Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдиновка виртуаль дуслары: «Хәзер әйбәт әти булып кыланасың»

Җырчы социаль челтәрләрдә балалары белән төшкән фотосын күрсәтте.

news_top_970_100
Руслан Кираметдиновка виртуаль дуслары: «Хәзер әйбәт әти булып кыланасың»
Рамил Гали

Руслан Кираметдинов ВКонтакте челтәренә улы һәм кызы белән төшкән фотосын урнаштырып: «Хәерле, имин кичләр, дуслар», — дип язып куйган. Бу матур фотосурәт астында позитив рухтагы комментарийлар гына булырга тиеш иде кебек. Әмма җырчының тормыш иптәше Ильмира Нәгыймова белән аерылышуын бик авыр кичергән виртуаль дуслары балаларны да, Русланның үзен дә кызганып комментарийлар калдырганнар.

«Русланны балалары белән күргәч шатландым. Ильмира, кеше котыртканга карама, кире кушылыгыз. Тормышыгыздан көнләшүчеләр күптер, бигрәк матур пар бит сез»;

«Җитәр инде кеше тикшерергә. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Балалары сандугач-былбыллар кебек, икесенә дә терәк булып, исәнлектә, иминлектә яшәсеннәр»;

«И, сабыйлар. Тигез әти-әниле булсагыз иде»;

«Сабыйларыгызны ятим итмәгез, зинһар», — дип, җырчыларның кире кавышуларын теләгән алар.

Әмма Русланның ВКонтакте челтәрендәге язылучылары арасында бу гаиләнең бәхетсезлегендә Русланның үзен гаепләүчеләр дә бар. Урыны-урыны белән комментарийлар «сугыш кырын» хәтерләтә.

«Хатыныңның кадерен белергә, кыйнамаска кирәк иде. Хәзер әйбәт әти булып кыланасың, балаларың белән пиар ясыйсың. Җенем сөйми икейөзле кешеләрне», — дип язган Айгөл исемле интернет кулланучы. Аңа шунда ук башка социаль челтәр кулланучылар ябырылып, Русланны якларга тотынганнар.

«Ильмира кыйналып яшәгәнгә охшаганмы? Миңа калса, монда эш башкада. Русланны хөрмәт иткәнгә язып тормыйм»;

«Русланның гаиләсен күптәннән беләм. Әтисе дә, әнисе дә әйбәтләр. Улларын да тәртипле, акыллы итеп тәрбияләделәр. Акыллы хатын бөтен дөньяга кычкырып йөрми ул»;

«Үз күзләрегез белән күрдегезме? Кеше баласына яла якмагыз, үз балаларыгыз юкмы әллә? Әйбәт хатын ирен хур итми ул»;

«Алар белән бер фатирда тордыгызмы әллә? Артык ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Явыз әтигә балалар шулай тартылмый ул», — дип язганнар.

Айгөл аларга җавап итеп болай дип комментарий калдырган: «Аңламаганнарга аңлатам. Ильмира үзе дә: „Сез Русланны белмисез. Безне кире дуслашыр дип фаразлаудан туктагыз“, — дип әйткән иде. Ул кире кайтасы килмәгәнен әйтте бит инде. Миңа да тәнкыйть сүзләре язып ятмагыз. Мин дә тираннан аерылдым. Һәр хатын-кыз үзенчә яшәргә хаклы. Балалар хакына дип кимсетүләргә түзеп торырга кирәкми. Балалар өчен дип кыйналуларга түзеп яшәгән хатын-кыз үз-үзен хөрмәт итми дигән сүз. Яхшы ир-ат хатынына сеңлесе каршында кычкырмый. Мин, шәхсән, бу вакыйгалардан соң, Русланны хөрмәт итүдән туктадым. Мин күз алдымда ул артист буларак та, кеше буларак та төште», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100