Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин» футболчысы Сердар Азмунны элеккеге сөйгәне Алия балага акча бирмәүдә гаепли

«Аның эте шәхси самолетта йөргәндә, кызым дәвалану өчен акчаны ике атна көтә», - ди ул.

news_top_970_100
«Рубин» футболчысы Сердар Азмунны элеккеге сөйгәне Алия балага акча бирмәүдә гаепли

«Рубин» футбол командасының элеккеге уенчысы һәм Иран җыелма командасы футболчысы Сердар Азмунны элеккеге сөйгәне — Казан кызы Алия тәнкыйтьли. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Алия баласының хокуклары бозыла дип саный. Ул хәзер Казанда яши. 2018 елда Сердар Азмун белән Казанда танышкан булган. Якынча белешмә буенча, аларның уртак кызы 2021 елның маенда туган. Имеш, шуннан соң Азмун баласын танудан һәм алиментны тулысынча түләүдән баш тарткан. Бу турыда «Спорт-Экспресс» яза.

«Көз көне без Сердар белән әлеге очрак турында сөйләштек, бөтенебез өчен дә уңайлы шартлар турында килештек. Ләкин ул әлегә кадәр бернинди дә тәкъдим ясамады. Ул Россиядән китәр алдыннан вакытны суза дип уйлыйм. «Бар да яхшы була», «мин ярдәм итәчәкмен», дигән була. Ләкин хәзердән үк ярдәмне соранып алырга туры килә. Акча бик озак күчә, гомумән, бик авыр бирелә.

Мин балага невролог язган дәвалану өчен декабрьдә 50 мең сум сорадым. Ике атнадан соң гына бирде, чеклар сорый, артык калган акчаны кире бирергә куша.

Аллага шөкер, без дәвалануны башлый алдык, ләкин баланың сәламәтлегенә мондый караш Сердар үз иреге белән ярдәм итәр дигән фикер тудырмый бит. Аның эте шәхси самолетта йөргәндә, кызым дәвалану өчен акчаны ике атна көтә. Миңа калса, эшне суд аша хәл итәргә туры киләчәк», — дип сөйләгән Алия «Спорт-экспресс»ка.

Алия 26 яшьлек Азмунның баланың атасы булуын раслау һәм алимент түләттерү турында сөйләгән. «Минем юристым экспертизаны тизрәк билгеләү һәм суд карары чыгару өчен тырыша. Ләкин процесс тиз була алмый, формальлекләрне узу өчен вакыт кирәк.

«Минемчә, бу эшкә Санкт-Петербург шәһәрендә бала хокуклары буенча вәкилне катнаштырырга кирәк, чөнки бүгенге көндә баланың хокуклары бозыла», — ди Алия.

Хәзер Сердар Азмун Санкт-Петербургта «Зенит» өчен чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100