Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин»ның элеккеге уенчысы Азмун Казандагы баласын танырга теләми

news_top_970_100
«Рубин»ның элеккеге уенчысы Азмун Казандагы баласын танырга теләми
"Татар-информ" архивы

Иранның «Байер» клубы һөҗүмчесе Сердар Азмунның элеккеге сөйгән кызының адвокаты әти булуны тану һәм алимент билгеләү буенча суд барышы белән таныштырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Казанда яшәүче хатын-кыз Азмуннан бала табуын раслый һәм судка шикаять бирде.

«Шикаять теркәлде, җавап бирүче (Азмун) апелляция шикаяте бирде. Шулай да әлеге вакытта аны суд кабул итә алмый, документларны карыйлар. Мөгаен, судьяның сораулары, теләкләре булыр. Аннары мәгълүмат суд сайтында чыга, без моны күзәтеп торабыз. 

Шикаять кабул ителсә, безгә бу шикаятькә каршы әйтү өчен срок биреләчәк. Аннары эш Санкт-Петербург шәһәр судына китә, апелляция шикаятен карау өчен суд утырышы шунда була», – ди Дмитриева. Бу турыда «Спорт Экспресс» язган.

Иранда туып үскән, этник төрекмән Азмун «Рубин»да  2013-2016, 2017-2018 елларда уйнады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100