенләй башкача яңгырый. Мәсәлән, Гүзәлия көе, Айдар Минһаҗев сүзләренә «Дога» дигән җырыбызны уен коралларыннан башка гына яздырдык. Бу – үзенә күрә бөтенләй яңа юнәлеш.

«Рамазан» җырына килгәндә, аның яңача яңгырашына күп кешенең хезмәте керде. Курай моңнары да өстәлде аңа. Без тиздән җырның авторларын, аранжировка, тавыш яздыру осталарын күрсәтеп, музыкаль мәйданчыкларга чыгарачакбыз.

Ялгышыбызның вакытында төзәтелүе әйбәт булды. Дөреслек табылды, – диде безгә Марсель Вәгыйзов.

Ләйсән Сафина видеосы:

Венера Мәхмүтова: «Мондый хәлләр белән еш очрашырга туры килә, кызганыч...»

Җырның авторы Венера Мәхмүтова безгә «Рамазан» шигыренең язылу тарихын сөйләде, җыр авторларына карата игътибар булмауга үпкәсен дә белдереп алды.

Әлеге шигырьне мин, ялгышмасам, 2010 елларда иҗат иткән идем. Гүзәлиягә җибәрдем дә, ул шактый озак вакытлар чыкмый торды. Соңыннан Гүзәлия миңа: «Иҗат җимешебез дөнья күрде», – дип язды. Аны Камил Фәхретдинов дигән егет җырлый башлады.

Ә менә «Рамазан»ны яңа яңгырашта, икенче башкаручылар тарафыннан ишетүе минем өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык булды. Дөресен генә әйткәндә, җырны чыгарганнарын белмәгән идем. Сезнең сайттагы яңалыкларны караганда, очраклы рәвештә генә күреп алдым. Бу турыда үземә әйтүне, ни өчендер, кирәк санамаганнар.

Фото: © Венера Мәхмүтованың шәхси архивыннан

Мондый хәлләр белән еш очрашырга туры килә, кызганыч. Бу инде беренче генә очрак түгел. Бер елны минем җырым «Болгар» премиясен алды. Җырымның бүләккә лаек булганын интернет аша гына белдем, дипломын да бирүче булмады. Оештыручыларга бу хакта хәбәр иттем. Концертны телевидениедән кабатлап күрсәткәндә җырның авторларын күрсәтеп чыгардылар. «Дипломны киләсе елга бирәбез», – дип вәгъдә иттеләр. Әмма былтыр кысканга быел кычкырмыйлар бит инде. Яңадан искә алучы булмады.

Мондый гаделсезлекләр без иҗат кешеләренең күңеленә тия. Мин тавыш куптарып, гауга чыгарып йөри торган автор түгел. Бәлки, без авторларга үзебезне башкачарак куярга кирәктер.

«Рамазан» җыры, үзем дә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып яши торган кеше булгач, рамазан аенда күңелемә килгән җыр. Ул язылган вакытларда дини эчтәлектәге җырларны җырларга теләүчеләр артык күп түгел иде. Хәзер исә алар үсештә. Дини җырларга ихтирам да, игътибар да күбрәк.

Әлбәттә, бу җырыбызның музыкаль мәйданчыкларга чыгуы, халыкка ишетелүе сөендерә. Әмма авторларга хөрмәт белән карасалар, куанычы тагын да күбрәк булыр иде.

Без кичә бу аңлашылмаучанлыкны хәл иттек. Дүрт аяклы ат та абына. Хаталарын танып, төзәтүләре кадерле. Белеп тә төзәтелмәгән хаталар да бик күп була, – диде ул безгә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 март 2025
    Исемсез
    җырчы гафу үтенмәгән, тәкәбберлек мешает, да?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100