Руслан Айсин: «Кытайга таянасы юк»
Ни өчен 82 яшьлек АКШ түрәсе Нэнси Пелосиның Тайваньга очуы дөньяны астын-өскә китерде? АКШ белән Кытай арасында мөнәсәбәтләр суынуы Россиягә уңай тәэсир итәрме? «Интертат» сәяси күзәтү ясый.
АКШ Конгрессының Вәкилләр палатасы спикеры 82 яшьлек Нэнси Пелосиның 2 августта Тайваньга очуын бөтен дөнья күзәтеп торды. Чагыштыру өчен, Вәкилләр палатасы спикерын Россиянең Дәүләт Думасы рәисе дәрәҗәсенә тиңләп карарга мөмкин. Кытайда бу вакыйга зур шау-шу уятты. Халык кызыксынуының сәбәбе бар – самолетны хәрбиләр бәреп төшермәсме, дип ут йотып тордылар, чөнки ул Кытай күгеннән рөхсәтсез очты. Аннан да бигрәк, Кытайның Тышкы эшләр министрлыгы Кушма Штатларга рөхсәтсез очарга ярамаганын алдан кисәтеп, төрлечә янап торды. Янаулар сүздә генә калды. Нэнси Пелосиның Тайваньга килүе Кытай лидеры Си Цзиньпинның дөнья күләмендә абруен какшатты.
Шушы вакыйгадан соң Кытай Тайвань чикләре янында 15 августка кадәр хәрби өйрәнүләр башлап җибәрде. Утраудан кайбер товарлар чыгару туктатылды, үзенә күрә икътисади блокада барлыкка килде. Бу – дөнья күләмендә электроникага бәя артуына китерергә мөмкин. Кытай белән АКШ арасы да шактый суынды. Россиянең кайбер сәясәтчеләре, бу хәлдән соң Кытай безнең илгә ныграк якынаер, дигән өмет белдерә.
Тайвань – ул Кытайга терәлеп торган утрау, һәм Кытай аны үз территориясе буларак күрә, ә Тайвань үзен бәйсез дәүләт итеп исәпли. Ике территория арасындагы каршылык узган гасыр уртасыннан бирле бара. 1949 елда коммунистик Кытай Халык Республикасы оешкач, илдә аңарчы хакимлек иткән, коммунистларны кабул итмәгән җитәкчелекнең бер өлеше Тайвань утравында төпләнә. Тайвань мәсьәләсе АКШ белән Кытай мөнәсәбәтләрендә иң каршылыклы проблемаларның берсе булып тора.
АКШ белән Кытай, Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләргә карата аңлатма алу өчен, «Интертат» хәбәрчесе сәясәт белгече Руслан Айсинга мөрәҗәгать итте.
Руслан Айсин:
Кытай белән АКШ арасында геосәяси ярыш күзәтелә. Сер түгел, Кытай соңгы егерме елда үзенең икътисади потенциалын үстерде, көчәйтте. Ул Советлар Союзы урынын алмакчы була, ләкин аның проблемалары бихисап. Эре дәүләт булса да, аның икътисады АКШ һәм Ауропа илләренә бәйле, чөнки күпчелек товарларын ул капиталистик илләргә сата. Аннан тыш, алар сатып алсын өчен, Кытай аларга өстәмә кредитлар бирә. Шуңа күрә Кытай Көнбатыш илләргә бәйле. Шулай да, соңгы елларда киеренкелек күренә.
НАТО оешканнан бирле АКШ Ауропаны контрольдә тота. Кытай соңгы елларда баш күтәрә. Аның амбициясе зур. Инвестицияләр һәм икътисади интервенцияләр аша Кытай Африкага да, Ауропага да керә. Кытайның бер нечкә һәм зәгыйфь ягы бар: ул сәяси яктан стратегияне алып бара алмый. Моның тарихи сәбәпләре бар. XIX гасырда Кытай Россия империясе, Япония белән сугышта җиңелүгә дучар булган. Кытай үзен бөек дәүләт итеп күрә, ләкин аның яшерен үпкәсе дә сизелә.
Си Цзиньпин Кытайны «бөек дәүләт» дип игълан итте. Бу пропаганда бик актив бара. Нэнси Пелосиның килүе Си Цзиньпинның абруен какшатты, чөнки Кытай ягыннан нинди генә хәрби янаулар булмасын, Нэнси Пелоси курыкмады, Тайваньга барыбер килде. Октябрьдә җыелырга тиешле коммунистлар партиясе пленумында Си Цзиньпин өченче срокка сайланырга тиеш. Шунда бу вакыйганы аның исенә төшерәчәкләр, чөнки Кытай өчен имидж ягыннан һәм эчке тотрыклылык өчен зур бәреш булды.
Кытай үзенең бу юнәлешеннән тайпылмас, экспонсионистик стратегияне алып барачак, ләкин аның көче әллә ни зур түгел, чөнки Кытайда икътисади кризис кына түгел, сәяси кризис та күзәтелә. Си Цзиньпин, үз хакимиятен ныгытканда, элиталар арасында булган татулык һәм тотрыклылыкны юкка чыгарды диярлек.
Дэн Сяопиннан соң Кытайда һәр яңа килүче лидер ике сроктан китә иде. Бу махсус эшләнелгән кагыйдәне Си Цзиньпин бозды. Бюрократия андый эшләрне яратмый. Ул төгәл һәм ачык кагыйдәләргә таянып эш итә.
Россия белән Кытай мөнәсәбәтләренә килгәндә, Кытайга таянасы юк. Кытай безне дус итеп күрми, чөнки XIX гасырда да, XX гасырда да ике ил арасында сугышлар булган. Кытай безне кече партнер буларак кына күрә. Бездән нефть, газ, агач һәм башка кыйммәтле ресурсларны арзанга сатып ала да безгә кыйммәтлерәк товарлар җитештереп сата. Бу тулы канлы дустанә мөнәсәбәтләр түгел.
Әгәр Тайвань блокадада калса, электроникага бәяләр үсәчәк, чөнки анда җитештерелә торган чипларны, процессорларны бөтен дөнья куллана. Шуңа күрә алар дөнья күләмендә дә үсәргә мөмкин. Россиядә импорт товарларына бәяләр аннан башка да арта.