«Казан» аэропортына экскурсия: иң зур йөк самолеты эченә авыл сыямы?
«Казан» аэропорты Балаларны яклау көне уңаеннан массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренең балалары өчен экскурсия оештырды. Форсаттан файдаланып, мин дә ияреп бардым. Беренче тапкыр АН-124 йөк самолетының эчендә булдым. Анда күргәннәр турында «Интертат» язмасында укый аласыз.
Аэропортка унбиш минутка алданрак килгәч, башкаларны көтеп торган арада залдагы күргәзмәне карап чыгарга булдым. Анда балаларның рәсемнәре эленгән. Габдулла Тукайның исемен визуализацияләү буенча иҗади бәйгегә ясалган эшләр икән. Анда, әлбәттә, әкият геройлары: Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Күбәләкне күрергә була. Баладагы фантазиягә сүз әйтә торган түгел инде. Бер рәсемдә кара һәм ал төсләрдән нәрсәдер ясалган. Күренеп тора: гади кеше аңы өчен түгел бу рәсем. Башны борып та, якыннан да, ерактан да карадым... Димәк, Тукайны бала шулай күргән. Шүрәле бәйрәмеме соң дип тә уйладым. Төшенеп бетә алмадым. «Кара квадрат» дәрәҗәсе булган бу.
Шунда ук капсуллы отельнең ике «бүлмәсе» тора. Мин аны башта экспонат сыман гына торадыр дип уйлаган идем. Балалар да ачып-ябып уйнады. Бер метрга метр ярымдыр инде үлчәмнәре, эт оясы кадәр генә тартма. Озын кеше икегә бөгелеп ятарга тиешме икән? Гомумән, табутка кереп яткан кебек түгелме икән ул, әстәгъфирулла. Ул «бүлмәләр» чын булып чыкты, ахры. Бер апа йөгереп килде дә, бу капсула белән уйнамаска кушты.
Рио-Де-Жанейрога бушлай «билет»
Инде җыелып беттек, аэропорт дөньясына чумабыз. Казандагы әлеге аэропорт бинасы 1979 елда ачылган. Аңа кадәр ул хәзерге ипподром урынында булган. Яңа аэропорттан беренче рейс Сочига очкан. 1986 елда Берлинга беренче халыкара рейс булган. 2019 елда аэропортка Габдулла Тукай исеме бирелде. Биредәге очып китү-утыру полосасы иң авыр самолетларга да чыдам итеп ясалган икән. Аэропортның матбугат сәркабите Гадел Гатауллин сүзләренчә, «Томан булу сәбәпле, «Казан» аэропорты самолетларны кабул итә алмый», - дип әйтү дөрес түгел. Аэропортның очып китү-төшү полосасы һәрвакыт әзер, әмма экипажның андый хокукы булмаска мөмкин. Экипаж яки самолетның андый һава торышында утыру өчен лицензиясе булмый икән, төшми. Һава торышы начар булу сәбәпле, самолет очып китмәде икән, аэропортны сүгәсе түгел, кыскасы.
Аэропорт тарихы белән балаларны әллә ни кызыктырып булмый инде, шулай да тыңладылар. Соңыннан сорауларга да җавап бирделәр. Аннан соң тормыштагы сценарий булды. Аэропортка килеп керүгә рейска теркәлүгә чиратка басасы, балалар да рейска теркәлү өчен чиратка тезелде. Теркәүче апа өстәле янына киләсең, фамилияне әйтәсең дә самолетка утыру өчен талон бирәләр. Рио-Де-Жанейрога очабыз икән. Әти-әниләр дә теркәлү узды. Социаль челтәрләргә дип фотога да төшеп алдылар шушында.
«Рейска соңга калырга ярамый. Рейска теркәлү очып китәргә 40 минут кала тәмамлана», – дип аңлатты теркәүче апа. Олылар өчен аерым кабатлады. «Аннан соң пассажирлар елап утыра. Без самолетны тоткарлап тора алмыйбыз, ул бездән тормый», – ди экскурсияче Гадел.
Салонга сигез килограммнан да авыррак булган хайваннарны алып керергә ярамый икән. Үзем белән эт, мәче, кош-корт алып йөргән булмагач, ул якларын белми идем. Сигезз килодан авыррак хайваннар багаж белән бергә оча. Ул хайваннар «авих» дип атала игән, аларны багаж дип әйтеп булмый бит инде. Әмма алар хайваннарны йөртә торган махсус «тартмада» булырга тиеш.
Чемоданда самолетка алып керергә ярамаган әйбер табыла икән, аны калдырырга туры киләчәк. Кире кайтканчы ул әйберләр аэропортта саклана, кайткач алырга була. Аэропортта калдырырга ярамый торган әйбер икән, рейстан баш тартасың, ә андый очраклар булгалый, ди. Мәсәлән, медицина техникасы белән кертмәгәч, берәүләр шулай очмаганнар.
Туфли үкчәсенә нәрсә яшереп керәләр?
Самолетка утыру өчен талон алгач, очар алдыннан тикшерү узарга килдек. Ярар, җәй көне кием әз, кыш көне чишенеп-киенеп интегәсе. Кисә, кадый, шартлый, яна торган әйберләрне самолетка алып кермәсеннәр өчен шулай тикшерәләр. Һава судносына үзең белән 100 мл сыеклык кына алырга ярый бит инде. Бал, кайнатмалар да шул исемлеккә керә. Элек үзең белән чәнечке алырга ярамаган, хәзер ярый, диләр. Тагын шул: Таиландка очканда юлда сарык йоныннан оекбаш бәйләрмен дип уйласагыз, булмый, чөнки энәләр ярамый. Кыска гына тырнак пилкасы ярый, мәсәлән. Анда нечкәлекләре бик күп инде.
Балаларга чемоданны тасмадан үткәреп күрсәттеләр, компьютердагы рәсемдә граната, пистолет сыман әйберләр күренде. Ул укытканда кулланыла торган муляжлар булып чыкты.
Ешрак хатын-кызлар тикшерә бугай. Күзәткәнегез бармы? Шул постта торучы апалар сүзләренчә, халыкның фантазиясе бай, ярамаган әйберләрне кая гына яшермиләр.
«Аяк кимен тикшерәбез, туфли үкчәсендә төрле әйберләр, тратил да булырга мөмкин. Ул бит «экран» аша узганда тавыш бирми. Мәсәлән, бер ир-ат башына кепка кигән ди. Кепка астында нәрсә барын кем белгән, шуңа салып күрсәтүен сорыйбыз. Монда эшләргә куркыныч. Ярамаган әйбер табылса, махсус хезмәтләрне чакыртабыз. Без бик күп укыйбыз. Бөтен закон, карар, кагыйдәләрне өйрәнәбез. Без монда 4 ел эшлибез. 30 еллап эшләүчеләр дә бар», - дип сөйләде Виктория Касьяненько. «Безнең эштә беркемгә дә ышанырга ярамый», - дип өстәде хезмәттәше Ольга Лопухова.
Сигез вертолет сыярлык самолет
Инде самолетка чыгып утырасы калды. Автобуска төялеп, очкыч янына киттек. Бер самолетка ягулык салалар. Салалар дип инде, ягулык салынган тимер тартманы шланг белән самолетка тоташтырганнар. Янында янгын сүндерү машинасы тора. Ул шулай тиеш. Самолетта кешеләр булганда ягулык салына икән, янгын сүндерү машинасы тору мәҗбүри икән. Аэропортта ике янгын сүндерү станциясе бар.
Кайвакыт самолет килеп туктый да, ишеккә телетрап тоташа, кайвакыт автобус белән кайтырга туры килә. Самолетның кайсы җирдә туктаячагын да авиакомпания үзе сайлый икән. Аэропортта барлыгы дүрт телетрап бар.
Аэропортта шәхси самолетлар өчен ангарлар да бар. Рио-Де-Жанейрога без йөк самолеты белән очабыз икән. Дөньядагы иң зур йөк самолетының берсе – АН-124 «Руслан». Россиядә иң зурысы булып санала. Арттагы кильнең очына кадәр биеклеге – 20 метр. Якынча җиде катлы йорт кадәр була инде. Канатлары 73 метрга җәелә, озынлыгы – 69 метр. Пассажир самолеты моның янында бик бәләкәй булыр иде. Самолет 1994 елда Ульяновскида ясалган.
«Волга-Днепр» авиакомпаниясенең очыш хезмәте җитәкчесе урынбасары, пилот Илдар Усманов сүзләренчә, самолетка биш Ми-8 вертолеты сыя, җиңел машиналарны ике катлап тутыралар. Эченә фура да сыя. Монда хәтта дельфиннарны очыртканнар.
«Пассажир һәм йөк самолетларында пилот эше әллә ни аерылмый. Моны автобус йөртүче һәм дальнобойщик белән чагыштырыр идем», - ди пилот.
Самолетның массасы – 190 тонна, ул 200 тонна йөк төяп оча ала. Анда ягулык та исәпләнгән. Сәгатенә уртача 11 тонна ягулык китә, ди. Бу миңа галәмәт күп кебек тоелды.
Йөк самолетының эчке дөньясы
Башта очкычның янында басып тордык, аннан соң «койрык» өлешенә киттек. Арткы ягы әкрен генә ачыла башлады. Трап тышкы якка төшә. Зур бер кит авызын ачкан кебек булды бу. Моның эченә бер кечкенә авылны сыйдырып була. Авызны ачып карап тордык. Кире ябып та куйдылар. Самолетның алгы ягына бастык. Хәзер бик нык тавыш була дип, колакчаннар бирделәр. Мотор эшли башлады һәм самолетның борыны өскә күтәрелде. Алгы яктан да «авыз ачылды». Йөкне ике яктан да кертеп була икән.
Самолетның эче ангар кебек. Идәненә фанера җәелгән. Бер читенә бассаң, икенче чите шыгырдап күтәрелеп куя. Диварларда нинди генә төймә юк.
Менә икенче катка пилот кабинасына күтәрелгәч, күзләр йөз булды. Андагы төймә! Ничек аның барысын да истә калдыралар икән?! Минем өчен иң курыкканы шул булды: балалар берәрсенә басса, китеп бармабызмы? Экипаж үзе бик тыныч иде, «ярамый», «тимәгез» дип өреп тормадылар. Һәр балага игътибарлы булдылар, йөз сорауга җавап бирделәр, күрсәттеләр, ярдәм иттеләр.
Икенче катта экипаж яши торган «бүлмәләр» дә бар. Алар күбрәк поездны хәтерләтә. Ике якта диван, уртада өстәл, өстә аркылыга бер урын. Аш пешерергә плитә, ризык сакларга суыткыч та бар. Коридорда тонык кына ут яна.
Балаларга экскурсия нык ошады инде. Әти-әниләр дә бик канәгать калды. Үземә дә ошады, ниндидер аерым бер дөнья белән танышкан сыман булды.