Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин» футболчысы инстачыларга акча өләшкән

Тарасовлар гаиләсе инстаграмда бәйгеләр оештыра.

news_top_970_100
«Рубин» футболчысы инстачыларга акча өләшкән
https://www.rubin-kazan.ru

«Рубин» футбол командасының ярымсакчысы Дмитрий Тарасов инстаграмдагы сәхифәсендә акча уйнаткан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

33 яшьлек Тарасов кызларының берсенең фотосын сәхифәсенә куйган һәм язылучыларына фотога исем уйлап табарга тәкъдим иткән.

«Игътибар, бәйге! Фотога исем табыгыз һәм 3 иң яхшы авторны сайлап алам. Аларга акчалата бүләк була. 3-4 сәгать вакыт бирәм», — дип яза ул.

Аннары өч җиңүчене сайлап алган. Стористагы язмалардан аңлашылганча, Тарасов аларга акча күчергән.

Аннары футболчының хатыны Анастасия дә шундый бәйге оештырган. Ул «Ак Барс Шоу» хоккей программасын алып баручы булып эшли.

«Ак Барс» формасы кигән Тарасов хатынын Анджелина Джоли белән бутаганнар, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100