news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Тормышлар туктала, гаиләдә тынычлык булмаса»

news_top

Руслан Кираметдинов «Сез яраткан җырлар» дип исемләнгән яңа концерт программасына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Гөрләтеп яшикче, дусларым» җырын алган. Ул аны Чаллыда узган концертларында беренче тапкыр башкарды. Бу вакытта экраннан Руслан Кираметдиновның балалары, әти-әнисе, якыннары, дусларының фотосурәтләре чыгып барды.

Җырның сүзләре, чыннан да, бик тирән мәгънәле, күңелгә үтәрлек.

«Гөрләшеп яшикче, дусларым», Таһир Хәмитов көе, Әсхәр Кәшфуллин сүзләре

Күңелне ут ала,

Тормышлар туктала,

Гаиләдә татулык булмаса.

Җырларсың сагыштан,

Җырларсың ялгыштан,

Тормышта язмыштан уңмасаң.

Татулык озайта,

Ызгышлар кыскарта

Болай да бик кыска гомерне.

Кергәнче ак кышка,

Чәчәктәй (болай да) бик кыска

Гомернең кадерен белерлек.

Дусларың булышса,

Кояштай җылытса,

Өшетмәс иде ул кышларын.

Мәхәббәт җиләктә,

Дуслыкка ни җитә,

Гөрләшеп яшикче, дусларым!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар