Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» формасы кигән Тарасов хатынын Анджелина Джоли белән бутаганнар

Анастасия Тарасова «Ак Барс»ның клуб телевидениесендә алып баручы булачак.

news_top_970_100
«Ак Барс» формасы кигән Тарасов хатынын Анджелина Джоли белән бутаганнар
https://www.instagram.com/kostenko.94/

Футболчы Дмитрий Тарасовның хатыны Анастасияне Голливуд йолдызы Анджелина Джолига охшатканнар. «Ак Барс» хоккей клубы формасын киеп чыккан хатынны танымаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Дмитрий Тарасов «Рубин» клубы белән килешү төзеп, Казанга күченде. Аның хатыны да биредә эш тапкан. УЛ «Ак Барс» телевидениесендә алып баручы булачак.

Россия җыелмасының элеккеге уенчысы Тарасовның хатыны Анастасия якшәмбе көнне «Ак Барс» белән СКА уены вакытында «Ак Барс» телевидениесендә дебют ясый. Ул инстаграмга фото куйды.

«Исәнмесез, кадерле дуслар! 17.15 сәгатьтә „Ак Барс“ шоуда эфирда күрешербез», — дип яза ул.

Инстачылар Анастасиянең татарча язуына да шакката, аның Анджелина Джолига бик охшаган булуын да язалар.

«Анджелина Джоли дип уйладым», «Озак карап тордым. Анджелина Джоли „Ак Барс“ формасын ник кигән икән дип торам», дип язалар.

«Ак Барс» җанатарлары Анастасияне бик үк ошатмаган булса кирәк. Алар Анастасиягә хоккей турында күбрәк белергә, рус телен бозмаска кирәк дип саный.

«Ул бит ни барганын да аңламый. Карар әйбер юк», «Матур, тик теманы белүе, дикциясе „елатырлык“ дәрәҗәдә», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100