Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Операция ясатырга кирәк булачак»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «Операция ясатырга кирәк булачак»
Социаль челтәрләр

Җырчы Руслан Кираметдиновның авырып китүе, кайбер шәһәрләрдәге концертларын да күчерергә мәҗбүр булуы турында язган идек. Азрак тернәкләнү белән җырчы гастроль турын дәвам итте, үзенең туган көнендә Чаллыда зур концерт куйды. Әмма Руслан ахыргача терелеп бетмәгән әле. Җырчы сторисларында хастаханәгә ятарга туры киләчәге хакында әйтә.

«Дуслар, без бүген Октябрьскига кузгалабыз, аннан – Уфа. Дөресен әйткәндә, салкын тию әле дә бетмәде. Хастаханәгә барырга иде. Операция ясатырга кирәк булачак, диделәр. Концертларны үткәргәч, хастаханәгә ятарга туры килә инде. Менә шундый хәлләр, – дип сөйләгән һәм. – Үзегезне саклагыз, бүген салкын, киенеп йөрегез», – дип киңәш иткән җырчы үзенең «подписчик»ларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100