Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов әнисен сәхнәгә чыгарган

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов әнисен сәхнәгә чыгарган
социаль челтәрләр

Руслан Кираметдиновның Чаллыдагы концертында сәхнәгә аның иң якын кешесе – әнисе дә күтәрелгән. Аны сәхнәгә: «Шундый ул үстергәннәре өчен Русланның әти-әнисенә рәхмәт әйтик әле», – дип, җырчыга чәчәк бирергә менгән туганнан туган сеңлесе чакырып чыгара. Руслан әнисен залдан үзе төшеп ала, сәхнәгә кадәр җитәкләп алып менә.

Рамилә апа Русланны хөрмәт итеп, иҗатын яратып килгәннәре өчен, Чаллы халкына рәхмәтләрен җиткерә.

«Интертат»ка әңгәмәдә дә Рамилә апа халыкның Русланны күтәргәне өчен бик сөенүен белдергән иде.

«Халык моңга сусаган, күрәсең, хәзер. Тамашачы яратып йөри, заллары тулы, Аллаһка шөкер. Үзе дә шат кәеф белән, очынып кайтып керә.

Ул элек: «Әни, бу җырны җырласам ничек булыр икән?» – дип, җырларын гел миңа тыңлата иде. Хәзер дә киңәшләремне биреп торам. «Улым, бу җырыңны җырласаң әйбәт бит инде, монысын болайрак ит», – дим. Сүзләремә колак сала», – дип сөйләде ул.

Бу хакта тулырак:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100