news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәттән ир-атка киңәш: «Хатыннарыгызга гаеткә милли кием бүләк итегез»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кичә «Татмедиа» журналистлары ифтарында ирләр колагына гына киңәш итеп, хатыннарына гает бүләге өчен идея бирде.

news_top
Рөстәм хәзрәттән ир-атка киңәш: «Хатыннарыгызга гаеткә милли кием бүләк итегез»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Гаеткә хатынга нәрсәдер бүләк итәргә кирәк. Ир-атның гает бүләге 8 нче Мартка караганда да яхшырак булырга тиеш. Мин бүләккә милли кием сайларга тәкъдим итәр идем. Хатын-кыз кибеткә кергәч күлмәк, калфак, чигешле сумка янында йөри, ләкин акчасы кызганыч. Шулаймы, кызлар? Аның бит бәясе дә яхшы.

Ирләргә сүзем шул: акчагызны җыясыз да, шул киемне аласыз да, хәзрәт кушкан иде дип, безнеңчә киенеп йөр дип хатыныгызга бүләк итәсез.

Югыйсә, нишләп кызларыбыз гарәпчә, төрекчә киенәләр дип сорау куялар. Ул киемнәр бит Кытайдан килә – алар арзанрак тора. Монда бары тик икътисад мәсьәләсе. Ярый ла, минем бу чапаным бүләк иде. Мин мондый киемнәр сатыла торган кибеткә кергәнем бар, чапанның бәясен дә сорадым һәм мин анда башка кермим.

Шуңа күрә, хөрмәтле ирләр, хатыннарыбыз үзебезчә киенсен дип телибез икән – без аларга ул киемнәрне бүләк итик».

«Сезне карый торган, укый торган кардәшләребезгә дә шушы тәкъдимне җиткерегез, рәхим итеп», – дип киңәш итте хәзрәт журналистларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар