news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов тамашачыларын Яңа ел белән котлый

Җырчы Руслан Кираметдинов тамашачыларына Яңа ел тәбрикләвен җиткергән.

news_top
Руслан Кираметдинов тамашачыларын Яңа ел белән котлый
https://www.instagram.com/ruslan_kirametdinov/

Җырчы Руслан Кираметдинов тамашачыларына Яңа ел уңаеннан тәбрикләвен җиткергән.

«Хөрмәтле, яраткан тамашачым! Сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлап үтәсем килә. 2021 ел авыр булса да, 2022 елда уңышлар телим! Исән-сау, таза булыгыз!», — дип ул теләкләрен матур җыр белән үреп бирә.

Инстачылар Русланга Яңа елда үзенә дә матур теләкләр юллаган, хыяллары тормышка ашуын теләгән.

«Молодец, Руслан! Син икенче Салават!»

«Рәхмәт, Руслан! Барлык теләгән теләкләрең кабул булсын!»

«Матур исемнәргә лаек булырга язсын!»

«Зур уңышларга иреш, бирешмә!»

«Рәхмәт инде, үзеңә дә Яңа елда нәрсә телисең, Ходай Тәгалә шуны бирсен. Исәнлек булсын, калганы бар да җайлана Аллаһ боерса, бераз сабыр итик!»

»… Бу еллардагы күңелсезлекләр бүтән кабатланмасын! Алда бары тик бәхетле, матур тормыш көтсен!»

«Ходайдан бик матур тавыш бирелгән…»

"Чын егетләр синең кебек була, сынмый да, бөгелми дә..."

«Котлау өчен рәхмәт! Путин читтә тәмәке тартып тора», — дип тәбрикләве РФ Президентын да бәреп егарлык булганын әйткәннәр.

»…Президент котлавына тиң булган бу»; «Зур рәхмәт, Руслан, үз тамашачыңны зурлап, Путин кебек котлаганга» — дип язучылар да бар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар