Розалия Арсланова:«Халыкны бер алдарсыз, ике алдарсыз, ә киләчәктә борылып та карамаслар»
Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән көнүзәк әңгәмә корып алган идек. Аны «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәм.
Республикада легаль булмаган исерткечләр ничә литрлап табыла? Узган елның шушы чорында һәм әле күпме, Розалия Мәхмүтовна?
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 4 118,8 литр легаль булмаган алкоголь продукциясе ачыкланган һәм конфискацияләнгән. Узган елның шул ук чорында бу сан 23 885,7 литр тәшкил иткән булган.
Илдә яшәүчеләр бу елның беренче яртысында 2,2 миллиард шешә исерткеч эчкәне билгеле. Татарстанда 1 кешегә уртача алганда 7,8 литр алкоголь туры килә икән. Россиялеләр 2000 елдан бирле беренче тапкыр алкоголь куллануны җан башына 8 литрдан түбәнрәк саннарга киметкәннәр. Быелның яртыеллык нәтиҗәләре буенча, 1 кешегә алкоголь куллану елына 7,98 литр тәшкил иткән. Өстәвенә, 1 ай алданрак куллану 8,01 литрга җиткән, ә 2023 елда — 8,44 литр булган.
Легаль булмаган аракы, башка эчемлекләрне саткан нокталарны күргән очракта, кеше кая хәбәр бирергә хокуклы?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «кайнар линия» телефоны эшли: 8(843) 278-92-79.
Гомумән, бүгенге көндә Дәүләт алкоголь инспекциясенә халыктан мөрәҗәгатьләр күп киләме? Халыкны ниләр борчый?
Бу сорауга саннар белән төгәл әйтсәм дөрес булыр, Юлай. Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан агымдагы елның беренче яртыеллыгында гражданнарның 1286 мөрәҗәгате каралды. Шул исәптән 356 язма һәм 930 телдән мөрәҗәгать шәхси кабул ителгән. Шуларның 78,5 проценты – сәүдә өлкәсендә; 11,5% – көнкүреш, 2,5% – җәмәгать туклануы, 0,4% – элемтә, 7,1% – башка хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә (транспорт, мәгариф, медицина һ.б.).
Кулланучылардан кергән мөрәҗәгатьләр, гаризалар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,2 процентка кимегән (былтыргы елның 1 яртыеллыгында 1301 мөрәҗәгать каралган). Гражданнар мөрәҗәгатьләренең саны кимү, нигездә, кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен профилактик чаралар булып торган кулланучылар хокукларын яклау турындагы һәм этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турындагы законнарны аңлату буенча белем бирү семинарлары артуга бәйле.
Мөрәҗәгатьләрнең иң зур өлеше түбәндәге тематикаларга туры килә:
- техник яктан катлаулы көнкүреш техникасы (кәрәзле телефоннар, элемтә чаралары, персональ компьютерлар, суыткычлар, туңдыргычлар, телевизорлар, кер юу машиналары, электр товарлары һәм бензоинструментлар һ.б. – мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 29,5 процентны тәшкил итте;
- көнкүреш хезмәтләре (шул исәптән торакны ремонтлау һәм төзү, төзелеш, бизәү, монтаж эшләре, тәрәзәләр, ишекләр ясау һәм урнаштыру, ателье хезмәтләре) – 11,5%;
- кием-салым – 10,9%;
- азык-төлек товарлары, шул исәптән алкоголь продукциясе – 9,5%;
- азык-төлек булмаган башка товарлар – 8,6%;
- аяк киеме – 8,6%;
- мебель – 4,8%;
- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге мәсьәләләр – 3,4%;
- хуҗалык товарлары, төзелеш материаллары – 3,2%.
Розалия Мәхмүтовна, халыкны борчыган проблемалар ничек хәл ителә? Мисаллар белән таныштырып үтсәгезче. Әлбәттә, яхшы беләбез, тикшерүләргә мораторий барганлыгын да...
Гражданнар – кулланучылар тарафыннан килгән һәм бездә каралган 1286 мөрәҗәгать арасыннан 1104 мөрәҗәгать (яисә 85,8%) судка кадәрге тәртиптә кулланучылар файдасына хәл ителде.
2024 елның 6 аенда кулланучыларга 173 дәгъва проекты, 25 дәгъва гаризасы проекты төзүдә ярдәм күрсәтелгәне билгеле. Дәгъваларның гомуми бәясе 161,43 мең сум тәшкил иткән. Кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча 5 суд утырышында катнаштык. Суд процесслары нәтиҗәләре буенча 2 кулланучының дәгъвалары тулысынча яисә өлешчә 90,4 мең сумга канәгатьләндерелгән.
Мәсәлән, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча җирле органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы грумингка (йорт хайваннары өчен парикмахер һәм стилист – авт.) укыту буенча күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтару соравы белән мөрәҗәгать иткән.
Әлеге хәл түбәндәгечә иде: Р. ханым күптән инде грумерлыкка өйрәнергә теләгән һәм «Авито»да туры килә торган бик өметле реклама тапкан. Казан шәһәрендәге укыту үзәгендә аның белән тиешле хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзелгән. Шартнамә имзаланган көнне, аның ризалыгыннан башка, елына 24,9% белән 56000 сумлык кредит алу хакында килешүе рәсмиләштерелгән. Гәрчә килешү төзелгән вакытта сүз кредит турында түгел, ә өлешләп түләү турында барган булган. Көн шикелле ачык: ул алданган.
Килешү нигезендә кулланучы белән 7 дәрес үткәрергә тиеш булганнар, ә нибары икесе генә узган. Шул ук вакытта, укуын тәмамланмаса да, аңа уку узу турында сертификат бирелгән, анда бернинди мөһер юк. Кулланучыга хезмәт тулы күләмдә күрсәтелмәгән. Алга таба эшләү өчен җитәрлек һөнәри белем һәм груминг осталыгы колачлаган күнекмәләрен ул, ни кызганыч, ала алмаган.
Әлеге күңелсез вакыйгага бәйле рәвештә, Дәүләт алкоголь инспекциясенең урындагы органы хезмәткәре тарафыннан дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелгән. Кулланучының таләпләре судка кадәрге тәртиптә канәгатьләндерелмәде. Озакка сузылган суд тикшерүләреннән соң ТР Арча район суды хөкемдары алдауга дучар булган әлеге хатын-кыз файдасына карар чыгарды. Суд каршында җавап бирүче гаеплеләр килешү буенча түләнгән 56 000 сум күләмендә акча, 1000 сум – мораль зыян компенсациясе, 950,36 сум күләмендә почта чыгымнары, шулай ук 28 500 сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булды.
Әлбәттә, кулланучы өчен бу җан бәласенә әверелгән хәлләр яхшы тәмамланды, дип әйтеп була.
Җәй дәвам итә. Аеруча нинди сыйфатсыз товарлар сату-алу куркынычы яный? «Интертат» укучыларына нинди киңәшләр бирерсез?
– Яраклылык, саклау срогы чыккан барлык азык-төлек товарлары да сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Алар куллану өчен бик хәвефле булуы ихтимал бит! Транспортлау һәм саклау шартларын бозылган, тиз бозыла торган товарлардан (сөт продуктлары, әзер салатлар), шулай ук, күп кенә базарларда сатылган азык-төлекнең тиешле лаборатор контрольдән һәм товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган документлары юк. Сатучылары алар хакында белми яки бөтенләй җитешсезлекләргә «күзләрен йомып» эшләүне дә хуп күрә. Алар өчен беренче планга сыйфат түгел, ә керем алу мөмкинлеге чыга.
Кулланучыларга товарларны бары тик стационар сәүдә объектларында гына сатып алырга киңәш итәбез, чөнки анда товарларны саклауның температура-дымлылык режимы үтәлә, сәүдә ноктасы яки кибете киштәләренә кертү контроле, шулай ук продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы документаль тикшерелә.
Күптән түгел бер киң билгеле кафеда, хәтта ки челтәрле сәүдә итү ноктасында туңдырмада әчегән сөт тәме килүен сиздек. Димәк, хәтта туңдырмадан да шикләнү кирәкме? Ничек бу ситуациядә кулланучыга булырга?
Туңдырма җитештерүдә, аның сыйфатында иң еш бозуларга түбәндәгеләр керүен билгелибез:
- Сөт маен үсемлек маена алмаштыру. Намуссыз җитештерүчеләр сөт маен үсемлек мае белән алмаштыра алалар, моны маркировкада күрсәтмиләр.
- Фитостериннар булу. Алар сөттә булмый. Ә менә үсемлек майларында, мәсәлән: кокос, пальма маенда очрый.
- Эчәк таякчыгы төркемендәге бактерияләр, алтынсу стафилококк, патоген микроорганизмнар булуы саулыкка зур зыян сала ала.
- Күгәрек һәм чүпрә керә торган санитария-гигиена микроорганизмнары булу. Бу – әзер продуктны саклау, транспортлау, төргәкләү һәм төрү режимнарын бозу белән бәйле булырга мөмкин.
- Физик-химик параметрлар: майның, аксымның, шикәрнең масса өлеше, югары кислоталылык һ.б. булу.
- Органолептик кимчелекләр: үзенчәлекле булмаган тәм, артык әче, сизелми торган, кискен; структура кимчелекләре: бик каты консистенция; (мисал итеп, кристаллик), яки бозлы яки карлы, комлы кебек, үтә дә майлы.
Кулланучы мондый вазгыятьтә кафе җитәкчелегенә үз теләге белән шундый ук яки башка продуктка алмаштыруны таләп итеп яисә түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук продукт җитештерүчегә дә мөрәҗәгать итә ала.
Көнүзәк проблема иде, заман алга барган саен, онлайн кибетләрдән ниләр генә кайтармыйбыз бит! Интернеттан товар кайтартканда ниләрне белеп тору хәерле?
Товарларны дистанцион ысул белән сатучылар һәм кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 7 декабрендәге 2300-1 номерлы РФ Законының нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре белән җайга салына.
Товарны дистанцион ысул белән (интернет-кибетләр аша) сатып алганда кулланучыга түбәндәге мөһим аспектларга игътибар итәргә кирәк, дияр идем:
- интернет-кибетнең абруе (сатып алучыларның сатучы һәм товар турындагы фикерләре белән танышырга);
- товар турындагы мәгълүматны һәм аның характеристикаларын (үлчәмнәрен, фасонын, төсен һ.б.) ныклап карап бетерергә;
- товарны алу һәм кире кайтару шартларын карау да беркайчан зыянлы түгел (товарны китерү ничек һәм кайчан башкарыла, аның бәясе, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта нишләргә).
Ә менә сыйфатлы товар булса, әмма ул кулланучының күңеленә хуш килмәсә, ошап бетмәсә. Ничегрәк кире кайтарырга соң?
- Кулланучы, товарны дистанцион рәвештә сатып алганда, аны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң 7 көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, кулланучы товарны тапшыру вакытыннан алып 3 ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
- Сыйфатлы товарның төре, куллану үзенчәлекләре, шулай ук аны сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ сакланып калса, аны кире кайтару мөмкин.
- Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы аңа кулланучы тарафыннан шартнамә буенча түләнгән акчалата сумманы, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерү чыгымнарыннан тыш, кулланучы тиешле таләп куйган көннән алып 10 көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.
- Кулланучының товар сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документының булмавы аны әлеге сатучыдан товар сатып алуның башка дәлилләренә сылтама ясау мөмкинлеген дә онытмаска мөһим
- Игътибар итәргә киңәш итәм: әгәр күрсәтелгән товарны бары тик аны сатып алучы-кулланучы гына файдалана алса, кулланучы индивидуаль-билгеле үзлекләре булган тиешле сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел.
Шулай ук, намуссыз сатучыларга нинди җәза булганлыгын да ассызыклау дөрес булыр.
Сыйфатсыз товар сату нәтиҗәләре бик тә аяныч хәлләргә тару өчен туры юл икәнен дә онытмасак иде. Сыйфатсыз товарны дистанцион ысул белән сату нәтиҗәләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гыс 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18-24 маддәләрендә каралган нигезләмәләр белән билгеләнгән. Әлбәттә, сәүдә итүче иптәшләргә кануннар белән шаярмаска киңәш итәбез, чөнки штрафы гына түгел, ә намус һәм вөҗдан дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Халыкны бер алдарсыз, ике алдарсыз, ә киләчәктә – сезнең товарга кулланучы борылып та карамас!
Шулай ук, кулланучы грамоталы булсын да, үз хокукларын яхшы белсен иде. Алдануларның чиге юк бит ул. Игътибарлы булсак иде!
Әңгәмәбез өчен рәхмәт, Розалия Мәхмүтовна! Сез биргән киңәшләр ватандашларыбызны алдану очракларыннан, сыйфат ягы чамалы булган товарлардан саклап калсын, дигән теләктә калыйк.