Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Әлегә әйтми торырга булдым»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «Әлегә әйтми торырга булдым»
"Татар-информ" архивы

«Күңел» радиосының Казанның УНИКС концертлар залында узачак «Безнең яшьлек җырлары» концертында Руслан Кираметдинов та катнаша. Үзенә шалтыратып, җырчының ретро җырларын барладык.

Минем ретро җырларым күп, ни дисәң дә, сәхнәгә менгәнемә озак вакытлар узган икән инде. Болай иң беренче җырларым арасында композитор Сара Садыйкова язган җырлар бар. Мәсәлән, «Әйт, дускаем, әйт» дигәнне бик яратып башкара идем. Ә бәлки, әниләргә, әбиләргә багышланган, аларның күңел халәте турындагы «Күчмә кошлар»ны башкарырбыз. «Читләргә китәсез» җыры дә якын. Кыскасы, әлегә концертта нинди җырлар башкарачагымны әйтми торырга булдым, сер булып калсын. Әле уйларга вакыт бар, аннан, минем көнендә генә хәл итә торган гадәтем дә юк түгел.

23 октябрь көнне барыгызны да «Безнең яшьлек җырлары» концертына чакырып калам. Анда без сезгә ретро җырлар да, моңлы заманча җырларыбызны да бүләк итәрбез. Әгәр дә яшьлек хатирәләрегезне искә төшерәсегез килсә, рәхим итегез», – диде Руслан.

Шунысын да әйтергә кирәк: Руслан Кираметдиновка сәхнәдәге беренче адымнарын ясаганда, «Күңел» радиосы бик нык ярдәм иткән. «Интертат»ка интервьюда ул: «Күңел» радиосына рәхмәт, алар беренчеләрдән булып минем җырларымны куя башлады, халыкка ишеттерде. Кабат иҗат юлымны Чаллыда шәхси концертымны оештырып башлап җибәрдем. Ул вакытта мине беркем белми иде әле. Автобус тукталышларына үзем афишалар ябыштырып, «Автозаводский» базарына барып, колонкалар куеп җырлап, билетлар саткан идем.

Ул концертымда аншлаг булды. Бер атна узуга, тагын берне куйдым. Анысында да зал туп-тулы иде», – дип сөйләгән иде.

Ретро концертта шулай ук Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, «Айфара» төркеме, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов кебек легендар артистларның катнашуы көтелә.

Ул 17:00 сәгатьтә башлана.

 

Фото: © «Күңел» радиосының социаль челтәреннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100