Артист әниләре 8 март бәйрәме турында: «Балаларыбызның тормышлары өчен сөенеп яшибез»
Бүген язның иң күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне. 8 Март ул, беренче чиратта, якын кешеләребез – әниләребезне кадерли, аларга яратуыбызны белдерә торган бәйрәм дә. Шул уңайдан «Интертат» татар эстрадасындагы популяр җырчыларның әниләре белән сөйләште.
Руслан Кираметдиновның әнисе: «Руслан тугач та җырлый башлады»
Җырчы Руслан Кираметдиновның әнисе Рамилә ханым:
Рамилә апа, сезгә Халыкара хатын-кызлар көне нәрсәсе белән кадерле?
Мин гаиләдә бердәнбер хатын-кыз бит – шуңа да 2 улым һәм тормыш иптәшем тарафыннан әлеге бәйрәмем кадер-хөрмәттә уза. 8 Мартны яратам, көтеп алам. Ул безнең күңелләребезгә яз алып килә.
Әле бүген эшебездә дә бәйрәм атмосферасын тоеп кайттык. Чәчәкләр бүләк итеп, ир-ат коллегаларыбыз матур итеп тәбрикләделәр.
Сезгә бәйрәмнең бүләге кыйммәтме, биргәнеме?
Мин үземә нәрсә бүләк итсәләр дә, зур итеп кабул итәм. Иң мөһиме – гаиләмнең үземә карата булган игътибары. Шул иң зур бәхет.
8 Март көнне әниләрне дә хөрмәтлибез. Бу бәйрәм – Әниләр бәйрәме дә. Сез үзегез нинди әни булдыгыз, Рамилә апа? Малайларны ничек тәрбияләдегез?
Малайларны кечкенә чакта тәрбияләү бер төрле ул, зурайгач – тагын да катлаулырак. Минем тормыш иптәшем балаларга йомшаграк, ә мин катырак, таләпчәнрәк булдым. Шунсыз булмый. Үземчә, улларым изге күңелле, тормышны алып барырлык эшчән булып үссеннәр, хатыннарын да хөрмәт итеп торсыннар, дип тырыштым. Малайлар булсалар да, өй эшләреннән дә тайчынып тормадылар – берсе тузан сөртсә, икенчесе идән юа иде. Эшләрне бүлеп китә торган идем. Безнең әтиләре дә хатын-кыз, ир-ат эше дип бүлеп тормый. Пилмәннәргә хәтле бергәләп ясыйбыз. Балалар да шуны күреп үсте. Менә хәзер оныкларым белән шулай мәш килеп камыр ризыклары пешерәбез. Русланның балалары: «Әби, мин дә булышыйм», – дип кенә торалар. Иң рәхәт мизгелләр шушы.
Русланның җырлый башлавы кайчан булды? Сез аны артист булыр дип уйлый идегезме?
Руслан тугач та җырлый башлады (көлә). Би-ик елак бала булды. Туганнарым: «Бәлки, еламыйдыр ул, Рамилә, җырлыйдыр», – дип әйтә торганнар иде. Чыннан да, ул вакытта елый-елый көч туплагандыр, мөгаен. 3 яшендә балалар бакчасына киткәч, тәрбиячесе күреп алып: «Бу балагызның сәләте бар, әйдәгез, без аны үстерик», – дип киңәшен бирде. 3,5 яшьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Нәүрүз» бәйрәмендә чыгыш ясап, йомшак уенчык алып кайткан иде. Үзе эшләп, җырлап алган беренче уенчыгы шул булды.
Мин аның җырчы булуын теләмәдем, әлбәттә. «Әйдә, улым, укы. Җырлавың хобби булып калыр», – дидем. «Юк, әни, җырчы буласым килә», – диде. Ул Салаватны тыңлап үсте, Салаватның фанаты.
Руслан сәхнәдән китеп алды, урман кисү буенча бизнес ачкан иде. Ул вакытларында сез аңа «сәхнәне ташлама» дип әйттегезме?
Ул бит бик авыр пандемия чоры иде… Алар ул вакытта фатир алдылар. Ипотекасын да түләргә кирәк, фатир өчен дә түләргә кирәк, концертлар куюны тыйдылар. Шул вакытта бер иптәше белән урман кисү буенча эш ачкан иде. Мин аңа: «Улым, үзеңә кара, үзең ничек дөрес дип уйлыйсың, шулай эшлә», – дидем.
Үзем борчылдым. Безнең тормышыбыз Русланнарныкы белән гел бергә барды, авыр вакытларында да гел бергә булдык… Алар бит башта безнең белән тордылар, аннан соң гына аерым фатир алдылар. Мин оныкларымны да үстерештем. Балаларны гастрольләргә җибәреп, Камилне 1 айлык вакытыннан ук карадым.
«Оныкларым» дип, йөрәгегез өзелеп сөйлисез. Сезнең оныклар белән күрешү мөмкинлегегез бармы?
Аллаһка шөкер, килеп торалар. Телефон аша да гел аралашып торабыз. Атна саен булмаса да, ике атнага бер киләләр, кунып китәләр. Әтиләре алып килә, алып китә. Ул өйдә булмаганда үзем барып алам. Тәмле ризыклар пешереп сыйларга тырышам, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Элек бергә торгач, алар безне бик сагыналар. Үзем үстергәч, алар миңа үз балаларымнан да якынрак.
Русланның иҗаты соңгы вакытта күтәрелештә. Сөенеп торасыздыр.
Халыкның Русланны күтәргәне өчен бик сөенәм. Халык моңга сусаган, күрәсең, хәзер. Тамашачы яратып йөри, заллары тулы, Аллаһка шөкер. Үзе дә шат кәеф белән, очынып кайтып керә.
Ул элек: «Әни, бу җырны җырласам ничек булыр икән?» – дип, җырларын гел миңа тыңлата иде. Хәзер дә киңәшләремне биреп торам. «Улым, бу җырыңны җырласаң әйбәт бит инде, монысын болайрак ит», – дим. Сүзләремә колак сала (көлә).
Русланның шәхси тормышында күңелсезлекләр булган чорда бик борчылдыгыз. Хәзер күңелегез азрак тынычландымы инде, Рамилә апа?
Бик авыр вакытлар булды ул. Мин, хәтта, урын өстенә яттым. Язмышына шулай язылган булгандыр. Инде килештем, алга таба үзләре ничек хәл итәләр, шулай булыр.
Ә инде тынычлану дигәндә, җан тынычлыгы барыбер юк инде ул, Гөлназ. Артист кешенең эше бик авыр, бик җаваплы эш бит ул. Аннан төнлә чыгып китәләр, төнлә кайтып керәләр, дигәндәй. Буранлы көннәрдә ерак-ерак юлларга чыгып китәләр. Исән-сау йөрсеннәр, бәхетле булсыннар, дип кенә телибез инде. Бөтен әни кешеләрнең дә балаларына теләкләре шул.
Зөлфирә Шәйдуллинаның әнисе: «Оныгымны, минем бәхеткә тугансың син, кызым, дип сөям»
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянованың әнисе Сәвия ханым:
8 Март – минем өчен иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Кояшлы язгы көн һәм, беренче чиратта, әниләр бәйрәме итеп кабул итәм мин аны. Күз явын алырлык язгы чәчәкләр һәр кешенең йөзенә елмаю өсти.
8 Март бәйрәмен, элек-электән, укытучы буларак та, әни буларак та көтеп ала идек. Укучыларым белән матур бәйрәм кичәсе оештырып, аларның куанганнарын күрү – үзе бер бәхет иде. Кызларым башлангыч сыйныфта укыганда, бу бәйрәмне аеруча да ярата идем. Алар белән матур җырлар өйрәнә идек. Ә инде бүләкләргә килгәндә, балаларның үз куллары белән ясап алып кайткан бүләкләреннән дә кадерлерәк бүләк булмагандыр.
Һәр әни кебек, мин дә, кызларыма иң яхшысын, иң тәмлесен, иң матурын бирергә тырыштым. Үзем белгән бар нәрсәгә өйрәттем. Мәрхәмәтле, акыллы, эшчән, ярдәмчел, инсафлы булуларын теләдем. Хәзерге көндә, аларга дөрес тәрбия биргәнбез, дип уйлыйм, кызларымның икесе белән дә бик горурланып яшим. Зөлфирәне зур сәхнәләрдә күргән саен, дулкынландыргыч хисләр кичерәм. Аның сәнгать юлын сайлавына да үзебез этәргеч булдык. Төрле чараларда, конкурсларда катнаштырдык. Балачагыннан ук һәр чыгышын зур дулкынлану белән карый идем. Хәзер дә концертларына баргач, аларга көч биреп, борчылып, шул ук вакытта горурланып утырам.
Укытучы булгач, бәя бирергә дә яратабыз. Зөлфирә белән Алмаз, «кимчелекләребез юкмы?» дип, гел минем белән киңәшләшәләр. Концерттан кайткач, бергәләшеп утырып сөйләшәбез, анализлыйбыз, тамашачылар язган хатларны, теләкләрне укыйбыз.
Сәнгать юлын сайлагач, балаларга озын-озын гастрольләргә дә чыгып китәргә туры килә. Бүгенге көндә аларга оныгыбызны карашып, терәк булырга тырышам. Нәзирә – безнең иң зур куанычыбыз. Аны сөйгән саен: «Минем бәхеткә туган син, кызым», – дип сөям. Кай тарафка чыгып китсәләр дә, миңа Нәзирәне тулысынча ышанып калдыралар. Мин аны карамыйм – без бала белән бербөтен булып яшибез. Ул миңа яшәргә көч бирә. Җырдагыча, без үстергән балаларны, аталарны, аналарны – бар кешене бәхетле ит, Аллаһым! Бәйрәм белән!
Гөлсирин Абдуллинаның әнисе: «Кодалар кайтса, иртәнге сәгать 4кә кадәр җырлашып утырабыз»
Җырчы Гөлсирин Абдуллинаның әнисе Ләйлә ханым:
Ләйлә ханым, сезнең өчен Халыкара хатын-кызлар бәйрәме нәрсәсе белән кадерле? Яратасызмы бу бәйрәмне?
Без – мәдәният хезмәткәрләре өчен, бөтен бәйрәмнәр дә бәйрәм. Алар күпчелек вакыт эштә үтә (көлә). Ял көннәре җитә, балалар-оныклар кайтачак дип, сөенеп көтеп торабыз. Балаларыбыз дүртәү булгач, берсе кайтмаса, барыбер икенчесе кайта. Кайта алмаган вакытларында да үпкәбез юк. Үзем үк: «8 Март, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне гаиләләрегез белән берәр кафега барып утырыгыз, күңел ачыгыз», – дип тә әйтәм.
Бүләкләргә килгәндә, «бәйрәмгә шундый бүләк бирсеннәр иде» дип сайланып утырганым юк. Балаларым – үзләре бүләк. Һәрбер анага да шулайдыр инде ул. Мәктәптән матур кул эшләнмәләре алып кайталар иде. Анысы да кадерле бүләк. Аларның кул эшләнмәләрен, открыткаларын, малайның армиядән язган хатларына кадәр саклыйм. Бөтен урам әбиләрен 8 Март белән котлап, шигырь чыгарып, «концертта укырсың, әни» дип, бик кызык итеп, бәйрәм хаты язып салган иде. Башта рәхәтләнеп еладык, аннан сәхнәдән укыдык.
8 Март – Әниләр бәйрәме буларак та кабул ителә. Сез нинди әни, Ләйлә апа?
Безнең буын балаларны артык иркәләп үстермәде. Без өйләнешкән елларда әле колхоз басуында чөгендер үстерү бар иде. 2-3 айлык баланы 92 яшьлек әбигә калдырып, чөгендер басуына төшеп китә идек. Үзебезне хәзерге аналар белән чагыштырам да шаккатам…
92 яшлек әби балага имезлек каптырып торыр иде без кайтканчы. «Әни, син безне тез башына утыртып үчтеки дә итмәдең», – дип әйтеп куя балалар кайвакыт. «Кызым, вакыты шундый булгандыр… Хәзер итәр идек тә, үстегез шул инде», – дим. Инде, балалар урынына оныкларны тез башына утыртып сөябез.
Усаллыгым да бар иде инде. Клубта эшләгәндә, балаларны чыгышлар ясарга өйрәтәсең. Дөрес эшләмәсәләр дә, кеше баласына сүз әйтеп булмый – үзеңнекенә эләгә. Алай да начар әни булганмындыр дип әйтә алмыйм. Балаларыбыз, Аллаһка шөкер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Без начар булсак, андый тәрбияле, акыллы булып үсмәсләр иде.
Ләкин үскәндә шук булдылар (көлә). Берсендә Алабугага укырга киттем. Кайтуыма кечкенә малай кара фломастер белән линолеум, ап-ак тәрәзә төпләрен, стеналарны язып тутырган. «Улым, нишләдең?» – дим. «Китмәең», – ди. Минем үзен ташлап укырга чыгып китүемә шулай җавап биргән.
Гөлсириннең иҗат юлыннан китәчәген балачагында ук белә идегезме?
Кайвакыт безгә берәрсе: «Менә дигән артист кызыгыз бар», – дип әйтә дә, чыннан да, Гөлсирин хәзер зур сәхнәләрдә җырлаучы артист бит инде, дип уйланып куям. Ә безнең өчен – алар һаман да шул җырлап йөрүче кечкенә балалар әле. Ничектер, үзебез шул өлкәдә эшләгәч, балаларыбыз җырларга да, биергә тиеш кебек кабул ителә иде. «Тавышың бар, әйдә, җырла әле, кызым», – дип чыгара идем сәхнәгә. Шуннан үзеннән-үзе тартылып, сәнгать юлына кереп китте. Гөлчәчәк тә, Гөлсирин дә үзләре табак-савыт юарлар, ачык тәрәзәдән җырлаган тавышлары яңгырап ишетелеп торыр иде. Балаларыбызның барысы да матур тавышлы. Ислам улыбыз да абзарда тегермән тартканда, тегермәннән каты кычкырып җырлый иде. Җырлый-җырлый эшләп үстеләр. Төпчегебез дә гитарада уйнап, җырлый.
Безнең кодалар да җырчылар, кода гармунда да уйный (Азатның әти-әниләре). Алар кайтса, без иртәнге 4ләргә кадәр җырлашып утырабыз, бик күңелле яшибез, Аллаһка шөкер.
Гөлсириннең сәнгать юлында авырлыклар да булмый калмагандыр? Хәзер Азат белән икесе концертлар куеп йөри башладылар, канат ныгыткан чорлары. Борчылып торасыздыр.
Гөлсирин Ваһапов фондында эшләү дәверендә үсте. Продюсерлары Рифат Әхмәтович булмаса, бәлки, бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмаган булыр иде. Ул аларга юлны дөрес күрсәтте, каршылыкларга бирешмәскә өйрәтте. Олы сәхнәгә чыгар алдыннан бик зур мәктәп булды ул Гөлсирингә.
Ә борчулар булмыйча тормый, шуңа да дөнья бит инде ул. Без Гөлсиринне: «Начар әйбер артыннан яхшысы килә, түзәргә кирәк», – дип өйрәттек. Кыен вакытларында да: «Кызым, ашыкма, түз», – дия идек.
Азатка да, Гөлсирингә дә үсәр өчен вакыт кирәк булыр. Тормышлары да, иҗат юллары да алда. Әкренләп алга баралар. Киявебез дә бик тырыш, Гөлсиринебез дә калышмый.
Репертуарлары, кайсы җырларны яздыру буенча безнең белән дә киңәшләшәләр. Әтисе белән баянга да җырлар өйрәнәләр. Гөлсирин ул бәйгеләргә дә гел әтисе белән йөрде. Ул вакытта балалар бәләкәй булгач, мин өйдә кала идем. Гөлсиринне без башка юнәлештә җибәрергә дә уйлаган идек. Әтисе: «Ул җырсыз яши алмый, барыбер кире әйләнеп кайтачак», – диде. Чыннан да шулай булды.
Безнең якларда концертлар белән йөргәндә, оныгыбыз Сылуны бездә калдырып китәләр. Башта еламсырап кала иде, хәзер ияләште инде. «Әни, әти мәми алып кайта», – дип, сагынып көтеп тора. Гел телефон аша сөйләшеп торабыз. Бераз йөрү белән, «шалтыратыйк, әби» дип, үзе телефон күтәреп килә. Оныкларны күз карасыдай саклап үстерәбез, бик яратабыз. Баланың баласы балдан татлы, дип әйтәләр бит, чыннан да шулай икән.
Гүзәл Идрисова-Бахның әнисе: «Кызымны «гел минем яшь чагым» дип карыйм»
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова-Бахның әнисе Әнүзә ханым:
Безнең бөтен бәйрәмнәр авылыбыз (Тукай районы Күктәк-Мирсәет авылы) мәдәният йортында, бәйрәм чараларында катнашып уза. Тормыш иптәшем матур итеп җырлый, гармунда уйный. Авылга күченү белән, икебез дә мәдәният йортына йөри башладык. Мин хорда җырлыйм. Авылда уздырылган бөтен концертларда, бәйгеләрдә катнашабыз. Әле тиздән хор белән җырларга Санкт-Петербургка барырга җыенабыз. Спектакльләрдә уйныйбыз, кыскасы, клубтан кайтып та кергән юк.
Гүзәл дә, Илназ да артистлар булгач, аларның да ял көннәре, бәйрәмнәре төрле чараларда, юлда үтә. Андый вакытта Казанга, балаларга булышырга барырга тырышам. Оныкларны мәктәптән алырга, музыка мәктәбенә алып барырга кирәк. Икенче кызыбыз да Казанда яши. Кызларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.
Балаларга карата мин бик таләпчән әни булдым. Сукояр йолдызлыгы астында тугангадыр, миңа өйдә һәрвакыт тәртип булу мөһим иде, балаларны да шулай тәрбияләдек без. Балалар икесе дә музыка мәктәбендә укыды, кечкенәдән пөхтә, төгәл булдылар. Мин балаларны ничек тәрбияләсәм, хәзер алар үзләре балаларын шулай ук тәрбиялиләр. Менә Гүзәл кызымны «гел минем яшь чагым бит бу» дип карыйм мин. 3 малай үстерсәләр дә, өендә тәртип, чисталык. Шкафлардагы, киштәләрдәге бөтен әйбер тигез, матур булып тезелеп торырга тиеш. Шулай тәртип булсын дип, балаларны да гел тикшереп кенә тора ул.
Гүзәл белән Илназның җырларын тыңлап, концертларын карап, кимчеклекләрен әйтәсезме?
Матур җырлары, клиплары чыкканда гел әйтәм. Алай тәнкыйди яктан карап, кисәтүләр ясаганым юк. Без олы кешеләр бит инде хәзер, ә яшьләр алар икенче төрлерәк фикер йөртә. Мәсәлән, безгә ошаган аларга ошамаска мөмкин, яки киресенчә.
Сәхнәгә күтәрелү юлында Гүзәлгә теләктәшлек күрсәттегезме, Әнүзә апа?
Бик нык терәк булдым, дип уйлыйм. Гүзәл 7 ел музыка мәктәбендә укыды. Эшләрдән сорап китеп, бәйгеләргә алып бара идем. Мәктәпне ташлыйм дигән вакытлары да булды. Ләкин минем таләпчәнлек аркасында, барыбер ахыргача укып бетердек. Бәйгеләрдә гел урыннар ала торган иде. Булыштым инде, булыштым, бәләкәй чагында артыннан калмыйча йөрдем (көлә). Мин әле ул кечкенә булганда ук, Гүзәлнең матур күлмәкләр киеп, сәхнәдә җырлап йөргәнен күз алдына китерә идем.
Гүзәлнең әле 2 яшьлек вакытында ук җырлаган кассетасы бар. Шуны көн саен алып тыңлыйбыз. 2 яшьтән үк ноталарга туры китереп, җырның сүзләрен дөрес әйтеп җырлаган. Әтисе командировкадан кайткач, 1 атна өйдә тора иде. Гел шулай Гүзәлнең җырлаганын кассетага яздыра иде. Нинди зур истәлек ул безнең өчен. Әле кичә дә тыңлап алдык шул кассетаны, күңелләребез тулды..
Оныкларыбыз да талантлы балалар булып үсеп киләләр. Әмма мин моның бик авыр хезмәт булуын әйтеп китәр идем. Музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү, бәйгеләргә алып бару, костюмнар тектерү... Гүзәл бик нык тырыша инде балалар өчен.
Балаларыбызның тормышлары өчен сөенеп яшибез. Кияүдән дә уңдык, кияү әйбәт. Икесе дә артист булгач, үзара аңлашып яшиләр, шулай җиңелрәк. Тамада да булып эшләгәч, кияү бик матур, йомшак итеп сөйләшә. Безне хөрмәт итеп тора, бик кунакчыл кеше, – дип сөйләде Әнүзә апа.