news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ручкасыз эш: бала тудыру йортында анестезиолог-реаниматологларга «РАИСа» ярдәмгә килә

Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында хәзер яңа мөмкинлекләр – реанимация бүлегендә пилот проект гамәлгә ашырыла. Табиблар документларны кулдан тутырмый, операция һәм пациент турында җиһазларда теркәлеп бара торган белешмәләр реаль вакыт режимында системага керә.

news_top
Ручкасыз эш: бала тудыру йортында анестезиолог-реаниматологларга «РАИСа» ярдәмгә килә

Менә шушы уңайлыкларны журналистларга 7 нче шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә күрсәттеләр. Россиядә эшләнгән «РАИСа» цифрлы системасы турында белгечләр сөйләде, яңа мөмкинлекләрне экранда да күрсәттеләр.

Нәрсә ул «РАИСа»?

Операция һәм реанимация бүлекләрендә техника аеруча күп. Илнең күп кенә хастаханәләрендә табиблар һәм шәфкать туташлары мониторлардан алынган күрсәткечләрне һаман да кулдан терки. Бу күп вакытны ала, – дип аңлатты Т1 IT-холдингының «Программа-аппарат мөмкинлекләре» бизнес-юнәлешенең техник директоры Алексей Изосимов.

Шуңа күрә, бала тудыру йортында сынау рәвешендә «РАИСа» цифрлы системасын кулланып карарга уйлаганнар. Табиблар ике көн дәвамында барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, бүген инде аны тулы куәтенә эшкә җигә. Система атамасының асылын да аңлаттылар: «РАИСа» – реанимация-анестезиология информацион системасы, нәтиҗәдә шундый аббревиатура туган.

Билгеле булганча, операция вакытында пациентның кан басымы, сатурациясе, йөрәк тибеше, тән температурасы һәм башка барлык мәгълүматлар мониторда теркәлеп тора. Менә бу система барлык медицина җайланмаларын бердәм мәгълүмати мохиткә берләштерә дип әйтергә була. Наркоз-сулыш алу аппаратларыннан белешмә, операциянең һәр этабы турында мәгълүмат – нинди процедура, нинди дару кулланылган – барысы да автоматик рәвештә бердәм системага туплана.

Белгечләр бала тудыру йортында «РАИСа» цифрлы системасы өстенлекләре турында сөйләде

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Бер төймәгә басып, операцияне башка залга күчерергә мөмкин»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йөклелек буенча баш анестезиолог-реаниматологы, перинаталь үзәкнең 6 нчы анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Ренас Аббазов сүзләренчә, хәзер шәфкать туташларына кардиомонитордан һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү (ИВЛ) аппаратыннан мәгълүматларны аерым җыеп, аларны кулдан күчереп язарга кирәкми.

Хәзер барлык мәгълүматлар наркоз картасына автомат рәвештә җыела. Анда кан басымы, пульс, сатурация, ЭКГ күрсәткечләре, шулай ук ИВЛ аппаратындагы барлык мәгълүмат чагыла. Бу операция бүлмәсендәге реаниматологның гына түгел, бүлек мөдиренең дә эшен җиңеләйтә, – дип билгеләп үтте ул.

Ренас Аббазов журналистларга «РАИСа» системасының ничек эшләвен күрсәтте. Операция блогы коридорындагы стенага экран урнаштырылган. Анда планлаштырылган, хәзерге вакытта үткәрелә торган һәм тәмамланган операцияләр төрле төсләр белән күрсәтелә.

Ренас Аббазов: Хәзер шәфкать туташларына кардиомонитордан һәм ИВЛ аппаратыннан мәгълүматларны аерым җыеп, аларны кулдан күчереп язарга кирәкми.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Әгәр дә берәр операция залында эш йөкләнеше артык зур булса, операцияне бер төймәгә генә басып, башка залга күчерергә мөмкин. Ә инде конкрет операция турында мәгълүматны ачсак, анда пациентның хәле, операциянең ниндидер нечкәлекләре, пациентка кертелгән яки кертергә дип билгеләнгән препаратларны күрергә мөмкин. Анестезия һәм операциядә өзлегүләр, башка янаган куркынычларның дәрәҗәсен билгеләүче шкалалар автомат рәвештә исәпләнә.

Әгәр пациентның нинди дә булса препаратка аллергиясе булса һәм без аңа шул даруны билгеләргә теләсәк, система бу препаратны кулланырга ярамаганлыгы турында кисәтә. Бу – бик зур файда. Безнең өчен иң мөһиме – пациентның иминлеге, – диде Ренас Аббазов.

Табибларны ручка белән язып утырудан арындыру эш вакытының якынча 50 процентын янга калдырырга мөмкинлек биргән. Барлык күрсәткечләр әзер документта туплана, аннары шуны бастырып чыгаралар һәм имза куела. «10-11 кәгазь журнал хәзер инде тутырылмый», – дип аңлатты Ренас Аббазов.

«Кайчак кискен очракларда исәп минутлап түгел, секундлап бара»

7 нче шәһәр клиник хастаханәсе перинаталь үзәге җитәкчесе Татьяна Шиһабетдинова анестезиолог-реаниматолог хезмәте бик авыр булуын, шуңа проектның әһәмияте бәһасез булуын ассызыклады.

Татьяна Шиһабетдинова: «Үз күзләрем белән күрдем – бу система аларның эшен бик җиңеләйтә. Анестезиолог кәгазь белән эшләми, шундук барысы да экранга чыга»

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Акушер-гинекологлар ике кеше – әни һәм бала гомере өчен җавап бирә, ләкин анестезиологлардан башка эш бармый. Еш кына планлаштырылган гына түгел, экстрен операцияләр дә килеп чыга, операция залларында мультидисциплинар бригадалар эшли. Үз күзләрем белән күрдем – бу система аларның эшен бик җиңеләйтә. Анестезиолог кәгазь белән эшләми, шундук барысы да экранга чыга. Акушер-гинеколог та моны күрә, динамиканы бәяли ала. Табиблар пациентка күбрәк вакыт сарыф итә ала. Кайчак кискен очракларда исәп минутлап түгел, секундлап бара шул, – диде.

Алга таба бу системаны балалар реанимациясендә куллану да мөһим, дип саный ул. Шулай ук, Татьяна Шиһабетдинова фикеренчә, ике ай эчендә гамәлгә ашырылган бу тәҗрибәне бөтен республика күләмендә дә җәелдереп булыр иде.

Алексей Изосимов билгеләп үткәнчә, әгәр система район хастаханәләрендә дә кертелсә, реанимация һәм анестезиология буенча ситуацион үзәк булдырырга мөмкин булачак. Район хастаханәсендә белгечләр җитмәгән очракта, ситуацион үзәктәге штаттан тыш белгечләр катлаулы операцияләр барышын читтән күзәтеп, андагы табибларга киңәшләр бирә һәм ярдәм итә алачак.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Персоналның хезмәтен мөмкин кадәр җиңеләйтмибез икән, пациентка ярдәм сыйфаты мәсьәләсе барыбер аксаячак»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш реаниматологы Александр Ванюшин бүген медицина ярдәмен күрсәтүдә төп бурыч югары сыйфат булуын билгеләп узды.

Хастаханәдә беренче урында кем дигәндә, без, беренче чиратта, персонал дибез. Персоналның хезмәтен мөмкин кадәр җиңеләйтмибез икән, пациентка ярдәм сыйфаты мәсьәләсе барыбер аксаячак. Бүген безнең белгечлек дефицитлы санала, яшерен-батырын түгел, анестезиологлар белән тәэминат 80 проценттан ким. Республика буенча уртача тәэминат – 63 процент.

Цифрлаштыру ярдәмгә килергә тиеш. Без башта электрон документлар әйләнеше кирәк дидек, ручкаларын тартып алыйк та, клавиатура таратыйк, дидек. Әйе, ләкин моның белән генә эш җиңеләймәде, алга барырга телибез. Нәтиҗәдә, менә шушы проект туды. Әйе, башта шикләр дә булды, ләкин хәзер республикада моны уникаль проект дип әйтә алабыз.

Безнең бурыч – проектны бөтен республикага тарату. Цифрлаштыру һәркайда булырга, ул пациент файдасына эшләргә тиеш, дип чаң сугабыз, – дип әйтте Александр Ванюшин.

Ә ник пилот проекты өчен 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе сайланды, дигән сорауга ул: «Чөнки бу иң яхшы хастаханә һәм иң яхшы бала тудыру йорты», – диде.

Шушы системаны эшләүче, «КваттроЛаб» компаниясе генераль директоры Алексей Берёзкин «РАИСа»ның Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы программалары реестрына кертелгәнен әйтте.

Без – «Сколково» резидентлары. Системаның чит ил аналоглары бар, әмма алар Россия медицинасының үзенчәлекләрен исәпкә алмый. Дөресен генә әйткәндә, эшне соңрак башлавыбызның өстенлеге дә бар: без системаны иң заманча технологияләр нигезендә булдырдык. Ә 10-15 ел элек эшли башлаганнарга үз системаларын яңадан заманчалаштырырга туры килде, – диде Алексей Берёзкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар