Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте: «Миңа яла якканчы… »

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте: «Миңа яла якканчы… »
Фото социаль челтәрдән алынды

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте. Җырчыны эчендә кайнаганнарның барысын да халыкка чыгарырга Русланның «10 сорау» тапшыруы кысаларында элекке хатыны турында начар сүзләр сөйләве этәргән.

Сорау-җавап форматындагы тапшыру барышында Русланга: «Ильмираның сиңа хыянәт иткәне булдымы?» – дигән сорау эләгә. Артист озак уйлап тормый: «Минемчә, булгандыр. Чөнки хатын-кыз гаиләне болай гына таркатмый. Соңгы вакытларда аның тарафыннан салкын караш сизелә башлаган иде», – дип җавап кайтара.

Элекке иренең әлеге сүзләре Ильмираның күңеленә тигән. Ул элекке ирен үзенә яла ягуда һәм балаларына булышмауда гаепләп, сторислар төшергән.

«Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин, гомумән, шокта. Дәвалан!» – дип яза ул Русланга, хыянәт турындагы сүзләренә ишарәләп.

Руслан Кираметдинов әлеге үк тапшыру кысаларында балаларына алимент түләмәвен әйтә, чөнки Ильмира алиментка бирмәгән икән.

«Ел әтисе! Белеп торыгыз, әти кеше үз балаларына ярдәм итсен өчен, алиментка бирергә кирәк икән!» – дип язган Нәгыймова бу видеоны күрсәтеп.

«Хәзер тагын «нигә син аны пиарить итәсең» дип язарсыз. Нигә ул сиңа, диярсез. Әмма мин башка үземә шулай яла ягуларына түзеп тора алмыйм.

Инде 3 ел миңа аның әбиләре тынгы бирми. Мин үзем турында нинди генә сүзләр ишетмим. Күпме гаеп ташлаулар… Нәрсә аша узганымны үзем генә беләм. Аллам сакласын. Әйе, идеаль җырлый, ләкин, кеше буларак, ул…

Мин бу 3 ел эчендә 250 концерт куйдым. 10 илдә булдым. Әлбәттә, аның ачуы килә. Балаларны Дубай һәм Төркиягә ял итәргә алып бардым. Ә син нәрсә эшләдең, Руслан Кираметдинов?

Ике машина алдым. Ә бит миңа беркем дә ярдәм итмәде. Минем шаһитларым бар. Мин бары тик эшлим, тырышам. Чөнки минем мотиваторларым – балаларым. Синең бер тапкыр булса да мәктәпкә килгәнең бармы? 1 сентябрьдә, мәсәлән? Бер тапкыр булса да туган көннәре белән котладыңмы? Тренировкаларга йөртәсеңме? Ә мин барысына да җитешәм, Аллаһка шөкер. Бу видеода – балаларның хис-кичерешләре. Миңа менә шундый бер видео булса да күрсәт әле.

Мин озак түздем. Гафу итегез, дәшми кала алмыйм.

Ә бу видеолар – мине «балалары белән шөгыльләнми» дип язучылар өчен. Сез дә шулай эшләп карагыз. Мин мактанмыйм, ләкин берни эшләми торып, мин дә башка кешегә начар сүзләр ташлый алыр идем. Аллаһка шөкер, мин андый түгел.

Әти-әниемә йорт салырга булышам. Әллә нинди «шикарный» булмаса да, мин моны башкарып чыгачакмын. Чөнки без гомер буе фатирда яшәдек. Бу – минем хыялым.

Мин корычтан түгел. Өемә «ашыгыч ярдәм» бик еш килә. Кайвакыт сәхнәгә бик көчле авыртуларны җиңеп чыгам. Невралгия. Паник һөҗүмнәр. Үз өстемә артык күп җаваплылык алам. Башта үләм, аннан соң яңадан тереләм кебек. Ә соңыннан бу үтә, яңадан үз халәтемә кайтам», – дип күңелен бушаткан җырчы.

Нинди уй-планнар беләндер, Ильмира язылучыларыннан Чаллыда яшәүче яхшы юрист тәкъдим итүләрен дә сораган.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Сез ник ильмираны сойлисез узегезнен балаларынызны белегез хэр кешедэ булырга момкин этисез бер дигэн булып усэрлэр сез кеше очен кайгырмагыз узегезне белеп торыгыз алладан куркыгыз кеше сойлэргэ ярамый
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Ильмира син узен гаепле ботен доньяга Русланны хурлап йорисен узенне бел Ир Ир иткэндэ хатын кыз юк иткэндэ хатын кыз син алдан кычкырып Русланны хурлыйсын э ул беркайчанда кеше хурламый даже синедэ без ана сокланабыз нинди тэртипле итеп устергэннэр Анын эти энилэренэ зур рэхмэт эйтэсе килэ Сина эзерэк тэрбия жители бетми Урнэк ал!
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Гәеп ике кешедә дә,Китә да , тәртәдә гәеп ди әйтә иде мәрхүм әбием.
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска, дип тикмәгә әйтмәгәннәр борынгылар. Балаларны чегән сыман илдән-илгә өстерәп йөртергә була, тик алар әтисез булуларына кимсенеп үсә. Аеруча ир бала әтисе белән аралашмау аркасында тиешле тәрбия күрми. Үсеп җиткәч, ул өйләнгәч, килен белән картайган кайнана сугышы башлангач, малаеннан чын ир ясый алмаганын, чүпрәк ир үстергәнен аңлый хатын-кыз, соң була. Ирдән өстен чыгарга көрәшеп йөргән хатынга тирә-ягында акыллы киңәш бирерлек якын кешеләре булмау кызганыч. Бу очракта иң кулай киңәш шул: көннән-көн авырая барачак тормыш йөген тарту өчен хатын үз урынын белеп, ир белән кушылу юлын эзләргә тиеш. Ир хакын хаклый белмәгән хатын кем була ул - абыстайлардан дәресләр алып, дөрес юлга басарга насыйп итсә иде, дигән теләктә калыйк.
  • 8 апрель 2025
    Исемсез
    Татарча яз, урысча хаталар җибәрәсең.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100