Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Айсин: «Таҗикстан белән Кыргызстан арасындагы конфликтның тамырлары тирән»

Таҗикстан белән Кыргызстан чигендә бәрелеш килеп чыкты, кешеләр үлде. Дәүләтләр нәрсәне бүлә алмаган? Конфликтның тамырлары кая барып тоташа? Бу хәл татарларга ничек тәэсир итә ала?

news_top_970_100
Руслан Айсин: «Таҗикстан белән Кыргызстан арасындагы конфликтның тамырлары тирән»
Салават Камалетдинов

29 апрельгә каршы төндә Урта Азия дәүләтләре Кыргызстан белән Таҗикстан чигендә хәрби бәрелеш башланды. Ике як та чиккә авыр бронетехника һәм артиллерия китерде. Дәүләтләр бер-берсен конфликт китереп чыгаруда гаепләде. Зыян күрүчеләр саны 178 кеше булган. Шулай ук һәлак булучылар да бар. Кыргызстаннан 34 кеше һәм Таҗикстаннан 15 кеше сугыш корбаны булган.

Бәрелешнең төп сәбәбе — дәүләтләр чик буендагы суалгыч корылманы бүлешә алмауда. Таҗикстан территориясендә урнашкан суалгыч ике дәүләт өчен дә уртак булган. Таҗикстанның видеокамера куярга теләве аркасында конфликт килеп чыга.

Сәясәт белгече Руслан Айсин «Интертат»ка бу конфликтның сәбәпләрен аңлатты. Бу очракта берничә катлам проблема бар, ди ул. Беренчедән, күп еллар дәвамында дәүләт чикләре өчен барган конфликт. Сәясәт белгече сүзләренчә, Таҗикстан белән Кыргызстан арасындагы чикнең яртысы гына рәсми рәвештә теркәлгән һәм демаркацияләнгән, ягъни ике дәүләт тә бу чикләрне рәсми рәвештә таныган. Дүрт йөздән артык чакрым чик рәсмиләштерелмәгән, шуңа күрә бу чикләр өчен тарткалашу һәрдаим булып торган.

Руслан Айсин фикеренчә, бу хәлнең рәсми сәбәбе су ресурсы белән бәйле «көндәлек конфликт» дип барсалар да, аның тамырлары күпкә тирән һәм ул зур геосәяси «уен» белән бәйле.

«Конфликт Күмәк куркынычсызлык буенча халыкара региональ оешманың (ОДКБ — Организация Договора о коллективной безопасности) утырышы узган көнне башланды (Ул оешма Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Россия, Кыргызстан, Таҗикстанны берләштерә). Минемчә, бу тышкы фактор белән бәйле, чөнки Кыргызстан һәм Таҗикстан икътисадында, сәясәтендә Кытай да бик актив катнаша. Барлык проблемаларны җыеп карасак, анда янган шырпы ташлаучы - Америка Кушма Штатлары, чөнки ОДКБ — Американың Урта Азиядәге конкуренты.

Америка Әфганстаннан хәрби көчләрен чыгара, тик шул ук вакытта үзенең тәэсирен калдыра. Аларда «идарә ителә торган хаос» концепциясе бар, ягъни алар махсус конфликт чыгара һәм аны үзләре чишә дә. Белгәнебезчә, хәзерге вакытта Россия белән Американың арасы бозыла бара. Россиянең «йомшак корсак асты» булган бу җирлектә Америка элек тә актив катнаша иде. Шул ук вакытта Россиянең дә Кыргызстан һәм Таҗикстанда базасы бар. Бу кечкенә генә җирлектә берничә эре геосәяси көчләрнең мәнфәгатьләре очрашты. Һәм шул конфликт чыкты. Бу кече сугыш гади генә чишелә алмас», — дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта белгеч Таҗикстан белән Кыргызстанда эчке икътисади вазгыятьнең катлаулы булуын да искә алды. Пандемия булу сәбәпле, аларның табышлары тагын да кимеде һәм башка илләргә акча эшләргә киткән мигрантлар кире кайтарга мәҗбүр булды.

«Алар үз илләренә кайткач, эшсез калды һәм киеренкелек барлыкка килде, моны каядыр чыгарырга кирәк. Кечкенә генә конфликтның булуы бу илләр өчен файдалы да, чөнки эчке кризисны тышка чыгарырга кирәк. Дәүләт ияләренең эчке проблеманы чишү өчен кечкенә сугыш башлавы тарихта беренче очрак түгел. Ул халыкны берләштерә һәм яңа юнәлеш күрсәтә, аларның бөтен нәфрәтләре хөкүмәткә түгел, ә тышкы дошманга юнәлтелә», — дип аңлатты ул.

Бу җирлектә татарлар яшәвен дә истә тотыйк. «Бу хәлнең анда яшәүче татарларга тәэсире булырга мөмкин. Тулы канлы сугыш башланса, гражданнар буларак, алар да бу катнашырга тиеш булачак. Таҗикстан һәм Кыргызстанның хәрби армиясе зур түгел. Зур сугыш башланса, гади гражданнарны тартырга мөмкиннәр. Татарлар нигездә Бишкәктә яши, аларның күбесе — зыялылар, бу проблема аларга кагылырга мөмкин.

Әгәр зур сугыш башланса, Татарстанда яшәүче таҗиклар, кыргызлар арасында ыгы-зыгы булырга мөмкин. Бик актив форматта булмаса да, сүз бәрелеше булуы ихтимал. Ул, әлбәттә, безнең тотрыклылык өчен әйбәт күренеш түгел. Татарстанның Кыргызстан республикасы белән дә мөнәсәбәтләре бик яхшы, таҗиклар белән дә элемтә тыгыз. Бу халыклар белән безнең тарихи язмыш бәйләнгән. Ул тату мөнәсәбәтләр безнең өчен бик әһәмиятле», — дип сөйләде сәясәт белгече.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100