Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Ямалиев: «Татар оешмаларында таркату өчен хәрәкәт иткән деструктив көчләр бар»

Мәскәү татарлары «Штабы» лидеры, Татар һәм милли халыклар конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев җанисәп нәтиҗәләренә анализ ясый. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар 64670кә кимеп, 84373 калган, бу – 43 процентка кимү дигән сүз.

news_top_970_100
Рөстәм Ямалиев: «Татар оешмаларында таркату өчен хәрәкәт иткән деструктив көчләр бар»

Яңа ел башлану белән без җанисәп алу нәтиҗәләре белән таныштык. Әлбәттә, бик кәефебез кырылды, бу – безнең өчен «салкын душ» булды. Без нокаутта калган боксер кебек хис кичердек. Мондый саннарны, бигрәк тә Мәскәү буенча, без бөтенләй көтмәгән идек. Чөнки нәрсә эшләргә мөмкин – без барысын да эшләдек. Безнең актив Россия буенча йөрде. Мин үзем 10нан артык чарада катнаштым: Питрау бәйрәме, керәшеннәр белән сөйләштек, себер татарларын җыйдык. 3 тапкыр Башкортстанга бардым. Без китап, журнал, гәзит чыгардык. Җанисәп өчен махсус рәвештә агитация роликлары төшердек, 100дән артык ролик бары тик шушы җанисәпкә генә багышланган иде. Татар Штабы максимумга эшләде. Безнең активларыбыз эшләде, урыннарга чыкты, аңлату эшләре алып барылды, яшьләр белән эшләдек. Без, татарлар кимемәсен, һичьюгы шул ук күләмдә калсыннар иде, дип теләгән идек.

Ләкин, саннар артык, артык нык кимегән. Шул ук вакытта без алар белән өлешчә килешәбез. Татар оешмаларының эчендә татар оешмаларын таркату өчен хәрәкәт иткән деструктив көчләр бар иде. Нәтиҗәдә, ялган һәм аңлаешсыз юл белән Бөтендөнья татар конгрессыннан чыгарылдык.

Татар милләтенә хас үзенчәлек: 2 татар очрашса, 3 партия ясарга тырыша. Андый күренеш күп шәһәрләрдә бар. Без йөреп торабыз бит. Санкт-Петербургта, Сочи, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе – татар халкының иҗтимагый оешмалары уртак фикергә килә алмый, дигән нәрсә бар.

Ләкин деструктив көчләр чамалап бетермәде булса кирәк: безнең 1 түгел, ә 4 штаб бар. Безнең Татарлар Штабы, Мәскәү өлкәсе Милли үсеш үзәге, «Клуб 16». Хәзер Юстиция министрлыгында 4 оешма теркәлгән. Бер ел элек без бик зур вәкаләтләре белән Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессын рәсмиләштердек. Һәм хәзер безгә Фоат Солтанов Мәскәү өлкәсе татар иҗтимагый үзәген бирде. Алар барысы да эшли. Безнең 4 Ютуб каналыбыз бар.

Деструктив көчләрнең безне нинди дә булса конфликтка тартырга тырышуларына карамастан, бер провокациягә дә бирелмәдек, беркем белән дә конфликтка кермәдек. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә, беркем белән дә. Без Табеев эшен дәвам итәбез. Ул безне беркайчан да скандал дәрәҗәсенә төшмәскә өйрәтте. Без әлбәттә, үзебезне якларга тырыштык: безнең офицерлар җыелышы бар, юристлар бар. Татар Штабы торгызылды, эшли, ләкин юридик зат буларак түгел.

Деструктив көчләрнең Штабка һөҗүм итүләре бик күңелсез, ләкин бу хәл җанисәптә роль уйнагандыр дип уйламыйм. Ясалма кыенлыклар тудырырга тырышуларына кармастан, барыбер Татар Штабы мәйданында бөтен 4 оешма да эшләде.

Хәзер боларның барысын читкә куеп, татулашып, һәр татар кешесенең аңы белән эшләргә тиешбез.

Әмма бу саннар... Болар буенча киңәштек. Без хәзер гадәти булмаган, стандарт булмаган, элек кулланылмаган эш алымы белән эшләячәкбез – үткән һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык, милләтне ярату тәэсире буенча тренинглар үткәрәчәкбез. Яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү өчен яңа методика булдырылды. Без хәзер мәктәпләргә чыгабыз. Узган ел 40 мәктәпкә чыктык. Безнең идея – рус мәктәпләрендә татар теле укытучылары белән, татар теле дәресләре белән татар класслары ясау, татар гимназияләре полилингваль статуска күчсеннәр. Без хәзер тагын да ныграк көрәшергә тиеш. Хәзер тагын да бу сорау белән шөгыльләнәчәкбез. Олысыннан кечесенә кадәр һәр татар кешесенең аңы өчен көрәшәчәкбез, фикерләвен үзгәртү белән шөгыльләнәчәкбез. Без хәзер сыйфатка басым ясарга тиешбез.

Тәкъдимнәребез дә бар. Бер ай элек без Мәскәүдә 14 якташлар оешмасы булдырдык. Мәскәүдә Россиядәге бөтен шәһәрләрнең якташлар җәмгыяте булачак. Бөтен Россия буйлап алар 25 булачак. Аларда 2000 кеше бар инде, шуларның 1000е – яңа кешеләр.

Без бер скандалга да кысылмаячакбыз. Энергиябезне позитив өчен файдаланачакбыз.

Бөтен Россия буенча нәтиҗәләр начар. Бу нәрсәгә бәйле?

Факторлар күп. Мәсәлән, пандемия, безнең күп кенә татарлар җанисәптә катнашмады. Дәүләт ярдәме юк. Яшь гаиләләр белән аңлату эшләрен күбрәк алып барырга кирәк. Без тулы бер буынны югалттык. Бөтендөнья татар конгрессы эшли, анда бик яхшы кешеләр эшли, без аралашабыз. Бөтендөнья татар конгрессы да, беркем дә мондый нәтиҗә көтмәгәндер дип уйлыйм. Гомумән алганда, бу – аңлату эшләре аз булуы, пандемия белән бәйле. Исәп эшен җитәкләгән кешеләр ничектер дөрес санамаганнардыр. Зур хата киткән. Без Россия буенча 200 меңгә ризалаша алабыз. Ләкин 600 меңнән артыкка берничек тә риза түгел. Мондый хәл булу мөмкин түгел.

Мәскәү буенча булган саннарга без риза түгел. Болай килеп чыгуы – безнең проблема, безнең эшләп бетермәү, оешмаларда аңлату эшләре алып баруда шундый факторлар да бар. Димәк, мин, безнең активистлар эшләп бетермәгәнбез.

Бу саннар татарларның Россиядәге статусына тәэсир итәчәкме?

Әлбәттә. Мәктәпләрдә, сәясәттә, депутатлар санына – бөтен нәрсәгә тәэсир итәчәк. Гомуми яктан тәэсир итә. Әмма без җыелырга, күңелне төшермәскә тиешбез.

...Миңа Ркаилнең съездда әйткән сүзләре бик нык ошады: менә без залда утырабыз. Ә шуларның 50 проценты татар телен белми, дигән иде. Без дә шулай дөресен әйтәбез: татарның күпмесе генә иҗтимагый тормышта катнаша? Менә шуны яшермибез. Кешеләргә дә аңлату эшләрендә дә дөресен әйтәбез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100