Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов Ильмираның гаепләүләренә җавап бирде

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов Ильмираның гаепләүләренә җавап бирде

Кичә Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать иткән иде. Ул аны үзенә яла ягуда һәм балаларына булышмауда гаепләде. «Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин, гомумән, шокта. Дәвалан!» – диде ул Русланга.

Әлеге сүзләргә Руслан да битараф калмаган. Ул бүген Ильмирага җавап итеп, видеомөрәҗәгать яздырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге пар хәзер реаль тормышта бөтенләй аралашмый. Үпкә-рәнҗүләрен, әйтәсе сүзләрен бер-берсенә виртуаль дөнья аша гына җиткерәләр.

«Хәерле көннәр, дуслар. Мин шундый видео яздырырга уйладым. Яздырмыйча булмый. Инде 3 ел буена мин нәрсә генә ишетмәдем, ни генә күрмәдем. Нинди генә манипуляцияләр аша үтмәдем, әле дә үтәм.

«10 сорау» тапшыруы кысаларында миңа 2 сорау бирделәр. Хәзер шуның өзекләре интернет челтәрләренә чыга башлады.

Беренче сорау алимент буенча иде. «Руслан, син алимент түлисеңме?» – дип сорадылар. Мин төгәл җавабымны кайтардым. «Алиментны түләр өчен, алиментка бирергә кирәк», – дидем. Анда бернинди дә: «Руслан, син балаларыңа булышасыңмы?» – дигән сорау булмады. Шуңа да, андый тапшырулар караганда, сорауларның мәгънәсен аңлап, дөрес фильтрлап, төгәл үз фикерләрегезне язсагыз иде.

Икенче сорау хыянәт турында иде. «Руслан, сиңа хыянәт иткәннәре бармы?» – диделәр. Мин үз фикеремне төгәл әйттем. «Булгандыр», – дидем. Булганын мин үзем генә беләм, һәм барысын да үзем кичердем.

Ни өчен видеоны яздырырга уйладым? Монда балалар турында сүз китте бит инде. Кеше аклана башлады. Интернет челтәренә видеолар кертте. Мин монда алып бардым, тегендә алып бардым. Ә син балалар белән шөгыльләнмисең, балаларга булышмыйсың, туган көннәре белән котламыйсың, янәсе.

Нәрсә әйтәсем килә? Ничек шул дәрәҗәдә алдарга була икән дә, шулхәтле икейөзле булып була икән ул? Мин шуңа шаккатам. 10 ел бергә торып, 2 бала табып, бер тәлинкәдән ашап-эчеп, авыр моментларны бергә кичереп, ниндидер момент җиткәч, мине «кнопкага басып» «унитазга сливать» итеп була икән? Шуна әле дә аптырыйм.

Минем әйтәсем килә: нишләп әле ул директорга чакырганнарын, кызыбыз чирләгәч (колагыннан кан китеп) хастаханәләргә алып барганны, әтиләре бөтен әйберне хәл иткәнне, хастаханәгә яткырганны сөйләми? Чөнки ул кешегә «невыгодно» алай сөйләргә, берничек тә «невыгодно». Шундый хәлләр булгач, хастаханәгә килеп, палатага кереп, сторислар төшереп, кеше ышандырып «менә мин баламны карыйм» дип керткән иде. Мондый әйберләр йөрәккә мең пычак булып кадалды. Мин ул вакытта сүзсез калдым.

Сез, дуслар, белмисез безнең тормышта нәрсәләр булганын. Бары тик интернет челтәренә генә ышанасыз! Интернетта теләсә нәрсә күрсәтеп, теләсә нәрсә язып була.

Мин, фикерләрегезне калдырмагыз, дип әйтә алмыйм. Әмма эчемдә ниләр булуын үзем генә беләм.

Ә балалар буенча нинди манипуляцияләр кичерәм. Балаларның телефоннарын блокировать итә, мин аларга шалтырата алмыйм. Балаларны туган көннәре белән котламый, ди. Туган көннәрендә мин кызым белән улыма шалтыратам, ләкин аларга чыга алмыйм. Юри блокировкага куя. Ә аннан соң «Руслан безгә булышмый, балаларны карашмый» дип сөйли.

Нинди генә комментарийлар күрмәдем. «Мужик башың белән балаларыңнын әнисен сөйләп утырасың», – диләр.

Сезгә сорау бирим әле. 3 ел буе балаларының әтисен бөтен халык алдында пычракка батырырга ярыймы икән соң?

Нәрсәләр генә ишетмәдем. «Кыйнаган, суккан» дип, нәрсәләр генә сөйләмәде. Сез дөрес дип саныйсызмы шулай балаларының әтиләрен бөтен халык алдында оятка калдыруны? Әллә нинди видеолар чыгарып, фотолар куеп. Мин моны бернинди рамкаларга да сыймый дип саныйм.

Кыскача гына сөйләп үттем. Сөйләр сүзем бик күп, тик барысын да сөйләп бетереп булмый. Сөйли башласам, чәчләрегез агарыр дип куркам. Бер-берегезне саклап һәм аңлап яшәгез», – дигән Руслан.

Җырчы үзенең әлеге җавабыннан соң, Ильмира балаларны үзенә каршы котырта башламагае дип тә шикләнә.

«Ул инде аклана башлар, балаларны котыртып, теләсә нәрсә әйттерер. Мин инде аны беләм, беренче тапкыр гына түгел. Балалар аның белән торгач, каршы килә алмыйлар. Шуның өчен бу хәлләрнең бетәсе юк әле. Барысы да алда. Балаларны котыртып, видеолар төшерәчәк, әйтте диярсез, шулай булачак», – дигән Руслан.

Комментарийлар (9)
Калган символлар:
  • 13 апрель 2025
    Исемсез
    Ир - ат ир атны яклый, э монда ботен хатын кыз Ильмирага каршы. Эзрэк башыгызны эшлэтегез инде, яхшы жирдэн эттэ китми.
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Элегрәк "Хатын түгел, аждаха" дигән спектакль куйдылар. Ул хәзер берәр театр репертуарында юк микән? Без, Руслан яклылар, шунда җыелып барып, шуны карап кайтыр идек.
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Боларның берсендә дә бала кайгысы юк, балалар кызганыч...
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Ярый Руслан котолгансын ул хатыннан, бик ятсыз булып чыкты.
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Ижади кешелэр арасында бик куп Гаилэлэр аерылышты бу беркемнен башына сыярлык тугел ул Ильмира нын тынычлана алмавына гайбэт чыгаруына бу гаилэ хэлен ир белэн хатын узара килешергэ тиеш Ильмира урам себеркесенэ эйлэнеп бара бит инде
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Сәлам, Русланны гел балалар белән күрдем. Эльмираны күргәнем булмады. Садикка балаларны Руслан алып килде, алып китте. Торнакайда гел күрә идем аны. Алдама
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Руслан, бирешмә! 99 % халык синең яклы.
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Сойлап тик йорсен, игьтибар итма, Руслан, бертуктамый яза бит ул, хурлый, матур куренеш тугел, тэрбиясез ул хатын
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Руслан жулэр белэн жулэр булмыйлар.Без синен яклы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100