news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов концертында: «Мин сөяргә һаман сәләтле»

Татар эстрадасы артисты Руслан Кираметдиновның «Сез сайлаган җырлар» дигән яңа гастроль туры башланып китте. Туган шәһәре Чаллыда җырчы концертны 2 көн рәттән куйды. Тамашаны «Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина да карап кайтты.

news_top
Руслан Кираметдинов концертында: «Мин сөяргә һаман сәләтле»
Фото: Гөлназ Хәбибуллина

Никадәр генә талантлы булса да, бүгенге көндә җырчының ялгызына гына үрләр яулау кыен. Аның янәшәсендә дөрес юнәлеш бирүче, замана таләпләрен тоемлый белгән кешеләр атларга тиеш. Концерт дәвамында менә шул хакта уйланып утырдым. Җырчының тавышы бик матур. Концертның эчтәлеге, сәхнә бизәлеше, Руслан Кираметдиновның сөйләм теле һәм репертуары буенча да бик зур эш башкарылганы күренеп тора. Шуңа да, мәгънәле җырлардан торган, яңа элементлар белән баетылган зәвыклы концерт килеп чыккан.

«Нигә теге җырыңны җырламыйсың, теге сүзләреңне сөйләмисең?»

Без кечкенә чакта һәр йортта диярлек «Сез яраткан җырлар» дигән кечкенә китапчыклар бар иде. Аны күпләр хәтерли торгандыр әле. Кул астында җыр сүзләре булмаганда, бергә җыелышкан өлкәннәр өчен бер табыш иде инде ул китаплар. Шуларны ачып, рәхәтләнеп җырлашып утыра торганнар иде. Руслан да шушы китап белән илһамланган.

«Сез сайлаган җырлар» концерты җырчының тамашачасы көткән һәм ишетергә теләгән, инде күбесе хитка әверелгән җырлардан төзелгән иде. «Алайса, концертта запискалар күп килә, социаль челтәрләрдә дә хатларны күп язалар. Нишләп теге җырларыңны җырламыйсың, нишләп теге сүзләреңне әйтмисең, нишләп теге биюләреңне биемисең, диләр. Югыйсә, мин гомумән бии торган кеше түгел бит», – дип тә көлдереп алды җырчы.

Халык сайлаган җырлар исемлегенә, «Кайтарып булмый яшьлекне» , «Бәгърең таш булса», «Кадеремне белдеңме икән», «Томан» кебек һәр тамашачыга таныш җырлар да, яңа җырлар да кергән иде. Ләкин иң күп алкышларны шул билгеле җырлары җыйгандыр, мөгаен. Артистның репертуарында яшәү матурлыгы, әти-әни, туганлык кадере турында да мәгънәле җырлар күп иде.

Быелгы җәй хиты – «Мәтрүшкәләр»не дә тыңладык. Баксаң, баштарак Руслан бу җырны бөтенләй кабул итә алмаган икән. «Минем ул җырны бер дә җырлыйсым килмәгән иде. Бу – минем стиль түгел, минем җыр түгел дип, күпме бәхәсләштем, әмма, насыйп булгач, җырларга туры килде. Һәм бу җырны бик яраттылар, аеруча җәй айларында. Җырлый-җырлый мәтрүшкәләр җыйдылар», – дип уртаклашты ул.

Татар эстрадасында туган көн турында җырлар бихисап. Алар рәтенә менә тагын берәү өстәлергә җыена. Русланның яңа «Туган көн» җыры тамашачыларны урыннарыннан тартып торгызды, рәхәтләнеп биетте. Җитмәсә, залда туган көн ияләре дә шактый булып чыкты.

Русланга моңлы, озын көйләр бик килешә, аларны башкару өчен тавыш мөмкинлекләре дә җитәрлек. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, күптән түгел генә арабыздан киткән Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә «Герман көе»н дә бик матур итеп җырлады. Русланның узган елгы концертларында мәрхүм җырчыбыз үзе дә чыгыш ясаган иде.

Концертның беренче бүлегендә Руслан Гөлназ Сәлахова дигән яшь җырчы белән дуэт башкарды. Моңа кадәр Гөлназның үзен күргәнем булмаса да, башкарган җырлары таныш булып чыкты. Кайбер артистлар очрагында нәкъ шулай була – башта җырлары популярлаша, аннан соң гына үзләре. Дуэт өчен «Тәүге бию» җырын Гөлназ үзе иҗат иткән. Курчак кебек матур Гөлназ янында сакал-мыеклы, бруталь Руслан! «Мин сөяргә һаман сәләтле», – дип җырладылар. Дөнья хәлен белеп булмый, һәрхәлдә, пар сәхнәдә бик матур күренә, дуэтны ошатып калдык.

Концертның махсус кунагы буларак тагын бер матур артистка – Чаллы кызы Лилия Хәсәншина да җырлады.

«Авырлыклар кемнедер сындыра, кемнедер...»

Тормыш юлындагы авырлыклар кемнедер сындыра, кемнедер, киресенчә, чыныктыра. Барыбыз да яхшы белә, Руслан Кираметдинов өчен дә соңгы берничә ел шактый сынаулы, катлаулы еллар булды. Әмма бу вакыт эчендә иҗаты гына түгел, Руслан үзе дә ныгыган, дип уйларга җирлек бар. Инде алдыбызда сәхнә кануннарын яхшы белгән, үз-үзенә ышанычы зур артист басып тора.

Татар эстрадасында уникаль хәрәкәтләнүче, шул хәрәкәтләре белән «гипнозлау» сәләтенә ия булган бер артист бар – ул да булса Рөстәм Асадуллин. Ә мин менә, Русланның да сәхнәдә үз-үзен тотышы үзенчәлекле икән, дип карап утырдым әле. Игътибар иткәнегез булса, җыр темпына башын бик кызык итеп селкетә икән ул. Ниндидер зигзаг формасы, дулкын ясый, дип әйтимме соң. Сәхнәдә җырның сүзләренә кереп чума, хисләренә ирек куя, күзләренә хәтле йомылып бетә.

Артыгын сөйләмәде, урынсыз шаяртмады

Русланның быелгы концертын җырчы Артур Салихов алып барды. Артыгын сөйләмәде, урынсыз шаяртмады. Шуның белән алдырды да. Алайса татар концертларының дәрәҗәсен мең кат сөйләнеп, инде туйдырып бетергән «билдән түбән» юмор төшерә.

Үзенең чыгышларын Артур үзе әзерләдеме икән, әллә инде режиссерлар тырышлыгымы, әмма тозсыз мәзәкләр тыңлап утырасы булмады. Халыкны көлдерү өчен бер яңалык та кертеп җибәргәннәр. Русланга яраткан әбиләре, апа-абыйлары «Т9» кулланып язып җибәргән смсларны укып, рәхәтләнеп көлдек. Артур аларның һәрберсен кызыклы итеп шәрехләп барды. Ләкин бу хакта озаклап сөйләп тормыйм, спойлер булмасын. Кыска гына видеосын куеп үтәм.

Режиссерлар дигәннән, концертның программасын алып баручы Айваз Садыйров һәм продюсер, җырчы Айрат Ильясов әзерләгән. Айваз концертка үзе дә килгән иде, миннән бер рәт кенә өстәрәк, бик игътибар белән карап утырды. Гомумән, тоссыз мәзәкләр, ялыктыргыч монологлар булмавы, Русланның да урынлы сүзләр генә сөйләве, экраннарда җыр авторларының исем-фамилияләре язылу, концертның бай эчтәлекле булуы һәм башка детальләр концертка әлеге егетләр кулы тиюен сиздереп торды.

Кайбер авторларны Руслан, хөрмәт белән, үзе дә искә алды. Музыкантлары белән дә, һәрберсенә аерым тукталып таныштырып чыкты. Руслан төркемендә күбрәк Башкортстан егетләре эшли икән быел. Икенче бүлек башында Бөрьян егете Хәйдәр Надыйршинның үзәкләргә үтәрлек итеп курайда уйнавы, ашап-эчәргә дип тәнәфескә таралышкан халыкны да бик тиз җыеп кертте.

Руслан Кираметдиновны хөрмәтләп, күчтәнәчен, чәчәген күтәреп килүчеләр дә күп иде. Олы савытка өеп катырылган төш, пакет белән кәнфит-прәннек, кәрҗин тутырып чәй вә мәй – бүләкләрне бер дә кызганмаган тугры тамашачысы. Иң кызыгы, сәхнәгә менәләр дә, Русланның колагына гына пыш-пыш килеп нидер сөйлиләр. Ә залдагы тамашачы, ни әйтте икән дип, ишетергә кызыгып утыра.

«Сөям сине»

Тагын бер ситуациягә тукталыйм әле. Бу кичтә Руслан Кираметдиновка мәхәббәт тә аңлаттылар бит әле. Алдагы рәтләрдән бер кыз Русланның һәр җырыннан соң бөтен кешегә караганда да ныграк алкышлап, биеп, «почти» сызгырып утырган иде. Соңрак бөтенләй батыраеп китеп: «Сөям сине!» – дип тә кычкырды.

Русланның алып баручысы Артур Салихов «мәхәббәт чыпчыгын» сәхнәгә чакырып чыгарды. Сәхнәгә менгәч, кызыкай Русланны гына түгел, Артурны да «сөя» башлады. Артурның: «Ә Руслан сезне сөяме?» – дигән соравына да бик зур ышаныч белән: «Әйе!» – дип җавап кайтарды. «Тагын 1-2 җырны бергәләп башкарсагыз, «тучны» үз мәхәббәтегезне күрсәтерсез», – диде аңа Артур.

Руслан исә, кызның үзен артык иркен тотуына ишарәләп: «Мин хәзер бик җитди җыр башкарачакмын. Әгәр дә мине сөйсәгез, бу җырны утырып тыңлап алыйк әле, яме», – дип кенә куйды. Артур исә кызны көчкә сәхнәдән төшереп җибәрде.

Мәхәббәт дигәннән, Руслан бу кичтә гаиләсенә кагылышлы темаларны бөтенләй кузгалтмады. Исегездәдер, Руслан белән Ильмираның гаилә мөнәсәбәтләре, ыгы-зыгылары икесенә дә күтәрелеп китәргә бер сәбәп булган иде. Ләкин артык күп ашасаң, бер үк төрле ризык туйдыра башлый. Әлеге теманы күпме куертырга була инде, дигәндәй, Руслан беркемгә дә читләтеп кагылып үтмәде, язмышына үпкә белдермәде. Иң ахыргы җыры – Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Гөрләтеп яшикче» җырын башкарганда гына экраннар аша Русланның балаларының фотолары күрсәтелеп барды.

«Күңелне ут ала,

Тормышлар туктала,

Гаиләдә татулык булмаса.

Җырларсың сагыштан,

Җырларсың ялгыштан,

Тормышта язмыштан уңмасаң», – дигән сүзләр бар анда.

«Аерылышканнан соң, балаларыма үзем теләгән кадәр тәрбия бирә алмыйм», – дип сөйләгәне бар җырчының «Интертат»ка. Сер бирмәскә тырышса да, мөгаен, бу – Русланның җанына тынгылык бирми торган әйберләрнең берседер. Шушы Чаллыдагы тулы залларда улы белән кызы да утырса, әти кешегә ничек рәхәт булыр иде, килешәсездер?

Иң ахырдан Руслан сәхнәгә беренче адымнарын Чаллыда ясавы сәбәпле, туган шәһәрендә узган концертларның үзе өчен аеруча да кадерле булуын билгеләп үтте. «Сез мине яраттыгыз, сез мине үстердегез. Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламасын. Исән-сау булыйк, таза булыйк, бәхетле булып яшик», – диде ул, тамашачысына мөрәҗәгать итеп. «Амин», – дип җаваплады аны зал.

«Санаулы җырчыларның гына концертларына киләм»

Концерттан соң җырчының берничә тамашачысын «тотып алдым». Илдар Госманов Русланны 2011 еллардан бирле белә, шәхсән таныш икән.

«Алар ул вакытта Ильмира белән бергәләп авылларга еш чыгалар иде. Икесенең дә яшь чагы. Тамашачы аларның концертларына күбрәк Ильмира дип килә иде дә, Русланның моңына гашыйк булып кайтып китә торган иде. Чөнки Русланның тавышы табигый, ясалма түгел. Һәр эшен төптән уйлап эшли, «халык йолдызы». Чаллының «йөзек кашы», Равил Галиевларга алмашка шәһәрдә яңа буын үсә.

Пандемиядән соң Русланның директоры булып Айдар Сәфәргалин килде. Ул аңа авыр чагында бик ярдәм итте, концертларына яңа сулыш бирде.

Ә болай, мин татар эстрадасы артистларыннан санаулы җырчыларның гына концертларына киләм. Күбесе җырлый белми. Салават абыйга барам, аңа, легендар җырчыбызга, бармыйча булмый. Вадим Захаров, Гөлназ Асаевага яратып йөрибез. Гөлназ безнең татар эстрадасында Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәния Фәрхиләр дәрәҗәсенә үсеп җитәр дип уйлыйм, чөнки моңы агылып тора.

Фирдүс Тямаевка бармыйм, Данир Сабиров үзе дә әйтеп йөри җырчы түгел, ә биюче икәнлеген», – диде ул.

Гөлнара Исламова:

«Руслан Кираметдиновның концертларын бик ошатып киләбез. Иптәш кызларымны да алып килергә тырышам. Аның җырлары бик эчтәлекле, тавышы искиткеч, йөрәкләргә үтеп керә торган», – диде ул.

***

Концерттан соң да халык таралышырга ашыкмады – Русланның фотога төшәргә чыгуын көтте. Фанатлардан озын гына чират тезелде. Теге Русланга «сөям» дип кычкырган кыз, чиратның иң алдына үтеп кереп, бераз тавыш куптарып алды. Җырчы үзе дә озакламады, сакал-мыек астыннан тыйнак кына елмаеп, тамашачысы белән аралашты.

Бер тамашачысы: «Бу – бигрәк ямьсез фон, башка җирдә төшмибезме», – дип тәкъдим иткән иде. Җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин урынны үзгәртмәячәкләрен, тиздән бу стеналарның тарих булып калачагын белдерде. Шулай булмый ни, 1988 елда ачылганнан бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы тиздән ремонтка ябылачак бит.

Соры стеналар турында башка уйлап торучы булмады, бөтенесе «тарихка кереп калырга» ашыкты. Мин исә, уңай хисләр белән, артистның «йогышлы» җыры «Мәтрүшкәләр»не көйли-көйли, өйгә кузгалдым.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 22 ноябрь 2025
    Исемсез
    МОЛОДЕЦ РУСЛАН!!!Синен унышларына шатланабыз.
  • 21 ноябрь 2025
    Исемсез
    Руслан молодец айбат жырлый красавчик
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар